понедельник, 19 ноября 2012 г.

Чиләбе татарларының балалары яңа «Әлифба» укый


Чиләбе өлкәсендә яшүче милләттәшләребез яшьләрдә татар теленә кызыксыну һәм хөрмәтне кечкенә чактан ук тәрбияли башларга кирәк, дип саный. Шуңа күрә, анда нәниләр өчен татар телендә китаплар бастыруга зур игътибар бирәләр.

Чиләбе өлкәсе татарлары конгрессы тарафыннан инде берничә ел дәвамында «Минем татар телендәге беренче сүзләрем» исеме астында берсеннән-берсе кызыклырак китаплар нәшер ителә. Аларның төп максаты - балаларны татар теле белән таныштыру, әлеге телгә карата кызыксыну уяту.

Шушы көннәрдә генә конгресс Чиләбедә гомер итүче татарларның балалары өчен махсус «Әлифба» китабы бастырып чыгарган. Әлеге китапны татарлар өчен генә дию дә дөрес булмас. Дәреслектән башка милләт балалары да файдалана, аны үзләштерә ала.

Китапта 39 хәреф китерелгән. Аларның һәрберсе зур матур рәсем һәм татар телендәге сүзләр белән тулыландырылган. Китапны нәшер итүчеләр сүзләренә караганда, «Әлифба» ата-аналарда һәм балаларда зур кызыксыну уяткан.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: