среда, 27 июня 2012 г.

Башкорт һәм татар яшьләре милли хокуклар өчен бергәләп көрәшергә җыена


“Күк бүре” башкорт яшьләре оешмасы белән “Азатлык” татар яшьләре берлеге киләчәктә президент постын саклау, милли халыкларның хокукларын яклау өлкәсендә бергәләп эшләргә исәп тота. Башкортстан татарлары арасында моны хупламаучылар да бар.

"Күк бүре" һәм "Азатлык" яшьләре
Бу көннәрдә “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре Уфада “Күк бүре” оешмасы җыенында катнашты. Казаннарны әлегә чарага "Күк бүре" оешмасы җитәкчесе Азат Сальманов чакырган.

“Алар очрашып элемтәләр булдырырга тәкъдим итте. Бу очрашу аларга гына түгел, безгә дә кирәк иде, чөнки бер Татарстан белән генә чикләнү дөрес түгел дип уйлыйбыз”, ди “Азатлык” рәисе Наил Нәбиуллин.

Башта Салават Юлаев һәйкәленә чәчәкләр куелган. Бәйсезлек өчен көрәшкәннәргә дога кылынган. Аннары яшьләр җыенга юл тоткан. Казаннар әйтүенчә, анда бүген ике республикадагы татар һәм башкорт халкын борчый торган мәсьәләләр каралган.

"Күк бүре" белән карашларыбыз күп өлкәдә уртак булып чыкты. Телләр саклау, демократия үсеше, федерализм булмау, президент постын саклау турында сөйләштек һәм сентябрьгә кадәр өч чара уздырырга планлаштырдык. Беренчесе - Татарстанда һәм Башкортстанда президент постын яклау пикеты. Икенчесе - ураза алдыннан Башкортстанда һәм Татарстанда спиртлы эчемлекләрне тыю акциясе һәм өченчесе - митинглар турындагы яңа канунга каршы чыгу. Аңа карата без хәтта Конституцион мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итәргә җыенабыз. Алга таба “Күк бүре” Хәтер көненә килергә дә сүз бирде”, ди Нәбиуллин.

Яшьләр Салават Юлаев һәйкәле янында
​​​​​​Әлеге чараларны бу ике оешма да үз республикаларында берүк  көнне, берүк  вакытта, берүк шигарләр белән уздырырга җыена. Алар беренче чиратта пикетларга чыгуны күздә тота, чөнки урамга чыгу белән генә проблемага игътибарны җәлеп итеп була дип саныйлар.

​​“Президент постын саклау өлкәсендә бәлкем Конституцион мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать итәрбез,чөнки бу инициатива дөрес түгел. Республикалар җитәкчеләренең ничек аталуын үзләре хәл итәргә тиеш. Русиянең безнең эчке эшләргә тыкшынырга хокукы юк дип саныйбыз”, ди Наил.

Гомумтөрки оешма булдыру күздә тотыла

​​Шулай ук гомумтөрки оешма төзү турында да сүз булган. “Азатлык” берлеге рәисе урынбасары Фәнил Гыйләҗев әйтүенчә, әлеге оешма этноцид һәм геноцид хәлләрен киметүне максат итә, барлык урыс булмаган халыкларны яклауны күздә тота. “Азатлык” татар яшьләре бу идея белән элек тә чыккан иде. “Күк бүре” дә  аны хуплаган һәм киләчәктә бу өлкәдә бергәләп көрәшү һәм конкрет нәтиҗәләргә ирешү планлаштырыла.

Әлбәттә, бүгенге көндә Башкортстандагы татарлар үз милли хокуклары кысылуы турында әйтеп килгәндә бу чаралар бераз аңлашылмаучанлык та тудыра кебек. Шуңадыр Башкортстан татарлары арасында бу очрашуны хупламаучылар да булган. “Азатлык” бу хакта Уфага баргач Башкортстан татар иҗтимагый үзәге вәкилләре белән дә очрашып сөйләшкән.

“Алар фикеренчә, башкортлар белән берләшеп булмый һәм без тырмага басабыз, диләр. Бәлкем бу Аллам сакласын дөрестән дә шулай булыр, әмма без берләшеп эшләп карыйбыз, күз күрер. Чөнки безгә берләшеп көрәшергә кирәк, шовинизм Русиядә бик көчәйде”, ди “Азатлык” берлеге яшьләре.

Гыйләҗев әйтүенчә, җыенда татар-башкорт мәсьәләсен читләтебрәк үтәргә тырышканнар һәм нигездә уртак эшләр турында сөйләшкәннәр. Аларның бәлкем киләчәктә “Күк бүре”не дә татар мәнфәгатьләрен яклауга да йөз белән борырбыз дигән ниятләре бар.

“Ләкин алар моңа ничек карарлар - билгесез. Уртак килешүдә һәр халыкның һәм милләтнең хокукын таныйбыз дигән пунктны керткән идек. Бу мәсьәләдә уртаклык табарга тырышырбыз дип уйлыйбыз”, ди Гыйләҗев.  http://www.azatliq.org/content/article/24627980.html
.

Комментариев нет: