пятница, 1 июня 2012 г.

Чаллыда "Ак тасма" хәрәкәте урам йөреше уздырды

31 май көнне Чаллыда “Ак тасма” хәрәкәтенең урам йөреше үтте. Бу көнне халык башка көннәргә караганда күбрәк иде. Чараларга Чаллы полициясе һәм матбугаты битараф калуын дәвам итә. Киләсе йөреш 12 июньгә билгеләнгән.

“Ак тасма” хәрәкәтенең урам йөреше. Чаллы, 31 май 2012 ел
Чаллыдагы  “Ак тасма” хәрәкәте чараларын Раушан Вәлиуллин үз өстенә алган иде. Ул 14 майдан башлап һәр көнне Тукай һәйкәле янына килеп, халыкка ирекле рәвештә җыелу, сүз әйтә алу, тыныч урам йөрешләре хакында, Русия Конституциясендә язылганча ватандашларның коралсыз, тыныч җыелышлар, урам җыеннары һәм урам йөрешләре, пикетлар уздыруга хокуклы булуы турында аңлатмалар биреп барды.

31 май көнне тыныч урам йөрешләре дә каралган булган. Әлеге вакыйга уңаеннан бу кичне Тукай һәйкәле янында Рушан Вәлиуллинның үзен һәм берничә фикердәшен генә күрергә мөмкин булды.

Җыелган 30-40 кешенең күпчелеге Чаллы ТИҮе, “Азатлык” татар яшьләре берлеге вәкилләре иде. Шушы вәкилләрнең кечкенә балалары һәйкәл каршына басып шигырьләр сөйләделәр. Айсылу һәм Иделия Гатиналарның чыгышын да халык алкышлады. Шуннан соң урам йөрешенә әзерлек башланды һәм килүчеләрнең фикерләрен белдек.

Айсылу һәм Иделия Гатиналар
​​“Ак тасма” хәрәкәте көннәрендә мин 200-300ләп кеше белән аралаштым. Әңгәмә кордык, ак тасмалар, әсбаплар тараттым. Бу көнгә кадәр әлеге чараның максаты шундый юл белән халык белән аралашу булды. 31 май көне Русиядә махсус билгеләнде һәм без дә урамнарга чыгарга булдык, урам йөреше оештырабыз”, диде Раушан Вәлиуллин.

“Русиядә сүз иреге, демократия булырга тиеш. Бу хакта Конституциянең 31нче маддәсендә ачык язылган. 31 майда урам йөрешләре бар Русиядә уза. Без дә кушылдык. Шул ук вакытта  “Ак тасма” чараларына ФСБ, МВД мөнәсәбәтен дә беләбез. 12 июньгә кадәр бу хәрәкәт тагын да зураерга тиеш”, дигән фикердә тора Чаллы ТИҮе рәисе Рәфис Кашапов.

“Бүген халык башка көннәргә караганда күбрәк килде. Хәзер Русиядә 31 саны булган һәр ай саен шул көндә җыелачакбыз. Без Русиядә демократия, сүз иреге булдыру өчен җыелдык”, диде “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих.

Әңгәмәләр вакыты
​​“Кешенең үз фикере булырга тиеш. Җәмгыять тә теләгәнчә җыелырга тиеш. Бу – йомшак итеп булса да режимга каршылык күрсәтү. Русиянең хәзерге президенты тагын бик озак утырырга җыена. Халык урамнарга фикер алышу өчен генә булса да чыгып, эшләрен күрсәтсә, файдалы булачак”, дигән фикерен әйтте Зиннур Әһлиуллин. Хәбәр иткәнебезчә, ул милләтара низаг тудыруда гаепләнеп хөкем ителгән иде.

Раушан Вәлиуллин йөреш барышында халыкка мондый фаразларын да белдерде: ”Хокук оешмаларына 12 июньдә хакимияткә йөреш булуы хакында язмача хат тапшырдык. Анда бу көнне хакимият баскычларында җыен уздырылуы хакында әйтелә”.

“Ак тасма” хәрәкәте чараларына Чаллы полициясе битараф кала. Урам йөреше барышында да алар күренмәде. Чаллы матбугаты да узган чаралар хакында хәбәрләр ирештерми. 

Комментариев нет: