среда, 1 октября 2014 г.

Судта "Соңгы сүз"


   Менә мин тагы Россия суды каршындабасып торам..
   Менә мине тагы, Россия дәүләтенеңнигезләрен җимерергә теләүдә гаепләп, җинаятьче, дип, хөкем итәләр. Мине шулайук явыз ният белән дәүләт куркынычсызлыгына каршы җинаять кылуда, милләтләр һәмдиннәр арасында бер-берләренә карата нәфрәт уятуда, кешеләрнең дәрәҗәләренкимсетүдә дә гаеплиләр.  Мин бугаепләүләрнең барысын да кире кагам, үземне җинаятьче дип танымыйм, киресенчә,кешеләрне яклаганым өчен дәүләтнең көч структуралары тарафыннан эзәрлекләнәм,дип исәплим. Хәзер боларны исбатлап күрсәтәм.
   Миңа, язучы, тарих фәннәрекандидаты, татар халкының милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмовага каршы,фейсбкутагы язмаларым өчен җинаять эше ачтылар, алар - "Ерткычлар һәм корбаннар"(22 февраль, 2014) һәм " Милли Мәҗлеснең Кырымдагы һәм Украинадагы хәлләрбуенча белдерүе" (27 февраль, 2014). Тикшерү эшләре башта ук мине гаепләүюнәлешендә алып барылды һәм бик күп закон бозулар булды. Мин баштан ук үземнеңгаепсез булуымны әйттем һәм җинаять эшен туктатуларын сорадым, адвокатым да бухакта ходатайство язды, әмма безгә кире җавап килде.
   Ул гына да түгел, мине тикшерү эшебарышында ничек тә кешеләр белән аралашудан туктатырга, сак астына алырга,  изоляцияләргә тырыштылар, шул ният беләнапрель аенда ике тапкыр Чаллы шәһәр судына алып бардылар, әмма Чаллы мәхкәмәседә, Казан мәхкәмәсе дә мине җәмгыять өчен куркыныч кеше дип тапмады һәмирегемдә калдырды. Аннан соң миңа ике айга якын яшәгән шәһәремнән чыгаргарөхсәт булмады, гариза язсам да, мине хәтта Казанда һәм Курганда үткән фәнниконференцияләргә дә җибәрмәделәр. Шулай ук 5 мартта ук өемә тентү белән кереп,эшләп утырган ноутбугымны алып чыгып киттеләр, күпме сорап карасам да. аныһаман кире бирмәделәр, ә анда минем соңгы елларда язган бөтен фәннихезмәтләрем, әсәрләрем, язылган һәм язылып яткан китапларым, меңләгән тарихифотолар һәм мәкаләләр иде... Шулай итеп, хокук саклау органнары минемпрофессиональ язучылык белән шөгыльләнүемә каршылык тудырдылар һәм зур зыянсалдылар.
   Тикшерү барышында миңа җинаять эшебелән танышырга тулы мөмкинлек һәм вакыт бирмәделәр, шуңа карамастан, тикшерүчеАлмаз Шөгаепов 4 июль көнне минем өемә "Тикшерү нәтиҗәсе"н -"Обвинительное заключение" күтәреп килгән. Мин "Тикшерүнәтиҗәсе"н алудан баш тарттым, прокуратураның искәртүенә-уведомлениесенәболай дип татарча язып җибәрдем: "Аңлатылды. Гаепләү заключениесен алуданбаш тартам, чөнки "Эш" белән танышып өлгерә алмадым. Шуңа күрә,тикшерү һәм процессуаль эшләр тәмамланмаган дип саныйм." Тикшерүче моныкул куеп алды. Шул көнне, шул ук сәгатьне мин ни өчен "Тикшерүнәтиҗәсе"н алмаганлыгым турында Тикшерү комитетының Чаллы бүлегенә татарчагариза яздым, Алмаз Шөгаепов аны да кул куеп алды. Ул гариза түбәндәгедәнгыйбарәт иде:
 "Мин гаепләү актын алудан баштартам.
БЕРЕНЧЕДӘН: "Эш" ("Дело") белән таныша башладым гына,чөнки адвокатым аша 2 июльдә генә алдым. Күп кенә терминнарны һәм мәгънәләрнерусча аңлап бетермәү сәбәпле, бу "Эш"не татарчага тәрҗемә итепбирүегезне сорыйм. Бу - минем кануни таләбем.
 ИКЕНЧЕДӘН: "Эш" беләнтанышып беткәч, аның буенча минем үземнең дә ходатайстволарым булачак. Әлегәадвокатым язган ходатайствога да мин дә, ул да бүгенге көнгә кадәр җавапалмадык, алгач, сезнең "отказ"ыгызны прокуратурага һәм судка шикаятькылырга ниятебез бар.
 ӨЧЕНЧЕДӘН: Сорау алганда мин татарчабиргән җавапларны беркетмәдә русчага тәрҗемә итеп, минем хәлемне авырайтырлыкбашка мәгънәләр салынган.
 ДҮРТЕНЧЕДӘН: Минем фейсбугымныңсәхифә-көндәлегенә (битенә) куйган фикерләрем белән үзем дуслыкка алгандусларым гына таныша ала. Ул фикерләрне кемдер кайдадыр алып куйганнары өченмин җавап бирмим, чөнки мәгълүмат чараларына алып куярга миннән беркем дәрөхсәт сорамады.
 Шуңа күрә, мин үземне гаеплесанамыйм һәм җинаять эшен туктатуыгызны сорыйм.
                      ФӘҮЗИЯ БӘЙРӘМОВА, 2014. 4июль."
   Әйткәнемчә, Шөгаепов бу гаризаныкул куеп алды, әмма аңа җавап булмады. Ә мин "Гаепләү нәтиҗәсе"налмагач, ул аны урамда чүп чиләгенә ташлап китте. Һәм тиз арада ул эшне судкатапшырган булып чыкты. "Гаепләү нәтиҗәсе" һәм җинаять эше белән минбары тик суд барышында гына таныша алдым.
   Әйткәнемчә, тикшерү эше бары тикмине гаепләү позициясеннән генә алып барылды. Минем беренче тапкыр шартлырәвештә хөкем ителүем (судимость)   2010елның 22 сентябрендә Чаллы шәһәр суды карары белән юкка чыгарылса да,тикшерүчеләр мине һаман җинаятьче итеп күрсәтергә тырыштылар, беренче тапкырхөкем ителүемне хәтта җинаять эшенә дә теркәп калдырдылар. Югыйсә, мин законкаршында, юридик яктан җинаять кылган кеше саналмыйм инде, ул хөкем  карары юкка чыгарылган (судимость снята,погашено с решением Набережночелнинского суда от 22 сентября 2010 года).
   Шул ук вакытта тикшерүчеләр минемхәлемне җиңеләйтерлек бер генә фактны да җинаять эшенә теркәмәделәр. Югыйсә,мин 40 китап язган профессиональ язучы, Фәнни дәрәҗәм булган галим - тарих фәннәре кандидаты, хезмәт ветераны,актив җәмәгать эшлеклесе,  татар халкыныңМилли Мәҗлес рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының идарә һәм президиум әгъзасы,"Иттифак" татар милли бәйсезлек партиясе рәисе, Татарстан мөслимәләрешурасы әгъзасы бит! 1990-1995 елларда Татарстан халык депутаты булган, 1990елның 30 августында Татарстанның дәүләт суверенитеты турында Декларацияне һәм1992 елның 6 ноябрендә Татарстанның яңа Конституциясен кабул иткән, 1992 елның21 мартында Татарстанның дәүләт бәйсезлеге буенча референдум уздыруда башлапйөргән, милләт һәм дәүләт бәйсезлеге хакына 1991 елның май аенда Казаншәһәренең Ирек мәйданында 14 көн сәяси ачлык тоткан шәхес бит! Мин инде төрлетөбәкләрдә - Сахалиннан башлап Сургутка кадәр татарлар яшәгән урыннарда миллиһәм дини оешмалар тарафыннан миңа рәхмәт әйтеп бирелгән Мактау кәгазьләретурында әйтеп тә тормыйм, алар дистәләгән... Тикшерүчеләр боларның берсехакында да сорамадылар, әйткәч тә, бу фактларны искә алмадылар, җинаять эшенәтеркәмәделәр. Аларга бары тик мине гаепле итеп, җинаятьче итеп, каралтыпкүрсәтү кирәк иде...
   Адвокатым Әнәс Батаевтикшерүчеләрдән психологик-лингвистик анализны яңаны ясатуны сорады - тикшерүкомитетында аннан да баш тарттылар. Мин бу анализны үз ана телемдә - татарчабирүләрен сорадым - аннан баш тарттылар. Шулай ук сорау алу беркетмәсенә гелмин әйтмәгәннәрне бутап яздылар - мин аларны кат-кат төзәттерергә мәҗбүрбулдым, алай да, кайберләре аларча калган. Әйтик,   фейсбуктагы дусларымның күпчелек өлеше минемтанышларым, ә сорау алу беркетмәсендә мин аларны интернет аша гына беләм, дипязылган, бу дөрес түгел. Шулай ук беркетмәдә мин җавапны русча бирергә телим,дип язылган, бу да дөрес түгел, чөнки мин кайбер сорауларга русча җавап бирергәмәҗбүр булдым, ә күпчелегенә татарча җавап бирдем.
   Сорау алу беркетмәсенә нигәдер бумәкаләләр куелган сәхифә-страничка юкка чыгарылган (удалена) дип язылган. Бу -мөмкин хәл түгел, чөнки сәхифә юкка чыгарылса, ул кеше фейсбукта теркәлүдәнтөшеп кала. Мәкаләләр дә фейсбукта юкка чыгарылмаган, алар барысы да архивта,әмма анда теркәлгән дуслар гына кереп аларны укый ала. Миңа каршы шаһитлыкбиргән кешеләр берсе дә фейсбукта минем дусларым булып тормыйлар, димәк, минемандагы язмаларым белән дә законлы юл белән таныша алмыйлар. Алар сорау алуберкетмәсендә минем фейсбуктагы сәхифәмә керүләрен таныганнар, димәк, алар аныҗимереп, хакерларча кергәннәр? Бу үзе үк аларга каршы җинаять эше ачылыргатиешле гамәл!
   Шуны да исегезгә төшерәсем килә -фейсбук ул матбугат чарасына керми, ул ябык челтәр, анда бары тик рәсми рәвештәтеркәлгән кешеләр генә керә ала. Минем фейсбукта теркәлгән дусларым арасындатаралган язмаларым берничек тә публично коткы-явызлык тарату булып тормый. ә үзфикеремне алар белән дә уртаклашу булып тора. Мин хәзер хөкем ителә торган буике язма башка матбугат чараларында дөнья күрмәде, ә фейсбуктагы үз көндәлекбитемдә минем үз фикерләремне әйтергә тулы хакым бар! Кемдер бу язмаларны алгатаба кайдадыр файдаланган икән, бу инде аның эше, аның  да моңа хакы бар. Кеше хокукларын яклауКонвенциясенең 10нчы статьясы, Россия Федерациясе Конституциясенен 29нчыстатьясы буенча, һәркемгә фикер һәм сүз иреге гарантияләнә, шулай ук мәгълүматтарату иреге дә рөхсәт ителә. Моңа өстәп, Россия Федерациясенең Югары СудыПленумы 2005 елның 24 февраленнән түбәндәге карарны чыгара (№3):
    "  В соответствии со статьи 10 Конвенции озащите прав человека и основных свобод и статьей 29 Конституции РоссийскойФедерации, гарантирующими каждому право на свободу мысли и слова, а также насвободу массовой информации, позицией Европейского Суда по правам человека прирассмотрении дел о защите чести, достоинства и деловой репутации судам следуетразличать имеющие место утверждения о фактах, соответствие действительностикоторых можно проверить, и оценочные суждения, мнения, убеждения, которые неявляются предметом судебной защиты в порядке статьи 152 Гражданского кодексаРоссийской Федерации, поскольку, являясь выражением субъективного мнения ивзглядов ответчика, не могут быть проверены на предмет соответствия ихдействительности.
   Судам следует иметь в виду, что всоответствии со статьями 3 и 4 Декларации о свободе политической дискуссии вСМИ, принятой 12 февраля 2004 г. на 872-м заседании Комитета Министров СоветаЕвропы, политические деятели, стремящиеся заручиться общественным мнением, темсамым соглашаются стать объектом общественной политической дискуссии и критикив СМИ. Государственные должностные лица могут быть подвергнуты критике в СМИ вотношении того, как они исполняют свои обязанности, поскольку это необходимодля обеспечения гласного и ответственного исполнения ими своихполномочий."
   Шулай булгач, минем   җитәкчеләрне, дәүләт структураларында, хокуксаклау органнарында эшләүчеләрне тәнкыйтьләвем дә җинаять булалмый, әхәбәрдарлык (гласность) билгесе булып тора. Хәзер ул мәкаләләргә аерым(конкрет) тукталабыз. "Ерткычлар һәмкорбаннар...", дип аталган мәкаләмне мин 22 февральдә фейсбуккакуйганмын. Ул соңгы ун ел вакыт эчендә Татарстанда мөселманнарга карата алыпбарылган геноцид сәясәте турында, фактлар белән һәм хаксызга төрмәләргәутыртылган мөселман-татарларның исем-фамилияләрен күрсәтеп язылган. Мәкаләтүбәндәгечә башлана:

   "Татарстанда һәр көнмөселманнарны кулга алалар, тентиләр, эзәрлеклиләр, төрмәләргә ябалар, кыйныйлар,гарип калдыралар... Һәм бу явызлыклардәүләт исеменнән, полиция,фсб, тикшерү комитеты, прокуратура, судлар тарафыннанбашкарыла. 21 гасырбашында Татарстанда тыныч тормыш алып барган, бер гаепсезмөселманнарга каршыдәүләт тарафыннан геноцид гамәлләре кылына, юк итү сәясәтеалып барыла...Татарстан җитәкчелеге бу явызлыкларга күз йома яки  җәзалаучылар белән берләшеп, мөселманнарныңүзләрен гаепләү юлына басты. Дәүләткарамагындагы мәгълүмат чаралары аша, кулгаалынган һәм хөкем ителгән мөселманнартурында ялган информация таратыла, аларявызлык чыганагы итеп күрсәтелә.Нәтиҗәдә, халык та бу җәберләнгән мөселманнарязмышына карата битрафлык күрсәтә,аларны яклау юлына басмый. Бары тик бертөркем хокук яклаучылар гына Татарстандамөселманнарга карата кылынганявызлыклар, җәбер-золымнар турында дөньяга хәбәрчыгарды, хәзер аларның үзләренэзәрлеклиләр һәм хөкем итәргә җыеналар..."
      Шушы юллар өченмине дәүләт структураларының дәрәҗәсен төшерүдә гаеплиләр. Әмма бумөселманнарны үлем хәленә китергәнче, гарип калдырганчы базар подвалларындабандитлар түгел, Чистай, Чаллы шәһәрләренең полиция бүлекләрендә, СИЗОларда,ИВСларда көч структурасы вәкилләре кыйнаган бит! Минем мәкаләдә бу хактакыйналучы мөселманнарның үз күрсәтмәләре, якыннарының сөйләгәннәре бар! 2013елның ахырында, чиркәүләргә ут төрттеләр, дип, Түбән Кама нефтехим заводыншартлатырга теләделәр, дип, дистәләгән Чистай мөселманын җыеп алдылар, аларныТүбән Кама полиция бүлегендә ерткычларча кыйнадылар, алар эшләмәгән җинаятьнеүз өсләренә алдырырга тырыштылар. Мәкаләмдә язылганча:
  . "Әйтик, 4 декабрь көнне Чистай шәһәрендә кулга алынган Рафаэль Зариповны ТүбәнКамаизоляторында битлек кигән полиция тикшерүчеләре кешелектән чыгарганчы кыйныйлар,җенес әгъзасына ток җибәреп җәзалыйлар, өстендә сикереп, умырткасын сындыралар,тибеп, сидек капчыгын шартлаталар, шулай газаплап, чиркәү яндыруны һәмракеталарны үз өстенә алуны таләп итәләр.  Хокук саклаучылар тарафыннанерткычларча кыйналган һәм үлем хәленә җиткән     30 яшьлекРафаэль Зариповны Түбән Кама больницасына салырга мәҗбүр булалар, ул анда озаквакыт реанимациядә ята.
  Аның белән бергә Чистайда кулга алынган Галеев Алмаз, Мартьянов Михаил,ШайдуллинРәис ,  Сабиров Марат, Ситдыйков Айратһәм башка мөселманнар дахокук саклаучылар тарафыннан ерткычларча кыйнала, аларны да шулай җенесәгъзаларына токлар җибәреп газаплап, чиркәү яндыруны үз өсләренә алуны таләпитәләр. Эш хәтта шуңа барып җитә - бу ерткычлар бер мөселман тоткынының җенесәгъзасын кисеп алалар һәм моны аның үзенә сылтап калдыралар...Тарих адәмбаласына карата кылынган бу кадәр явызлыкны, бу кадәр түбәнлекне һәмвәхшилекнебелми, хәтта Гитлер гестапочылары да ир-атларның җенес әгъзаларын кисепалмаган! Явызлыклары дөньяга чыкмасын, дип, бу тоткыннар янына озаквакытлархәтта адвокатларын да кертмиләр, бу мөселманнарны кыйнап,яшереп,шәһәрдән-шәһәргә күчерәләр һәм терроризмда гаепләү белдерәләр."
    Мин бу хәлләртурында ишетүгә, 2013 елның 13 декабрендә Татарстан Президенты РөстәмМиңнехановка ачык хат яздым, ул татар матбугатында басылып чыкты. Шулай ук бувәхшилекләр турында Бөтендөнья татар конгрессы мөнбәреннән сөйләдем, түгәрәкөстәлләрдә чыгыш ясадым, күп санлы интервьлар бирдем, башка хокук яклаучыларбелән бергә, Татарстанның хокук яклау буенча вәкиллегендә булдым, мөселман-татарларбелән бергә Казанда, Чаллыда, Түбән Камада митинг-пикетлар уздырдык, аннан соңда Татарстан Президентына кат-кат мөрәҗәгать иттем. "Ерткычлар һәмкорбаннар" мәкаләсен язуымның һәм төрле оешмаларга кат-кат мөрәҗәгатьитүемнең сәбәбе бер генә иде - нахакка рәнҗетелгән, кыйналган, гарипкалдырылган, төрмә изоляторларында суд көтеп яткан мөселманнарга ярдәм итү!Бары тик ярдәм итү!!! Әгәр минем ниндидер явыз ниятләрем булса, мин кешегәярдәм итәм дип утка ташланыр идемме?!
  "Мөселман- мөселманның туганы", диелгән Коръәндә,"Мөселманнар - бер тән, бер организм кебек - әгәр берәрсенең берәр урыныавыртса, башкаларының да бөтен җире авырта", диелгән хәдистә. Мин дә бумөселман егетләрен бик кызгандым, алар өчен газапланудан, җаным өзгәләнде, нишләргәдә белмәдем. Мин - язучы, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе, фикерләремне туплап, шушы мәкаләне яздым һәмфейсбукка куйдым., уй-хәсрәтләремне фейсбуктагы дусларым белән дә уртаклаштым.
    Мин букыерсытылган мөселманнарны Аллаһ ризалыгы өчен якладым, гаделлек өскә чыксынөчен үз сүземне әйттем, бу мәкаләмне "Явыз хакимнәргә үз вакытында әйткәнхак сүз җиһадка тиң" дигән хәдисне истә тотып яздым. Еллар үткәч, бәлкиминем сүзләремнең хаклыгы расланыр, Сталин палачларының да бөтен явызлыкларыхәзер ачыла бит. Һәм ул вакытта хөкем каршында мин түгел, ул гаепсезмөселманнар да түгел, ә аларны нахакка җәберләгән һәм хөкем иткән палачларбасып торачак, ин ша Аллаһ! Кыямәт көнендә исә алар бу явызлыклары өчен Аллаһкаршында басып җавап тотачаклар һәм җәза куркыныч булачак! Бу хакта АллаһыТәгалә Коръәндә кисәтә:
   "Гаепсез мөэмин ирләрне һәм мөэминәхатыннарны хаксыз рәнҗетүчеләр, аларны нинди газап белән булса да газапкылучылар, соңра тәүбә итеп, үзләре рәнҗеткән кешеләрнең ризалыгын алмасалар,аларгадыр җәһәннәм газабы һәм каты яндыручы ут газабы." (Коръән, "Каланча" сүрәсе, 10аять.)
   Инде икенче язмага күчик. Милли Мәҗлеснең Украина һәм Кырымда барган хәлләргә карата ясаган белдерүе27 февральдә фейсбукка куелган, анда, рәис буларак, минем имзам тора, анда болайдиелгән:  "Әйе, бүген Россия Кырымны Украинадан тартып алып, үзенәкушу өчен барысын да эшләргә җыена. Кырым ярымутравына инде Россия коралын һәмгаскәриләрен китерә башладылар. Әмма бу – зур сугыш, дигән сүз. Россия үзенеңУкраинага каршы мәкерле планнарын Рөстәм Миңлеханов һәм Рамзан Кадыйров кебекмилли курчаклары аша да тормышка ашырырга җыена. Патша заманында кырымтатарларына каршы сугышка Идел-Урал татарларын җибәргән кебек, хәзер дә безнекапма-каршы куярга җыеналар. Әмма бу барып чыкмаячак, без, Идел-Урал татарлары,үзләренең азатлыклары өчен көрәшкән украиннар, кырым татарлары ягында, бәйсезУкраина яклы булачакбыз!"
    Исегезгәтөшерәбез - бу белдерү әле Россия Кырымны басып алганчы, Кырым Украина дәүләтесоставында булганда ясалган. Я, әйтегез, монда нинди ялган сүз, ялгыш фикербар? Россия Кырымга гаскәрен кертеп тутырды, аннан күз буяу өчен берничә көнэчендә референдум уенын оештырдылар, ул арада Россия Кырымны үзенең бер өлешедип игълан итте. Әйе, бу мәкерле эшләрдә Татарстан президенты Рөстәм Миңлехановһәм Чечня җитәкчесе Рамзан Кадыйров кебек милли курчак-лидерларны дафайдаландылар, һәрберсе үз эшен башкарды. Әйе, кырым татарларын Россия ягынааударырга дип Казаннан зур-зур делегацияләр барды, аларның башында "стажлычекистлар" Әсгать Сәфәров һәм Рөстәм Гайнетдинов тордылар, беренчесе -Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе, икенчесе дә шунда эшли. ӘсгатьСәфәровның биографиясеннән күренгәнчә, ул ФСБ академиясен тәмамлаган, ә РөстәмГайнетдинов Чаллы КГБ штатта торып эшләде. Аларны "стажлы чекистлар"дип әйтү - мыскыл итү булып торамы, әллә дәүләт серен ачуга керәме?
  Мондый  очракта үз фикеребезнекешеләргә җиткерергә, бигрәк тә, авыр хәлдә калып барган кырым татарларынкисәтергә тиеш идек. Кызганычка каршы, безнең кисәтүләребез барысы да дөрескәчыкты - Россия Кырымны басып алганнан соң, кырым татарларына, мөселманнаргакарата Татарстандагы кебек эзәрлекләүләр, репрессияләр башланды, аларныңөйләрендә тентүләр китте, менә ничә айлар инде кырым татарларын  кулга алулар, штрафлар, янаулар, хокукларыныкысулар һәм бозулар дәвам итә. Хәтта хокук саклау органнары шуңа барып җиттеләрки, кырым татарларының лидерлары Мостафа Җәмилев һәм Рифат Чубаровны Кырымгакертми башладылар! Я, бу 1944 елгы Сталин геноцидыннан нәрсәсе белән аерыла?! Индешушы дөреслекне әйтүчеләрне суд каршына бастырдылар, югыйсә, халыкаратрибуналларда шушы геноцидны һәм репрессияләрне китереп чыгаручыларны хөкемитәргә кирәк бит!
  Әйе, мин бүген дә Кырымның төп хуҗасы булган кырым татарлары һәм үзиреге, дәүләт бөтенлеге өчен көрәшүче Украина ягында! Нәкъ ул вакытта МиллиМәҗлес белдерүендә әйтелгән сүзләрне бүген дә кабатлыйм, киләчәктә дәәйтәчәкмен:
   
 "Украинада айлар буенча барган Мәйданкөрәшендә халыкның һәм хаклыкның җиңеп чыгуы безне, Идел-Урал татарларын,чиксез шатландырды. Украин халкы үзенең азатлыгы,дәүләт бәйсезлеге, демократия өчен гомерен дә кызганмавына бөтен дөнья шаһитбулды. Россия һәм аның җирле ялчылары тарафыннан нинди генә мәкерлекләр эшләнсәдә, азатлыкка омтылыш барысыннан да өстен булып чыкты. Без синең беләнгорурланабыз, украин халкы, сиңа теләктәшлек белдерәбез, бәйсезлек өчен көрәштәсине үрнәк итеп куябыз!
Бәхетле бул, Украина! Бәйсез бул, Украина! Азатлыкөчен көрәштә бергә булыйк, украин дуслар һәм кырым татарлары – милләттәшләр!!!"
    Элек тә әйттем, хәзер дә кабатлыйм -Украина ул - мөстәкыйль бәйсез дәүләт, һәм үзенең эчке эшләрен һәм тышкысәясәтен ул үзе билгели, Россиянең монда бернинди катнашы булырга тиеш түгел.Әмма империянең котыру чире белән агуланган Россия Кырым белән генә туктапкалмады, менә ничә айлар инде Украинадан Донбасс төбәген аерып алу өчен сугыша.Украинада аның дәүләт бөтенлеген җимерү өчен Россия армиясе сугышканлыгын бөтендөнья белә, Россия җитәкчелегенең һаман ялганлавына бөтен дөнья нәфрәтләнә. Үзендәфедерация принципларын саклый алмаган, сакларга да теләмәгән Россия Украинадаикейөзле канлы сәясәт алып бара. Шул ук вакытта Россиядә яшәгән рус булмаганхалыкларның милли һәм дини хокукларын аяк астына салып таптый, тел, диндигәннәрне төрмәләрдә черетә, суд юлларында йөртә.
   Мине Россиянеңдәүләт куркынычсызлыгына, конституцион строй нигезләренә каршы җинаять кылудагаеплиләр. Әгәр бу илнең нигезләрен 64 яшьлек бер татар хатыны җимерә ала икән,ул ил юк инде, ул черек, төртмичә дә аварга тора. Гаделлек, иман, дөреслекбулмаган илнең киләчәге юк, бер гаепсез  кешеләрне ерткычларча җәзалаган, үз халкын төрмәләрдә череткән илнеңяшәргә хакы юк! Бу илне мин түгел, үзенең бөтен дөньяга карата алып барганявызларча сәясәте белән хакимият үзе җимерә! Ә без - шушы ачы хакыйкатьнеаларның күзләренә карап әйтүчеләр, шуның өчен империя суды каршында басыпторабыз. Дөреслек өчен хөкем ителәбез. Бу ил, бу дәүләт мине, ягъни, Фәүзия Бәйрәмованы, татар халкыныңхокукларын, җәберләнгән мөселманнарны яклаганым өчен, милләт бәйсезлеге һәмдәүләтчелекне торгызуда эзлекле көрәшкәнем өчен, һәр мәсьәләдә үз гаделфикерем, позициям булганы өчен, мөселман-татар булганым өчен эзәрлеклиләр һәмхөкем итәргә телиләр. Күпне күргән һәм кичергән татар халкы моңа юл куймаскатиеш. Гасырлар буе милләтебезне юкка чыгару өченкөрәшкән бу илдән, аның мәхкәмәсеннән мин рәхим-шәфкать көтмим,  алардан аны сорамыйм да... Мин бары тикАллаһы Тәгаләдән ярдәм сорыйм, ни булса да, сабырлык сорыйм, милләтемә исә буиблис иленнән котылып, бәйсез һәм бәхетле яшәвен телим!
                      Фәүзия Бәйрәмова,
       Татархалкының Милли Мәҗлес рәисе.
                  2014 ел, 1 октябрь.

Комментариев нет: