Ничә еллар буе карарлар, конкурслар игълан итүгә карамастан, 1552нче елның 15нче октябрендә халкыбызның дәүләтчелеген яклап һәлак булган урында истәлек өчен бер таш һәйкәл дә куя алмыйбыз, Чечня халкындагы кебек комплекс турында уйлаган да юк инде.
Әрвахлардан оят!
Яулап алучыларның Казандагы истәлек һәйкәлен күпме сумнар тотып яңарттылар һәм инде ясалган җәяүлеләр юлы гына җитмичә, машиналар керерлек итеп зур эшләргә тотындылар. Әле тагын патриотизмлыкны үстерергә кирәк дигән булып авыз чайкыйбыз. Без бит «булдырабыз»! «Толерант» халык.
Милли хәрәкәт вәкилләре тарафыннан 90нчы елларда һәйкәл кую һәм Болгарны торгызу буенча төрле чаралар үткәреп, акчалар да җыелды, лотереялар да сатылды. Дәүләт Советында ул чактагы милли җанлы депутатлар тарафыннан даулашып карарлар да чыгарылды, сроклары да билгеләнде, ләкин… «нәрсә диярләр» дип, үз шәүләбездән куркабыз шул. Хәтер көнен – Казанны урыс дәүләте тарафыннан яулап алынган көнне рәсмиләштерми калуыбызда да алты гына тавыш җитмәде, әле шулар арасында да Татарстанның үз халык шагыйрьләре бар иде ләбаса. Менә хәзер 15нче октябрьдә үткәрәсе урында, ял көненә яраклаштырып, 11нче октябрьдә үткәрергә туры килә. Әле анда да үткән «хөрмәтле» Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан чыгарылган карар нигезендә, ел саен уза торган Ирек мәйданыннан тыкрыкка куып чыгарыла. Менә безнең халык мәнфәгатьләрен «яклаучы» депутатларыбыз нинди!
Киләчәктә безгә Хәтер көне чараларын Яшел Үзән районы, Урысбага авылы кырында 1552нче елгы канлы вакыйгаларга багышлап куелган истәлек һәйкәле янында үткәрергә генә кала, күрәсең. Яңа сайланган депутатлар тагын берәр нәрсә уйлап тапмасалар, билгеле, чөнки безнең милләткә, дингә карата төрле «запрещаем»ларны, кемнеңдер кушуы буенча бугай, чәпәп кенә торалар. Халкыбыз нинди – депутатларыбыз шундый, күрәсең. Милли хәрәкәтне төрле юллар белән кысрыклап шиңдерәләр: кайсыларын куркытып, кайсыларына гел судлар ясап, кайсыларын, бигрәк тә алдынгы карашлы динле яшьләребезне төрмәләргә ябып, кайсыларын майлап, кайсыларын мәчетләргә куып кертеп торалар, инде әйдәп баручы булырга тиешле җәмгыятьнең элитасы үзләре шүрләп, хатыннарының итәк асларына кереп постылар.
Электрон тартманың томан җибәрүенә ышанып зомбилашуыбыз нәтиҗәсендә, без Кырымның аннексияләнүенә шатланып йөрдек. Әнә карагыз, хәзер төп халкы булган кырым татарларының милли-мәҗлес җитәкчеләрен үз җирләреннән читкә кудылар, кырымтатарларның өйләрендә тентүләр үткәрәләр, кулга алалар, штрафларга тарталар, биналарыннан куып чыгаралар – нәкъ бездәге кебек, әле тагын нәрсәләр күрәселәре бардыр мескеннәрнең… Тормышлары европалашуга таба барган туганнарыбызның хыяллары тарихта гына калды. Аларда да «патриотизм»лык тәрбияләнә. Яулап алынгач, безнекеләр анда барып, таулар вәгъдә итеп, җырлап-биеп, кырым татарларының ачуларын чыгарып йөрделәр әле җитмәсә, әйтерсең лә алар җәннәткә кергәннәр. Нишләмәк кирәк, былтыр Мәскәүгә күчерелгән керемебезнең якынча 5,5 процентын кире ала алгач, биеми хәлең юк – 90нчы елларда милли хәрәкәт ярдәмендә яулап алынган дәүләт суверенитетыбыздан берәмләп баш тарткач, ялынырга, ялагайланырга кала. Әнә Мәскәү халкының тормыш шартларына казнадан Казан халкына караганда 10 тапкыр артыграк акча тотыла, чөнки андагы халыкның башы яхшырак эшли, сайлауларга да 20 процент кына килгән, ә бездә 79,5 процент кеше катнашкан.
1нче октябрьдә Фәүзиябезгә РФ суды тагын карар чыгарды, янәсе, ул – Сахалиннан алып Сургутка кадәр татар халкы яшәгән җирләрдә йөреп, күп тарихи чыганаклар туплап, 40ка якын китап авторы, галимә, тарих фәннәре кандидаты, актив җәмәгать эшлеклесе, 90нчы елларда милләт һәм Татарстанның дәүләт бәйсезлеген алуда башлап йөргән, үз халкын сөйгән, кешеләрен яклаган өчен, Русия дәүләтенең нигезләрен җимерергә теләүдә гаепләнүче, җинаятьче икән. Үзе турында түгел, иле турында уйлаучы олы яшьтәге мөселман хатынын ничек нахакка рәнҗетәләр. Ул бары тик мөселманнарга карата алып барылган явызлыкны, фактларын күрсәтеп, матбугатта Ачык хат ярдәмендә ТР Президентына җиткерә һәм төрле оешмаларга мөрәҗәгать итә. Сәбәбе – аның мөселман егетләренә карата кылынган вәхшилеккә, хаксызга төрмәләргә утыртылган, гарип калдырылганга түзә алмаудан.
Кешелектән чыгарганчы кыйналып, җенес әгъзаңа ток җибәреп җәзаласалар, эшләргә уйламаган әллә нинди нәрсәләрне дә үз өстеңә алырсың. Алла саклый күрсен шундый явызлардан!
Йә, дини яшьләребезне, халкыбызны яклап, Фәүзиябезнең чаң сукканын кайсыгыз күтәреп алды?! Сезме, «хөрмәтле» кеше хокукларын яклаучыларыбыз? Сезме, халык мәнфәгатьләренә хезмәт итүчеләребез? Шулай шул! Мондый хәлгә калмаган булыр идек.
Ә бүген нәрсә диярсез?
Суд карары – кулында.
Нәрсә? Исәннәрнең кадерен белмәсәк тә буламы?
Ул безнең – татар халкының Эталоны. Аның өстеннән гел судлар ясап, мәгълүмат чаралары тарафыннан гайбәт таратып, безнең чын гадел халкыбызны пычрату бара бит. Моны үзебезнең тумыштан мөселман-татар булып туган милләттәшләребез – маңкортларыбыз эшли.
Нинди хәл бу? Нишләп аңламыйбыз соң?
Безне, гафу итегез, миңгерәүләтеп, бернәрсә дә үз башы белән уйламасын, сорамасын, алар әйткәнчә генә дөреслек дип, теленаркоман ясыйлар.
Динебез кушканча намаз укыганда бер-беребез арасында ара калырга тиеш түгел, шайтаннар (читләр – дошманнар) кермәсен өчен. Тормышта да шулай, янәшәдәге терсәк сизелеп торсачы!
Кешелек сыйфатларын югалтмыйсы иде!
Илгизәр АКЪЕГЕТ.
Яшел Үзән районы, Осиново бистәсе. http://beznen.ru/basma/2014-41/kirga-kuip-chigarilabiz/
Комментариев нет:
Отправить комментарий