воскресенье, 5 октября 2014 г.

Юлсызлыктан интегәбез

«Безнең гәҗит»нең бер санында Мамадыш районындагы Хәсәнша авылы кешеләренең юлсызлыктан зарланып язган хаты басылган иде. Бу хат астына Мамадыш районының Иске Казан юлы буйлап урнашкан башка авыл кешеләре дә кул куя алыр иде. Эш шунда, патша заманында таш түшәп ясалган Мамадыш – Казан юлы безнең авылларның эченнән уза иде. 1967нче елда бу юлның Мамадыш районы буйлап үтә торган өлешен үзгәртеп салдылар, ул инде авылларга кермичә, басу-кырлар буйлап уза. Менә шуннан соң безнең авыллар өчен юлсызлык бәласе башланды да инде. Чөнки Югары Ушма авылыннан Ишки авылына кадәр булган юлга асфальт салынмады, гәрчә отчетларда аңа тулаем асфальт түшәлгән дип күрсәтелсә дә. Юл карталарында юл тулысынча асфальтланган итеп күрсәтелде, хәзер дә шулай күрсәтелә. Шуңа ышанып, чит төбәкләрдән килеп чыккан машина йөртүчеләр бу юлга кереп китәләр, аннары, сүгенеп, кире борылып чыгып китәргә мәҗбүр булалар. Чөнки яңгырдан соң шушы юл машиналар үтеп китә алмаслыкка әйләнә, анда батып та калалар. Үз вакытында, күрәсең, район җитәкчеләре юлны асфальтларга дигән акчаны ялгыш бүтән кассага салып куйганнардыр. Юлның шундый хәлдә булуы аркасында, аннан автотранпорт хәрәкәте дә тукталды, ә бу, үз чиратында, авылларыбызның акрынлап үлә баруына китерде. Ишкидә, мәсәлән, ул чактагы 300 хуҗалыктан бүген нибары 100 хуҗалык бар.
Редакция хезмәткәре Хәсәнша авылы кешеләренең хаты буенча килгәч, шушы проблеманы да колачласын иде. Мамадыштан Никифорово авылына кадәр юлны автомашинасында узып, үз күзләре белән күрсен иде һәм хакыйкатьне ачсын иде.

Комментариев нет: