четверг, 9 октября 2014 г.

Римзил Вәли: Хәтер көнен кемнәр хәтерли?

11 октября 2014 года, в Казани, на площади НКЦ в 11.00 часов состоится ХӘТЕР КӨНЕ - День памяти татарского народа! 
11 октябрь, 11.00 Милли Мәдәни Үзәк янында(НКЦ) ХӘТЕР КӨНЕ! 
1552 елда Ватаныбызны, Казанны яклаган бабаларыбызны искә алу. Из архива ТОЦ: День Памяти народов Поволжья и Урала! http://tatar-tribun.ru/news/den-pamyati-narodov-povolzhya-i-urala.html

Римзил Вәли: Хәтер көнен кемнәр хәтерли?Солтан ИСХАКОВ фотосы
1552 елның 2 октябре – Казанның Мәскәү патшасы Иван IV гаскәрләре тарафыннан яулап алынган көн. Ел саен татар милләтчеләренең борчылып, дулкынланып көтеп ала торган көне бу. 1 Май, 8 Март, Сабан туе кебек халык бәйрәме дә түгел. Гаилә, авыл яки шәһәр үткәрә торган йолага да охшамаган. Хәтер көне – гомуммилли сәхифә, ул  үзен татар дип аңлаучыларның һәммәсенә дә кагыла. Бер төбәккә, республикага, бер илгә генә сыеп бетми торган вакыйга. Кайда татар яши – шунда тарихи хәтер ярасы яши.  

Күпме соң ул, татарлыгын саклаган, үзаңы җитлеккән кардәшләр? Хикмәтле сорау бу. Аңа җавап бирү читен. Хәтер көнендә матәм җыенына килүчеләрнең саны хәзер бер меңгә дә җитми. Республиканың мөстәкыйльлеген даулап күтәрелгән елларда дистә меңләп җыелган чаклар да булды. Кайбер төбәкләрдә, авыл-шәһәрләрдә Казан һәм татар тарихының бу сәхифәсен искә алып китү табигый күренеш. Соңгы елларга кадәр матәм җыенына тарихчы-галимнәр, милли фикерле язучылар, кайбер депутатлар килә иде. Арабыздан киткән Туфан Миннуллин, күренекле шагыйрьләр Равил Фәйзуллин, Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, шулай ук Адлер Тимергалин, Әбрар Кәримуллин, Лирон Хәмидуллин, Зәки Зәйнуллин кебек галим-язучылар, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев кебек артистлар  һәм башка бик күпләр мәйданга килгән 500-600 кеше арасында була иде. Шәхесләр күп булса да, җыелган  халык  азрак була.

Җыен-митинглар үткәрмичә, бу канлы көнне сызланып искә алу да милли үзаңның бер чагылышы. Өстән күрсәтеп  үткәрелә торган фәнни-мәдәни очрашулар турында сүз бармый монда. Мәҗбүрият белән милләтне туплый алмыйсың. Мондый чараны тыеп та, рөхсәт итеп тә булмый.

Элекке елларда Хәтер көнендә үтә торган матәм җыены Ирек мәйданында, Зур концертлар залының баскычында яки  опера һәм балет театрының каршында  башлана иде. Аннары берничә йөз (узган гасырның 90нчы елларында берничә мең) кеше яшел байраклар, тарихка бәйле шигарьләр күтәреп урам буйлап Казан кирмәненә китә иде. Анда һәлак булган Казанны саклаучылар рухына дога кылына. Соңыннан кайберәүләр татар зиратына барып, билгеле милләттәшләребезне дә искә ала.

Быел бу көннең кайчан, ничек билгеләп үтеләчәген белмим.  Мондый чараны оештыру, милли байраклар, тарихи персонажлар (Сөембикә, Кол Шәриф, Үтәмеш Гәрәй) сурәтендә чыккан артистларны киендерү, урам йөрешендә театраль композицияне алып баручы йөк машинасын оештыру мәшәкатьләре милли җанлы милләттәшләребезнең тырышлыгыннан тора. Башка төбәк-калалардан килүчеләрне каршылау, Хәтер көне җыенын үткәрергә рөхсәт алу, аның барышын, чыгыш ясаучыларны билгеләү гади эш түгел.

Шомлы көн кәефе

Шунысын да әйтик: Казандагы Хәтер көненә әзерлек һәрвакыт шактый кытыршы барса да, тәртип саклаучылар тиешле урынга алдан ук килеп, үз вазифаларына керешә. Ул-бу булмасын, сугыш-талаш чыкмасын дип борчылулар очраклы түгелдер. Хәлбуки, бервакытта да, 562 ел элек коелган кан өчен үч алу гамәлләре күзәтелмәсә дә. Чыннан да, 1552 елда Казанны  алганнан соң  мәетләр тау булып өелгән, һәр тарафка  кан исе таралган. Шул көннән соң күрелгән газаплар, милли басым да күпләргә билгеле. Шунлыктан ниндидер кызгану-рәнҗү хисләре дә уянган бу көнне шәһәр уртасында тәртип саклау чаралары күрелә икән, монысы да табигый күренә.

Дөрес, халкыбызның үз тарихына акыл белән каравы, мәдәнилеге, сабырлыгы мондый хәлләрдән яңа бәла-казалар чыгарырга юл куймый. Тарих никадәр катлаулы, авыр булса да, ничек кенә хакыйкатьне тергезсәк тә, дуамалланып тавыш чыгара торган халык түгел без.

Шәхсән үзем бу көнне каршылыклы хисләр кичерәм. Берәүләр өчен дәүләтне югалту, шәһәр егылу көне (моның сәбәпләре аерым тема), ягъни җиңелү датасы булса, икенчеләр өчен җиңү көне икәнлеген тану бер рәхәтлек китерми. Башка дин, милләт даирәләрендә андый карашлар да бар, дини йолалар да күренгәли башлады.

Без җиңелдекме?

Бу хакта мин ел саен үз фикеремне әйтә киләм. Татарларның җиңелүен таный алмыйм мин. Әгәр без җиңелсәк, татар милләте булмас иде. Ә без исән! Мәдәниятебез, әдәбиятыбыз бар, фәнни оешмалар, мәгариф системасы, матбугат, радио-телевидение бар. Алтын Урда җирләренең варисы булган Россиядә аерым роль уйнаучы Татарстан Республикасы бар. Аның Президенты, хөкүмәте,  парламенты, гомумтатар оешмаларыбыз бар. Соңгы 25 елда терелеп килүче милли-мәдәни инфраструктураның, мәдәният һәм мәгарифнең сыйфаты, нигездә, үзебездән тора. Кемгә үпкәләсәң дә, көзгегә карагач төп каһарманнарны күреп була. Димәк, без җиңелмәгән, киресенчә, авырлыклар аша булса да җиңгәнбез икән бит?!

 Казанның алыну көнендә милләтебезнең йөрәк ярасы уяна. Һәлак булган бабаларыбызны искә алу, алар рухына дога кылу көне ул. Тарихтан сабак алу көне. Дәүләтчелек тарихын тирәнрәк өйрәнү, халкыбызның  мәдәни һәм хокукый тәҗрибәсен кайтару форсаты...

Ләкин минем сызлану-хәвефләнүем тарихта калган фаҗига өчен генә түгел. Эч пошуның төп сәбәбе – милли җәмәгатьчелекнең депрессиягә бирелүе. Гомумән, без дәүләтсез халык, безне җиңгәннәр, рәнҗеткәннәр дип лаф оруны яратмыйм. Күңел төшенкелеген  арттыру өчен махсус җыелып тору, милли пессимизмга, меланхолиягә бирелгән әсәрләр тудыру акыллы гамәл түгел. Булган мөмкинлекләрдән файдалану үзе дә рухны күтәрә, көчне арттыра түгелме? Аннан килеп, җиңелгән, рәнҗетелгән  кешегә (халыкка да!) кем сәлам бирсен дә, кем ярдәм итсен? Җиңүләрнең генә кардәшләре күп була, җиңелү һәрчак ятим, дигән борынгылар.

Эч пошыра торган сәбәпләр күбрәк үзебезгә бәйле. Әйтик, Хәтер көненең төгәл вакытын билгеләү четерекле булып чыкты. Шуның аркасында тарихи аңлы милләттәшләр туплана, очраша алмый. Хәтер көнен 15 октябрь диләр. Бу датаның каян алынганлыгын аңламыйм. Мөгаен, XVI гасырдагы 2 октябрьгә 13 көн өстәп хасил ителгән 15 октябрь турында сүз барадыр. Ләкин астрономнар, математиклар әйтә килә: иске календарьга 13 көн өстәү бары тик XIX гасырга карата кулланылырга тиеш. Фән буенча, XVI гасырдагы датага 10 көн генә өстәлүе шарт. Шулай булгач, Казанның алыну көне хәзерге календарь буенча 12 октябрьгә туры килә. Математик Раил Имамов һәр елны бу турыда аңлата һәм Казанны яклаучыларны искә алып дога кылу өчен дуслары белән Сөембикә манарасы янына 12 октябрьдә көндезге сәгать 12дә килә. Минем дә шул вакытта бу тарихи урынга барып, борынгы хәлләрне искә алганым бар. Төгәл дата, хәтта шәһәр алынуның сәгате-минуты да минем өчен мөһим. Ул тарихны яхшырак күзалларга ярдәм итә, дулкынландыра.

Еш кына Казанны саклаучыларга һәйкәл кую темасы депрессив факторга әверелә. Кирмәннең җимерелгән урынына таш та куелган иде берзаман. Бәлки бу мәсьәлә ничектер хәл ителер. Миңа тарихи урынны белү җитә. Казанны саклаучыларның юлбашчысы булган  Кол Шәриф исеме белән төзелгән мәчет, аның янындагы мәйдан – ата-бабалар рухына дога кыла торган урын, минемчә. Һәм бу урыннар миндә депрессив хисләр уятмый. Киресенчә.  

Эч пошыручы башка сәбәп – Хәтер көнен сәясиләштерү. Тарихны кайтарып булмый, гасырлар үткәч рәнҗү конструктив түгел. Тарихка  фәнни һәм мәдәни караш  кайчандыр җиңелгән өчен реванш таләп итү түгел. Үткәннәр турында хак мәгълүмат, бүгенге шартлар, кануннар буенча аек һәм нәтиҗәле гамәлләр кирәк. Шуны аңлатсак, безнең милли гамәлләргә бермә-бер күбрәк фикердәшләр тартылыр иде. Хәтта үзебезнең милләттән булмаганнар да.

Әйе, данлы дәүләтләребез булган, ләкин бабаларыбыз аларны югалткан, туплана алмаган, үзара бүленешеп, талашып җиңелүгә дучар булган. Тарихта гомумән мәңгелек империяләр, дәүләтләр юк. Кемгә үпкәләргә? Урта гасырдагы “разборкалар”, кан кою, сатылу һәм сатып алу хәзерге  сәяси мантыйкка һәм нормаларга туры килми. Алардан сабак кына алырга мөмкин.  Явыз Иван гаскәрендә, хакимият даирәсендә татарлар хәтсез булган дигән гыйбарәгә үпкәлисе юк. Касыйм ханлыгы, рус кенәзлекләрендәге нәселдәшләр турында әйтеп тормыйм. Казан һәм Биләр-Болгар халкының да этник һәм милли составы чуар булган.

  Бүгенге татарыбыз да милләт һәм нәсел ягыннан бер төрле генә түгел.  Катнаш гаиләләрнең өлеше гомуми санның яртысына якынлаша. Табигый ассимиляция нәтиҗәсендә (моның өчен шартлар тудырылганын танысак та) Россия татарлары рус халкының санын арттыруга 4-5 гасыр дәвамында зур өлеш керткән, бу турыда Мәскәү галимнәренең дә әйткәне бар. Менә шундый катлаулы тамырлы кардәшләребез, үзебезнең оныкларыбыз шикләнми һәм өрекми торган итеп оештырасы иде тарихка бәйле чараларны. Ни генә булса да, мин урта гасыр тәртипләре кайтуын, үткәннән сөңге-уклар очып килүен теләмәс идем. Башкалар да шулай фикерли дип чамалыйм.

Безгә ялгышырга ярамый!

Милли тарихны тергезү өчен соңгы елларда күп эшләр башкарыла. Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты бастырып чыгарган хезмәтләрне, гомумән, мәктәп-университет өчен язылган дәреслекләрне яшьләребез ел әйләнәсендә укырга тиештер. Чыганаклар интернетта да күп. Милләтеңне яратасың, тарих белән кызыксынасың икән – рәхим ит! Газета-журналлар, китаплар, радио-телевидение тапшырулары кем өчен чыгарыла? Шуларга ябышып яту, милли һәм тарихи үзаңны ныгыту, яшьләргә аны тапшыру  борынгы Болгар, Казан дәүләтләрен зурлау булыр иде.

Тарихчылар, фәнни хезмәтләр язучылар арасында башка милләт вәкилләре дә аз түгел. Лев Гумилев, Михаил Худяков кына ни тора! Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова быел Худяковның юбилее уңаеннан сөйләшү оештырган дип ишеттем. Бу – мәгънәле, дөрес  гамәл. Фәүзия ханымның Россия төбәкләре буйлап сәфәр кылуы, милләттәшләр яшәгән төбәкләр турында әсәрләр язуы да зур эш. Мондый шәхесләрнең сәясәткә катнашуы гына ни үзенә, ни милләткә файда китерми. Шәхсән мин бүген сәяси акцияләрдә катнашырга теләмим. Канунга сыйган, тыелмаган күпме эшләр башкарылмый ята, тотын гына! Сәяси технологлар, мәгълүмат сугышы чорында яшибез, анда үз башыңа ук яудыру куркынычы бар.

Кырым татарлары да ялгышты, минемчә. Аларның юлбашчылары Россия-Украина каршылыгы уртасына кереп,  бер якны хөкем итеп, икенчесен яклап, үз халкын авыр хәлгә куйды. Алар бары тик Украина мәнфәгате турында чыгыш ясый. Кырымда бүген гамәлдә булган кануннарга каршы чыгу үзмаксат булып чыга! Болай нинди җиңүгә өмет итәсең? Хәзер Кырымда яшәүче 300 меңлек халык “диссидент” булып, сәяси коралга әверелергә мөмкин. Ә бит хокук яклауда, сәясәттә тәҗрибәле кырым татарлары үз җирләренә ябышып ятып, үз халкы һәм якташлары мәнфәгатен, демократия һәм гаделлекне яклаучы иҗтимагый хәрәкәт төзеп, РФ кануннары буенча эш алып барса, сайлауларда да, гамәли тормышта да нәтиҗәгә ирешер иде. Шул рәвешчә, Кырымдагы җирле хакимиятнең авторитаризмы көчәюенә кардәшләребез үзләре дә өлеш кертте дип фаразлыйм. Без андый хаталарны ясамаска кирәклеген күптән аңлаган идек. Онытмаска иде моны.

Тарих һаман сабак бирә

Хәтер көнендә башкармаган эшләрне дә искә төшерү дөрес булыр иде. Милли хәрәкәт, Татар иҗтимагый үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы тарихы турында китаплар, конференцияләр, милли хәрәкәт музеен оештыру борынгы бабаларыбызның рухын олылау булыр иде. Булган музейларга балаларыбызны җитәкләп бару, узганнарны аңлату  зыян итмәс. Тарихи вакыйгалар, милләт каһарманнары турында саллы китаплар (Г.Тукай бүләгенә быел лаек булган Вахит Имамов әсәрләре кебек), спектакльләр, фильмнар сирәк күренә. Татарны пычратучы “Орда” фильмына рәнҗү, зарлану гына җитми шул.

Ярый әле алдан көтелмәгән казанышлар бар. Резеда Әхиярованың  Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис либреттосы буенча иҗат ителгән һәм М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында куелган “Алтын Урда” балеты, Ильмир Низамов иҗат иткән “Алтын Казан” тамашасы, икътисадчы Фатих Сибагатуллин китаплары һәм башка әсәрләр тарихи иманны яңарта. Мондый  әсәрләрдә тарих сабакларының никадәр тирән булуы ярылып ята.

 Кызыклы, мавыктыргыч, файдалы сабакларны сәнгать дәрәҗәсенә күтәрүче шәхесләр үссен дисәк, без милләткә, тарихка, гомумән, гуманитар фәннәргә мөнәсәбәтне үзгәртергә тиештер. Дусларны арттыру, торган җиребезне матурлау, ныгыту мәсләге тарихи ихтыяҗга яраклы.

Һәр елны 12 октябрь алдыннан мин Гаяз Исхакыйның “Ислам мәмләкәтләрендә” дигән юлъязмаларын ачып укыйм  (аны чыгарган Вәлиулла Якупка һәм Хатип Миңнегуловка рәхмәт!). Классик язучы һәм җәмәгать эшлеклесе, Казанның авыр хәлдә калгач, Госманлы солтаны Сөләйман Канунига мөрәҗәгать итүен искә ала. Төркия падишаһы бу вакытта Кодесны (Иерусалимны) таш койма белән уратып алуга бөтен көчен салган. Крит утравын, Венаны яулау идеясе белән дә мавыккан ул. Кайда анда ниндидер Казанны, мөселманлыкны яклау кайгысы! Төрек солтаны ерактагы “кечкенә” Казанга ярдәм итеп мәшәкатьләнми. Меңнәрчә төрекне корбан итеп яуланган Крит утравының  соңыннан  яхшы зәйтүн  үстерә торган губернага әверелүе, Кодес диварларының  каргалар ял итәргә куна торган хәрабәгә әйләнүе турында Исхакый киная белән яза. Казанның егылуы, Әстерханның, Себернең алынуы Евразиядә ислам һәм православие диннәре таралышының географиясен үзгәрткән. Ләкин бу тарих! Ул булган һәм аны үзгәртә алмыйсың. Әмма аннан сабак алырга мөмкин. Һәм бүгенге шартларда яшәп, хәрәкәт итеп була.

Римзил Вәли, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе

Комментариев нет: