Күптән түгел генә Россия кинотеатрларында “Орда” дигән
фильм күрсәтелә башлады. Башыннан азагына кадәр татарны өнәмәүчелек
белән сугарылган мондый фильмнарга без ничек җавап бирә алабыз, дип
Казандагы күренекле зыялыларыбызның берсенә, икътисад фәннәре кандидаты,
“Россия һәм Евразия тарихында татар эзе” проекты авторы Сәлим
Дәүләтшинга мөрәҗәгать иттек. Әүвәл без аңардан үз химаячылыгында дөнья
күргән, татар тарихын яктырткан китаплар турында мәгълүмат биреп китүен
сорадык.
– Әлеге “Татар эзе” проекты
кысаларында безнең инициатив төркем өч китап бастырып чыгарды. Аларның барысы
да урыс телле укучыга адреслана. Аның беренчесе “По следам черной легенды” дип
атала. Ул татар, Россия тарихы ни өчен бозып язылган, бу эшнең башында кем
торган дигән сорауларга җавап бирә. Явыз көчләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә
тарихыбыз кара легенда булып күзаллана. Икенче китапның исеме – “Великая Орда”.
Ул Россиянең оешу тарихында Алтын Урданың тоткан урыны хакында. Белүебезчә,
Алтын Урда илебезнең хәрби, сәяси төзелешенә, православ диненең үсешенә зур
йогынты ясаган. Өченче китап – “Наследие татар”. Россия империясе тарихында
татарларның нинди эз калдырганлыгы, илебезнең аякка басуы, үсеше өчен
бабаларыбызның ни -нәрсә эшләве турында ул. Әлеге өч китапның максаты –
татарларның дөрес тарихын Россиядәге урыс телле аудиториягә җиткерү.
Чынбарлыкта тарихта тоткан урыныбыз бик зур, бик мөһим. Ни үкенеч, католик
чиркәве, Европа йогынтысында тарихыбыз нык бозылган, Россия тарихы белән
чагыштырганда шактый нык кечерәйтелгән, югыйсә, киресенчә, зуррак та булган
әле. Бу китаплар укучыга татар тарихына башка күзлектән чыгып карау мөмкинлеге
бирә.
–
Белүебезчә, әлеге китаплар коллектив хезмәт җимеше түгел. Аларның авторы –
Уфада яшәүче милләттәшебез Гали Еникеев. Андый язучы барлыгын кайдан белдегез?
– Миңа язучының “Корона
Российской империи” дигән китабын бүләк иткәннәр иде. Шуны укыгач, без аңа,
әлеге “Татар эзе” проектын хуплап, фәнни-популяр китаплар язуын сорап
мөрәҗәгать иттек. Безнең химаячылыкта шушы китаплар дөнья күрде.
–
“Орда” фильмын күрдегезме? Ул Сездә нинди тойгылар уятты? http://www.matbugat.ru/news/?id=6874
Комментариев нет:
Отправить комментарий