Марат
Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм
азык-төлек министры:
– Берничә елга сузылган
корылыктан соң, игенчеләребез, терлекчеләребез, авыл хуҗалыгының башка
тармакларында эшләүчеләр бераз гына булса да җиңел сулыш алды. Ашлык уңышы без
көткән кадәр үк булмаса да, 3 миллион 200 мең тоннадан артык җитештерелде. Сөт
җитештерүдә республика терлекчеләре Россия Федерациясендә лидер санала.
Проблемалар да җитәрлек анысы.
Әмма республика җитәкчелегенең авыл хуҗалыгына һәрдаим игътибарлы булуы,
федераль үзәк белән аңлашып эшләү һәм иң сөенечлесе – таңны кичкә ялгап эшләүче
фидакарьләребез булганда, Татарстан авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең киләчәктә
дә зур уңышлар яулаячагына шик юк.
Айрат
Фәррахов, Татарстан Сәламәтлек саклау
министры:
– Үтеп баручы ел республикада
балалар ишле туу белән истә калды. 19 елга беренче тапкыр үлүчеләргә караганда
туучылар саны алга чыкты. Быел 10 ай эчендә 46 мең 48 бала туды, узган ел белән
чагыштырганда, 4 мең 251 сабыйга күбрәк. Үлем-җитемгә килгәндә, 2011 елда 39
мең 669 кеше җан тәслим кылды, быел 1 мең 143 кә кимрәк – 38 мең 526 кешене
югалтканбыз. Гомер озынлыгы да арта,
уртача 72 яшь тәшкил итә.
Шулай ук ышанып әйтә алам:
халыкның тормышы, сәламәтлеге яхшыра бара. Монда медицинаның да, табибларның да
өлеше зур. Алга куелган бурычларның барысын да гамәлгә ашырдык. Сәламәтлек
саклау өлкәсендәге модернизация программасы да уңышлы тәмамлану алдында.
Нәтиҗәле эшебез өчен әҗерен дә күрдек: 1,5 миллиард сумнан артык өстәмә акча
алуга ирештек. Ә киләчәктә башкарырга ниятләгән эшләр тагын да күбрәк әле.
Барыбызга да исән-имин булырга язсын.
Гүзәл
Гыйльманова, Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре:
– 2012 – кәбисә ел булуга
карамастан, уңай булды һәм бик күпләрдә өмет уятты. Без һәрберебез дә, нинди
уй-фикерләр белән яшәвебезгә карап, нәтиҗәсен күрәбез. Начар уй-ният белән
яшәүчеләр максатларына ирешә алмады. Ә рухи яктан үсеш алган кешеләр яңа чорда
зур уңышка ирешәчәкләр. 2013 елда алар беренче уңышларын җыя алачаклар. Бик
күп массакүләм мәгълүмат чаралары дөнья бетә дип коткы таратты. Әлеге
мәгълүмат артында торган затлар күпмедер дәрәҗәдә максатларына иреште дә.
Өлкәннәр генә түгел, бернәрсә дә аңламаган сабыйлар күңеленә дә курку керде. Ә
бит дөнья кайчан бетәсен бер генә кеше дә төгәл әйтә алмый. Ул – бер Алла
кулында.
Әгъзам
Шакиров, Тукай авылы эшкуары, Чуашстан Республикасының Комсомол районы советы
депутаты:
– Минем өчен үткән елда әни
белән хаҗга бару вакыйгасы бик истәлекле булды. Әнием 76 яшьтә. Авылыбызда
мәдрәсә төзи башладык. Моңарчы Тукай авылы тарихында балалар бакчасы булганы юк
иде. Инде менә быел дәүләт хисабына 60 урынлы балалар бакчасы салына башлады.
Шулай ук бюджет хисабына мәктәпкә (300 бала укый) янкорма буларак спорт залы һәм ашханә төзелә башлады. Моңа
ничек сөенмисең?!
Василий
Мосин, Лондонда узган Олимпиаданың бронза медаль иясе:
– Быелның 7 февралендә улым
Руслан туды. Икенче вакыйга исә Лондон белән бәйле. Мин үземнең өченче
Олимпиадамда, ниһаять, бронза медаль оттым. Әлбәттә, бу ике вакыйга бер-берсенә
нык бәйле. Улым туу миңа рухи көч өстәде. Башка вакыйгалардан исә быел җәй көне
булган терактлар борчуга салды. Ә инде сөенечле хәлләргә килгәндә, Универсиада
алдыннан башкалабызның яхшы якка үзгәрүенә игътибар итми мөмкин түгел.
Гәрәй
Рәхим, Татарстанның һәм Россиянең халык язучысы:
– Узып баручы елда татар милләте
өчен иң зур вакыйга Бөтендөнья татар конгрессының V съезды булды дип саныйм.
Шул съезд делегаты буларак, аны төрле җирләргә сибелгән татарны берләштерү
чарасы дип атар идем. Иҗаты халыкка барып ирешкән шагыйрьдән дә бәхетле кеше
юк. Мин шул бәхетне татыдым. Дәүләт биш томлык сайланма әсәрләрне чыгарырга
ярдәм бирде. 2012 елда өч томы, киләсе елга калган ике томы чыгар дип көтәм.
Рифкат
Миңнеханов, Татарстан ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы:
– Безнең балалар Россия
күләмендә беренче урынны алды, Европа ярышларында икенче булдылар. “Автоледи”
ярышын откан кызыбыз илдә иң яхшысы булып танылды, ЮХИДИ хезмәткәрләре
бәйгесендә дә Татарстан вәкиле җиңү яулады.
Болары – күңелле вакыйгалар.
Хезмәткәрләр саны кимесә дә, аварияләр һәм юллардагы корбаннар саны артуына юл
куймадык. Киләсе елда төп максатыбыз Универсиаданы имин һәм тыныч итеп
уздырудан гыйбарәт. Куркыныч вакыйгалар булырга тиеш түгел.
Икенче яктан, юл хәрәкәте
иминлеге буенча 2013-2020 елларга тәгаенләнгән федераль программаны тормышка
ашыра башлыйбыз. Бу программа 2020 елга юлларда һәлак булучылар санын, 2010 ел
белән чагыштырганда, 25 процентка киметүне күздә тота. Юлларда аварияләр,
корбаннар һәм җәрәхәт алучылар азрак була икән, безнең өчен төп уңыш әнә шул
инде.
Индус
Таһиров, КФУ профессоры, ТФА академигы:
– Минем андый истәлекле
вакыйгаларым әллә ни күп булмады диярлек. Иң кызыклысы һәм иң истә калганы
Бөтендөнья татар конгрессы корылтае вакытында чит илләрдән килгән
милләттәшләребез белән очрашу, аралашу булды. Ул хисләр күңелемдә тирән
уелып калды. Милләттәшләребез шул хисләр, шул дәрт белән яшәсә, халкыбыз,
һичшиксез, мәңге яшәячәк.
|
Ватаным Татарстан |
воскресенье, 30 декабря 2012 г.
2012 ел нәрсә белән истә калды?
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий