Төркиядә
узган Халыкара төрки яшьләр корылтаенда катнашучылар ватаннарына
кайтты. Корылтайда катнашкан Чаллы вәкилләре аның эшен мәгънәле һәм
кирәкле дип саный.
Халыкара төрки яшьләр корылтаенда катнашучылар. Беренче рәттә сулдан икенче һәм өченче: Илмир Салих һәм Булат Гатин
Һәр
атнаның сишәмбе кичендә “Азатлык” татар яшьләре берлегенең Чаллы бүлеге
әгъзалары үзләренең утырышына җыела. Монда һәртөрле проблемнар
күтәрелә, алда торган мәсьәләләр буенча фикер алышулар уза. Бу сишәмбе
кичендәге сөйләшү 16-19 декабрьдә Истанбулда узган яшьләр корылтае белән
бәйле иде. Егетләр чәй эчеп, фикер алышуга әзерләнгән арада без төрки
халыклар корылтаенда катнашкан Татарстан делегациясе җитәкчесе Булат
Гатинның һәм “Азатлык” берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салихның
фикерләрен белештек.
– Булат, корылтайның үз алдына куйган максатлары, сөйләшүләрнең ни хакта баруына ачыклык кертеп китсәң иде?
– Максат – төрки яшьләрне бергә җыеп таныштырырга, төрле кыйтгаларда яшәвебезне аңларга тырышу булгандыр. Төрле җирдә яшәп, төрле киемнәрдән булсак та, бер халык икәнебезне, без якын кардәшләр икәнлекне төшенү кирәктер.
– Илмир, синең карашка максатлар тормышка аштымы, сөйләшүләр барып чыктымы?
– Күп әйбер тормышка ашты. Монда 40ка якын делегация катнашты. Без төрле милләттән булсак та, безне берләштерүче максатлар бар. Мәсәлән, Румыниядән килгән мөселман яшьләре белән, ерак Якутиядән булган яшьләр арасында да ниндидер охшашлык һәм тартылу көче табылды.
– Татарстан вәкилләре буларак фикерегезне әйтә, башка төрки яшьләрне үзегезгә карата алдыгызмы, татар проблемын күтәрү җае булдымы?
Булат Гатин: Без бу корылтайда мөрәҗәгать кабул итүне максат итеп куйдык һәм ул Русия президенты Владимир Путинга юлланды. Мөрәҗәгатьтә соңгы вакытта Русиянең азсанлы халыкларына карата басымның көчәя баруын, бу күренешне дискриминациягә санавыбызны әйттек. Халыкара кануннардан чыгып караганда да бу дөреслеккә туры килә. Без Путинны басымны бетереп, халыкларга ана телендә белем алуны, имтиханнар тапшыру мөмкинлеген булдырырга чакырдык. Милли республикаларда президент аппаратларын бетерүгә дә каршы икәнлегебезне белдердек.
Илмир Салих: Соңгы вакытта вазгыять куера бара. Демократияне кыса торган төрле кануннар кабул ителеп тора. Дәүләт думасында мәгариф кануны каралды. Аннан күренгәнчә, милли республикаларда туган телне укыту ихтыярига калдырыла. Әгәр теләк буенча гына укыту була икән, ана телендә укучылар саны нык кимиячәк. Без моңа каршы чыктык. Мөрәҗәгатьнең бу өлешен дә корылтайда катнашкан 24 делегация хуплады. Монысы куанычлы.
– Сез Русиядә урыс булмаган халыкларга басым булуын әйтеп киттегез. Менә шушы фикерне мөстәкыйль яшәгән төрки дәүләт вәкилләренә аңлата, җиткерә алдыгызмы?
Илмир Салих: Монда үз илләрендә милли юнәлештә ниндидер активлык күрсәтүче яшьләр җыелды. Алар Русиядә, дөньяда барган хәлләр белән таныш. Биредә бер-беребезне бер-ике сүздән, барган вакыйгаларны шундук аңладык. Башкаларның проблемнарын да без тиз төшендек.
Булат Гатин: Русиядә яшәгән барлык төрки халыкларның да проблемнары бер үк. Ул – телне саклау һәм ассимиляциягә бирмәү. Бу юлда безгә аңлашып, ярдәмләшеп эшләргә кирәк.
– Татарстаннан бу корылтайга биш кеше барырга тиеш иде. Ләкин “Азатлык” берлеге рәисе Наил Нәбиуллин бара алмады, аны тоткарладылар. Наилне Казаннан чыгармауны төрки яшьләр ничек кабул итеп, нинди бәя бирде?
Илмир Салих: Биредә бу күренешкә шаккаттылар. Чөнки корылтай безнең делегацияне тулысынча көткән. Төркиядә, Азәрбайҗанда, тагын башка кайбер илләрдә Русиядәге хәлләрне белеп торалар һәм илдән чыгармауга әллә ни аптырамаучылар да булды.
Булат Гатин: Наил бу корылтайда шул ук тел, милләт мәсьәләсен күтәрмәкче иде. Без аның белән килешеп, шул фикерләрне әйттек дип уйлыйм.
Булат Гатин һәм Илмир Салихның әйтүләренә караганда, Халыкара төрки яшьләрнең XV корылтаенда азсанлы халыкларга карата барган басым уңаеннан Русия президенты Путинга булган мөрәҗәгатьнең күчермәсе БМОга, Европа Шурасының парламент ассамблеясына, төрки һәм фин-угыр дәүләтләре җитәкчеләренә дә җибәрелгән.
Татарстанның төрки яшьләр төркеме Төркиядәге татар җәмгыятьләре белән дә очрашкан. Корылтай барышында Халыкара төрки яшьләр берлегенең элекке рәисе, хәзерге вакытта шәрәфле президенты Тәлгат Әхмәдишинны да җылы истәлекләр белән искә алулар булган һәм аны һәр очрашуда көтеп калуларын белдергәннәр.

Комментариев нет:
Отправить комментарий