среда, 26 декабря 2012 г.

Фәрит Мөхәммәтшин: "Татар конгрессы яңача эшләргә тиеш"

Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 25 декабрьдә журналистлар белән уздырган матбугат очрашуында, Азатлык соравына җавап итеп, Дөнья татар конгрессы эшенә дә бәя бирде.

– Фәрит әфәнде, Сез конгресс корылтаеның кызыклы үтүен, шул ук вакытта андагы эшчәнлектә яңа формалар эзләргә кирәклеген дә белдердегез. Икенче яктан, җитәкче итеп яңа кешеләрне тәкъдим итәргә теләүчеләр булса да, Татарстан җитәкчелеге конгресс башында хәзерге җитәкченең калуын тели, дип әйттегез. Сез ул яңа формаларны ничек күрәсез? Иске яңа рәис яңача эшли алыр дип уйлыйсызмы?

– Сезгә ничектер, миңа калса, гомумән, халык бит канәгать. Биш ел саен без бөтен дөньядан үзебезнең милләттәшләрне Казанга чакырабыз. Аның чыгымнары да әз түгел һәм аның кирәклеген без тоябыз, шуңа таянып эшлибез.

Менә бишенче конгресс үтте. Мин президиум утырышында үземнең канәгатьсезлегемне әйттем. Нәрсәдер яңартырга кирәк. Һаман шул бер формада бара, бишенче мәртәбә җыелабыз, һаман шул ук кешеләр залда, һаман шул ук мәсьәләләр. Ниндидер яңа мәсьәләләр күтәрелгәне дә юк. Минем уйлавымча, ниндидер яңарыш, эшкә яңа формалар табу – бу конгрессның төп бурычы булып тора.

Безнең дөнья татар конгрессы бар, [аннары] Русия татарларның милли-мәдәни мохтарият дигән әйбер бар. Минем уйлавымча, бу мәсьәләне аерым карарга кирәк. Сез аны тоясызмы, юкмы? Кайда гына барма, [әйтик] Сарыту татарларына, башка татарларга – анда бер төркем мохтарияттә йөри, бер төркеме конгресста йөри. Монда бер җитәкче татар, монда да бер җитәкче татар. Без татарларны бүлмәдек микән? Бүлешеп бетмәделәр микән? Кем биегрәк, кем күбрәк эшли? Менә алар арасында кайсы бер җирләрдә дәгъва китте бит. Моны аерым карарга дип конгресста үземнең чыгышта да әйттем. Мохтарият белән конгресс ничектер якынаерга тиеш һәм ике оешманың да файдасын күрергә тиешбез.

Мохтарияткә федераль үзәктән әз генә булса да акча кереме бар, аларның програмы буенча. Ә конгрессны без үзебез генә финанслыйбыз, Татарстаннан. Менә аларны бергәләштерү кирәк. Ниндидер дәгъва күтәрмәсеннәр. Берсе-берсеннән көнләшеп эшләмәсеннәр. Татарлар бергәләшеп яшәгән төбәкләрдә аларны бүлмәсеннәр. Җиңел мәсьәлә түгел, моның федераль кануны бар. Илдар Гыйлметдинов белән дә Ринат Закиров белән дә яңа елдан соң бергә утырып бу мәсьәләне киңәшләшеп эшләргә тиеш булабыз.

Инде Ринат Закировка бәя бирәсем килми. Ничек булса да, бу соңгы елларда, аны да тәнкыйтьләдем мин, күп эш эшләнде. Татарларны татар итеп танытучы татар конгрессы булды. Ләкин Сабантуйлар гына үткәрү, концертлар гына үткәрү бүгенге көндә әз дип саныйм мин. Гомумән, конгрессның эшендә ниндидер яңалык көтәргә кирәк. Инициатива аларның үзләреннән чыгарга тиеш. Без аны файдалы, кирәкле, матди һәм башка яктан да күтәрә алабыз дип тапсак, без аларга ярдәм итәрбез. http://www.azatliq.org/content/article/24808765.html

Комментариев нет: