пятница, 28 декабря 2012 г.

“Кол Шәриф” ачыла


“Кол Шәриф” мәчете 2013 елның гыйнвар азакларында үз ишекләрен ачар дип көтелә. Бу хакта журналистларга “Казан Кремле” музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева хәбәр итте.

Каләм әһелләре белән булган очрашуда Зилә Вәлиева шулай ук “Казан Кремле” музей-тыюлыгының узып баручы елдагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр дә ясады. “Кол Шәриф” мәчетендә җиде ел төзекләндерү эшләре башкарылмаган. Намаз бүлмәсендә бик салкын иде, хәзерге вакытта температураны көйли ала торган Италиядән кайтарылган махсус җайланма куелды. Физик мөмкинлекләре чикләнгән мөселманнар өчен дә уңайлыклар тудырыла. “Уңайлы мохит” программасы уңаеннан инвалидлар өчен махсус күтәргечләр урнаштырылды”, - диде “Казан-Кремле” музей-тыюлыгы директоры.

Комментариев нет: