Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәпләрдә һәм
мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләрдә законсыз акча җыю очракларын ачыклау
өчен әле чәршәмбе көнне генә ачкан “кайнар линиягә” көн саен
ата-аналардан җиде-сигез шалтырату кабул ителә. Шулай итеп, яңа министр
Энгел Фәттахов алдагы җитәкчеләрнең көче җитмәгән социаль явызлыкны
җиңәргә ниятли.
ТР
Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Алсу
Мөхәммәтова хәбәр иткәнчә, Актаныш районы башлыгы вазифасыннан министр
кәнәфиенә утырган Энгел Фәттаховны республика мәктәпләрендә акча җыю
күренеше бик гаҗәпләндергән (ата-аналардан алынган шикаятьләр көн саен
диярлек аның өстәленә куела), - чөнки ул җитәкчелек иткән районда андый
проблемалар булмаган.
Энгел
Нәвапович фикеренчә, барысы да мәктәп директорларын һәм балалар бакчасы
мөдирләрен билгеләүче муниципалитет җитәкчесеннән тора, - ди Алсу
Мөхәммәтова. - Актаныш башлыгы булганда ул әгәр районда берәрсенең
ата-аналардан акча җыйганы ачыкланса, шунда ук эшеннән алам дип әйткән.
Нәтиҗәдә, мондый күренешләр күзәтелмәгән. Ә бит андагы балалар бакчалары
да, мәктәпләр дә Казанныкыннан ким түгел.
Шуңа
күрә дә яңа министр Актаныш мәгариф учреждениеләренең алдынгы
тәҗрибәсен бөтен республикага таратырга ниятли. Яшерен яман күренеш
белән көрәшү максатында ул хәбәрдарлыкны сайлаган. Фәттахов башлангычы
белән министрлык шикаятьләр кабул итү өчен “кайнар линия” ачкан. Хәзер
(843) 292-80-46 телефоны эш көннәрендә 10.00-17.00 сәгатьләрдә эшләячәк,
ә һәр сишәмбе 14.00-16.00 сәгатьләрдә министр үзе гражданнарны кабул
итәчәк. Алдан язылу өчен телефон номеры: (843) 292-92-12. Моннан тыш
сорау, шикаять һәм теләкләрне министрлыкның www.mon.tatarstan.ru
интернет-кабул итү бүлмәсенә язып җибәрергә мөмкин.
Министр
“кайнар линия” номерын игълан иткәннең икенче көнендә безгә 8 шалтырату
булды, - дип сөйли Алсу Мөхәммәтова. - Бүген дә шалтыраталар. Күпләре
балалар бакчасында акча җыюга зарлана. Анда, имештер, хуҗалык эшләренә
һәм каравылчыларга дип, аена 350-500 сум җыялар икән. Тәрбиячеләр
балаларны иртәрәк - 17 сәгатькәчә бакчадан алырга мәҗбүр итә, дип
зарланучылар да бар. Андый очракта әти-әниләре соңга кадәр эшләүчеләрнең
балаларына “дежур” төркем оештыралар да, ата-аналардан “дежур”
тәрбиячегә хезмәт хакына акча җыялар. Мондый хәлләрдән канәгать булмаган
ата-аналар, гаилә керемнәре чагыштырмача югарырак Казаннан һәм башка
эре шәһәрләрдән генә түгел, авыл районнарыннан да шалтырата. Мәсәлән,
Питрәч районыннан шундый шикаять алынган.
Министрлыкта
вәгъдә итүләренчә, “кайнар линиягә” килгән хәбәрләр барысы да
тикшереләчәк, ә аның нәтиҗәләре ай саен ведомство сайтына язып эленәчәк.
Моннан тыш, ата-аналардан акча җыючы учреждениеләрнең “кара исемлеге”
хокук саклау органнарына тапшырылачак.
Сингапурга - ата-ана акчасына
Моңа
кадәр балалар учреждениеләрендә законсыз акча җыю күренешләренә каршы
көрәшү өчен “кайнар линия”не Казанның хокук саклаучылары гына файдалана
иде. Соңгы дүрт елда алар ата-аналарның килгән шундый зарларны туплап,
тикшерү өчен прокуратурага юллады.
Аерым
алганда, күптән түгел Казанның 19 нчы гимназиясендә тикшерүләр
тәмамланды. Идел буе районы прокуратурасыннан хәбәр итүләренчә, әлеге
уку йортында бар кеше лаек һәм бушлай урта гомуми белем алу буенча
гражданнар хокукын бозу очраклары ачыкланган.
Биредә
гимназияне үстерү иҗтимагый хәйрия фонды бар икән. Аңа 2012 елның 1
гыйнварыннан 15 октябренә кадәр ата-аналардан 5 миллион 992 мең 255 сум
акча күчкән. Хисап документларына караганда, фондның күпчелек акчасы –
949 мең 173 сумы - гимназияне компьютерлаштыруга тотылган: сервер
җиһазларын карап тотуга, “Укучының электрон көндәлеген” булдыруга,
укучылар өчен мәгълүматлаштыру өлкәсендә семинарлар үткәрүгә һ.б. Икенче
шундый зур күләмле чыгымнар мәктәп бинасын җыештыруга киткән. Клининг
компаниясе хезмәтләре ата-аналарга 788 мең 794 сумга төшкән. Алай дисәң,
әгәр дә әти-әниләрнең мәктәп тәрәзәләрен юасы килмәсә, профессоналларны
ялларга хокукы бар.
Ә
менә ата-аналарның хәйрия взносларын укытучылар кирәгенә тоту һич тә
ярамый. Ләкин бюджеттан тыш фонд чараларын файдалану буенча прокурор
тикшерүләре күрсәткәнчә, быелның 19 июнендә директор юлламасы белән
укытучыларны Сингапурда укыту өчен “ЛингФорт скул” ҖЧҖ исәбенә 300 мең
сум акча күчерелгән. Чынлыкта исә аларның Азиядә түгел, ә Европада -
Швейцариядә укуы беленгән. Укытучылар исә анда үз хисабына баруын әйтә.
Гимназия директоры тикшерүчеләргә Сингапурга баруны ел азагына күчерүен,
шуңа күрә “ЛингФорт скул”дан акчаларны кире кайтаруны таләп итмәвен
белдерә. Шулай ук ата-аналар фондыннан 96 мең сум укытучыларның берсенә
Мәскәүдә “Эшлекле администраторлык остасы” курсларында укырга
бирелгәнлеге ачыкланган. Уку 2 елга исәпләнгән, бу хезмәт 378 мең сум
тора икән.
Беренче сыйныф өчен илле мең
Шул
ук вакытта 19 нчы гимназия укучылары ата-аналары һаман саен кесә
капшарга мәҗбүр. Прокуратура тикшерүенә караганда, биредә 1 сыйныфка
укырга керү өчен рәсми булмаган “такса” 50 мең сумны тәшкил итә. Быелгы
уку елы барышында, мәсәлән, 2 “Г” сыйныфы укучылары ата-аналары гимназия
фондына үз теләге белән 294 мең сум акча күчергән, 6 “Б” - 191 мең, ә 8
“А” - 164 мең сум. Тикшерүчеләр белән аралашканда кайбер ата-аналар
гимназия фондына акчаларны алар “үз теләкләре” белән кертергә мәҗбүр
булуын әйткән, чөнки гимназия җитәкчелеге һәм укытучыларның балаларга
начар мөнәсәбәтеннән курыккан. Шул ук сәбәптән, ата-аналар гимназиядә
акча җыюлары турында язмача күрсәтмә бирүдән баш тарткан, нәтиҗәдә
җинаять эшләре кузгатылмаган. Ләкин прокуратура Казан мэрына 19 нчы
гимназия директоры Нияз Гафиятуллинны дисциплинар җаваплылыкка тарту
турында күрсәтмә җибәргән.
Әйтергә
кирәк, 19 нчы гимназия җитәкчелеге ата-аналардан акча җыйганы өчен моңа
кадәр дисциплинар җаваплылыкка тартылган булган. Элеккеге директор
Ренат Заманов хәйрия фондына ата-аналардан акчаларны исемлек буенча һәм
алдан билгеләнгән суммада җыйган, аңлашыла ки, шул рәвешле иреклек
принцибы бозылган... Үткән ел Ренат Заманов югарырак урынга күчте -
Татарстан Министрлар Кабинетының югары, урта һөнәри белем бирү бүлеге
җитәкчесе вазифасын алды, ә менә ул башлаган эш әле дә дәвам итә булса
кирәк...
|
Елена МЕЛЬНИК Интертат.ру |
воскресенье, 9 декабря 2012 г.
Тырышып акча җыялар
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий