пятница, 21 декабря 2012 г.

Татарстанда яшәү рәхәтме?


Татарстан Росссия төбәкләре арасында яшәү өчен иң кулай, уңайлы, яшәү дәрәҗәсе югары булган регионнарның берсе булып кала. Моны төрле тикшеренүләр дәлилли.

“Московские новости” газетасы “Новости” мәгълүмат агентлыгы белән бергәлектә “Россиядә кайда яшәү әйбәтрәк?” дигән сорауга җавап эзләгән. Алар төзегән рейтингта әллә ни яңалыклар юк, беренче урыннарда, гадәттәгечә, шул бер үк төбәкләр. Иң куанычлысы, Татарстан алдынгы урыннарны югалтмый.

Россиянең кайсы җирендә иң югары һәм иң түбән яшәү дәрәҗәсе теркәлгән соң? Билгеле инде, беренчелекне, башка шундый рейтинглардагы кебек үк, илнең ике башкаласы – Мәскәү һәм Петербург яулаган. Өченче урында исә – Мәскәү өлкәсе. Аның артыннан ук Татарстан тора. Республикадан соң урынны Ханты-Манси округы алган. Беренче бишлектән соң Төмән өлкәсе, Краснодар крае, Белгород, Воронеж һәм Түбән Новгород өлкәләре урнашкан.

Белгечләр фикеренчә, Татарстанның әлеге рейтингтагы шактый югары урыны республикада файдалы казылмалар, аерым алганда, нефть табылу белән генә аңлатылмый. Безгә нефтьне күбрәк чыгара торган Ханты-Манси округы һәм Төмән өлкәсен узырга республика икътисадында нефть химиясе һәм машина төзү өлкәләренең югары үсеш алуы булышкан.

Рейтингның аутсайдерларына килгәндә, соңгы өч урында Ингушетия, Тыва һәм Калмыкия республикалары урнашкан. Әлеге төбәкләрнең бюджетларында җирле керемнәрнең күләме нибары 16-25 процент кына тәшкил итә, ди белгечләр. Җитмәсә, биредә дәүләт чиновниклары саны да башка төбәкләр белән чагыштырганда артыграк икән.

Гүзәл КАМАЛОВА

Комментариев нет: