Русия думасының мәгариф комитетында "Мәгариф турындагы"
яңа канун өлгесенә үзгәрешләр, өстәмәләр кертү төгәлләнде.
Татарстанның, милли телләрне укытуны республикалар үзләре, мәктәпләрнең
язмышын авыл җыеннары хәл итәргә тиеш, дигән һәм тагын берничә тәкъдиме
бу канун өлгесендә урын алган.
Декабрьнең 11-ендә
Русия Думасы депутатлары илнең "Мәгариф турындагы" канунын икенче
укылышта карарга тиеш иде. Әмма ул каралмады. Думаның мәгариф комитеты бу
канунга хөкүмәтнең һәм президент хакимияте хокук идарәсенең бәяләмәләрен алырга
өлгермәгән. Әлеге канун яңа елга кадәр каралыр дип көтелә.
7 декабрь көнне Русия
Думасының мәгариф комитетында әлеге канун өлгесенә төзәтмәләр һәм өстәмәләр
кертү төгәлләнгән иде. Билгеле булганча, документка барлыгы 1600-дән артык
төзәтмә килгән. Татарстан да Дәүләт шурасында раслап 17 төзәтмә җибәрде.
Татарстан Дәүләт шурасының Мәгариф, фән, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты
рәисе Разил Вәлиев сүзләренчә, Татарстан тәкъдимнәренең бер өлешен яңа канунга
алганнар, әмма милли мәгариф өчен әһәмияткә ия булганнары арасында керми
калганнары да бар.
– Моңа кадәр без
Татарстан кануннары нигезендә татар телен һәм рус телен бер күләмдә укыта идек.
Бу хакта Татарстанның мәгариф турындагы һәм телләр турындагы канунында да
язылган. Әмма Русиянең яңа мәгариф кануны өлгесендә (проектында) безгә мондый
мөмкинлек бирелми иде. Моңа кадәр эшләп килгән Русиянең мәгариф канунының
алтынчы маддәсендә, милли республикаларда дәүләт телләре шул республиканың
кануннары нигезендә гамәлгә ашырыла, дигән юллар бар иде. Яңа проектта бу
төшереп калдырылды. Бу яңа канун шушы килеш кабул ителгән булса, киләчәктә
Татарстан үзендә татар телен һәм әдәбиятын укытуга кагылышлы кануннарны чыгара
алмаячак иде. Без моның белән ризалашмыйча, үзебезнең төзәтмәне җибәрдек.
Куанычка дип әйтимме, бу төзәтмә, сүзгә-сүз булмаса да, яңа канун өлгесенә
кергән, эчтәлеге шулай калган.
– Татарстан милли телләрне укыту турында нинди төзәтмә
тәкъдим иткән иде?
Комментариев нет:
Отправить комментарий