вторник, 11 декабря 2012 г.

Конгресс корылтаеннан мизгелләр…


Ринат Закиров шатлана
Ринат Закиров шатлана
 Менә ул  Корылтай башланып китте. Үткән 5 елда Конгресс тарафыннан нинди эшләр башкарылганы турында Ринат Закиров сүз тотты. Уфа татарлары күптән инде бу чиновник урнына башка кешене күрергә тели. Ул кеше булдыклырак та, республика җитәкчеләреннэн бәйсезрәктә; һәм, усал булса булсын, әммә гадел булырга да тиеш иде. Татар дөньясында андыйлар җитәрлек, билгеле. Менэ куптән түгел «Звезда Поволжья»да андый «тавыш» ишетелеп тә куйды — Госдума депутаты, «Аттилладан президентка кадәр» дигән китап авторы Фатих Сибәгатуллин ул. Һәм аның үзен татарны күрә алмаучы Рэис Сөләйманов туктаусыз «чукый». Бу факт үзе генә дә ни тора?!… Минемчә, Сибәгатуллин эфәнде бу «йөкне» тартырга иң кулай булыр иде, тик президент якыннары икенче уйда курәсең. Бәлки аның бәйсез татар рухлы булуы куркыткандыр чиновникларны. Һәм алар Уфа ягы татарының күптән ваз кичкән (өметен өзгән) Закировта тукталганнар. Хәерле булсын.
Ә Закировның шатлыгы йөзенә чыккан иде, әллә кайлардан күренеп тора. Аның бу хәләте корылтайны хуҗаларча алып баруында да күренэ иде. Сибәгатовны исә хәттә Идарә кешеләре арасына да кертмәгәннәр…
 Чыгыш ясаучылар ифрат күп. Ә ясарга теләк белдеручеләр шул тиклем, барысына да сүз биргәндә, тулы атна да җитмәс кебек…
 Менә сүз татардан булган бөек генерал Мәхмут Гэрәевка бирелә. Ул, үз эшчәнлеге белән дә безне гел шатландырып торган батырыбыз, чыгышында Башкортстаннан килгән ике чиновник-ханымнар шикелле буш сүз белән юатмады, ә сүзенең башыннан азагына кадәрле «эш» турында сөйләде. Конгрессның эшчәнлеген җанландырып, аның аша татарны яхшы оештырып, аның телен һәм үзен саклап калу гына түгел, ә аның эшчәнлеген киләчәк үрләр яулауга юнәлдерергә… Тарих турында, татар тарихының дөрес булмавы турында, халыкларыбыз белән бергәләп дус яшэу турында, соңгы сугышта коточкыч фашизмны җиңэ алуыбыз турында… «Без сугыш салдатлары, сезгә бер-берегезне анлап, бер-берегезгә булышып яшәргә васыять итеп калдырабыз», — диде ул чыгышының азагында. Бу васыять Русия халыкларына, һәм беренче чиратта, урыс һәм татар халыкларына кагыла иде, минемчэ…
 Менэ сүз мөфтиләр шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдингә бирелә. Ул башта озын-озак итеп республика житәкчелеген мактады. Аннары, яшьләрне адашудан коткару — аларны мәчеткә йөртү, дигән тезис үткәрде. «Дини мирасыбыз халыкка кире кайтырга тиеш», — диде. Илдә исламофобия һәм ксенофобия чәчәк ата. Авыр хәлебезне үзгәртергә керешсәк, Алла да безгә булышыр… Зур авырлык килгәндә хәттә Сталин да дингә таянырга мэҗбур булган бит…
 Менә чыгыш мөнбәрендә Уфа татарына ярыйсы билгеле кеше Роберт Нигъмәтуллин. Ул бүген Руссиянең «Институт Океонологии» -ен җитәкли. Аны да, зур һәм купкырлы талант иясен, татар язмышы кызыксындыра һәм борчый. Аныңча, киләчәктә нәкүп тел белән файдаланучылар баш чирләреннән азат булып, талантын нык ачып, зур эшләр башкарырлык булып җитешәләр икән…
 Наил Рәхмәтуллин, Роберт Нигъмәтуллин фикерен җөпләп, балалар төрле телдә укырга (һәм китап та…) тиеш, ЕГЭ-не дә алар татар һәм урыс телләрендә якларга тиеш, дип ачыш ясады…
 Сәхнәдә билгеле җитештерүче, Сарытау татарлары җитәкчесе Камил Әбләзев. Әйтергә кирәк, ул съезд алдыннанрак кына ике томнан торган зур тарихи китап чыгарды. Һәм Татарстан фәннәр академиясен кискен тәнкыйть утына тотты: имеш, ул булгаризм алдауында адашып йори… Татарның чын тарихын хаман дөньяга чыгара алмый…
 Сәхнәдә татар яшьләреннән Тәбриз Яруллин. Ул виртуаль «Татар иле» турында сөйли. Татарның бу яктан ярыйсы артта калганы турында… Менә-менә шушы «Татар иле» ишекләрен ачса, имеш, безгә чәчкәле, хуш исле матур бакчалар ачылачак… Минемчә, эле дә рәсми сайтлар җитэрлек, тик «Татар, уян» югарылыгындагы сайтлар гына юк. Ә бездәгесен рәсми Казан күрми дә, белми… Минемчә, хәттә Тәбриз узе дә белми аны. Алай гына да түгел, Татарстан рәсмиләрендә блогерлар белән абсолютно бәйләнеш барлыгы сизелми. Менә, мәсәлән, мин үзем, аларга карата нинди генә тәнкыйть утлары яудырмыйм, бер генә сүзләрен дә ишеткәнем юк. Бу нәрсәне белдерә?!… Чиновниклар, картайган пенсионерлар сыман, интернет белән дуслаша алмый. Әйтик, әгәр пенсионер моны эшләсә дә, эшләмәсә дә ярый булса, чиновник бит моны эшләргә тиеш…
 Мөнбәрдә Рафыйк Мөхәммәтшин. Ул ислам университеты профессоры һәм житәкчесе. Аныңча милләтебезне саклап калу һәм үстерү безгә авырга киләчәк. Бу юлның нигезе булып, беренчесе — гаилә, икенчесе — мәчет-мәхәллә, һәм өченчесе милли җитертеручелэр (буржуазия) торырга тиеш… http://kaderle.ru/ 

Кадерле Имаметдинов. 11 декабрь, 2012 ел.
Теги: ,

Комментариев нет: