Британиянең
Казан Универсиадасына спортчылар җибәрмәвен Вил Мирзаянов хокук
бозуларга протест йөзеннән бойкотка чакырулар нәтиҗәсе, дип исәпли.
Британиянең спорт
эшләре идарәсе UK Athletics-ның (UKA) бу җәйдә Казанда үтәчәк җәйге
Универсиадага Британия студентлары такымын җибәрмәү карары бер төркем
студентларда ризасызлык уятты һәм теләгән студентларга бәйгедә катнашу
мөмкинлеге бирүне сораучы петициягә имза җыю башлады.
Британия такымы 2011 елда Кытайда үткән Универсиадада уңышлы чыгыш ясаган булса да, спортчы студентларын Казанга җибәрүдән баш тартты. UKA моны студентларның быел 18 яшькә кадәргеләрнең дөнья беренчелегендә, 20 яшькә кадәргеләрнең Европа беренчелегендә һәм 23 яшькә кадәргеләрнең Европа беренчелегендә катнашуы сәбәпле Казанга бара алмавын аңлата.
Бат университеты спортчыларының элекке капитаны, хәзерге Кардифф университеты студенты Крис Уэйкфорд инде 23 яшьне узу сәбәпле UKA сайлаган ярышларда катнаша алмый һәм шуңа күрә өлкәнрәк студентларга Казанда үтәчәк бәйгедә көч сынашу мөмкинлеге бирүне сорый. Казан Универсиадасын яклаучылар хәтта Twitter аша аралашып Уэйкфордка иярде һәм UKAны үз карарын үзгәртергә чакыручы петициягә имза да җыя башлады. UKAны үз карарын үзгәртергә чакыручы бу петициягә инде 400-ләп имза җыелган да.
Татар милли хәрәкәтенең Кушма Штатларда яшәүче вәкиле, Русия хакимиятләренең кеше хокукларын бозуларына ризасызлык йөзеннән Казан универсиадасына бойкот игълан итәргә чакырган Вил Мирзаянов Азатлык радиосы белән әңгәмәдә Британиянең бу карарын үзе юллаган мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсе дип исәпләвен белдерде:
– Былтыр Казанда, Татарстанда хөкүмәт тарафыннан халыкка каршы террор оештырып аларны эзәрлекләү башлангач йөрәгем түзмәде, Франция, Британия, Германия, Испания, АКШның студент оешмаларына, Дөнья студент оешмаларына шушы хәлләрне белдереп һәм Казандагы ярышларда катнашмаска чакырып унлап хат җибәрдем. Әлбәттә, алар җавап бирмәделәр. Әмма Британия такымының Казанда уйнамаячагын мин шушы хатларым белән бәйлим. Башка сәбәп турында мин матбугатта берни дә күрмәдем.
Әле менә яңадан АКШ хөкүмәтенә, конгрессменнарга һәрберсенә аерым рәвештә хатлар җибәрә башладым. Чөнки АКШның Әсир милләтләр турындагы кануны нигезендә июль аенда әсирлектәге милләтләр атналыгы үткәрелә. Мин, бу бит АКШ тарафыннан икейөзлелелек булачак, дип ассызыкладым. Бер яктан без Идел-Уралда яшәүче татар халкына бәйсезлеккә ирешергә ярдәм итәргә вәгъдә бирәбез, икенче яктан вәхши Путинның диктатура режимы пропаганда машинасына ярдәм итеп үзебездәге салым түләүчеләр хакына анда студентлар такымын җибәрәбез. Бу дөрес нәрсә түгел, моны һичшиксез туктатырга кирәк, дип мөрәҗәгать иттем. Британиядән соң хәзер чиратта АКШ тора, дип исәплим. Әгәр АКШ та бу адымга барса, бу Көнбатыштагы барлык илләргә дә ишарә булачак.
Милли мәҗлес хөкүмәтенең чит илдәге башлыгы буларак минем канун чыгаручыларга мөрәҗәгать итәргә хокукым бар дип исәпләп язам. Мин авылда өлкәннәрнең кар өстенә чүпрәк җәеп намаз укуларын күреп үскән идем. Халыкны шулай бигрәк рәнҗетүләре йөрәгемдә калган. Әле дә Казан мәчетләренә хөкүмәт тарафыннан һөҗүм баруына түзеп тора алмыйча язам ул мөрәҗәгатьләрне.
– Вил әфәнде, Британия студентларын Казан универсиадасына җибәрмәү – мөрәҗәгатьләр нәтиҗәсе, дидегез. Әмма алар аны башкача, студентларның башка ярышларда катнашуы белән аңлата бит.
Анысы инде дипломатия генә. Дипломатия тактикалары җитәрлек. Анысы инде икенче эш. Ничек аңлатсаң да була. Әмма аның төп сәбәбен һәрбер кеше аңлап тора бит. Мондый зур адымны андый вак нәрсә белән аңлатуга кешеләр ышанып бетми.
– АКШ үз студентларын Казан Универсиадасына җибәрмәс, дип чыннан да өметләнәсезме? Соңгы вакытта Магнитский кануны һәм АКШ ватандашларына ятим балаларны асрамага бирүне тыючы канун һәм башка сәбәпләрдән болай да АКШ һәм Русия мөнәсәбәтләре шактый киеренкеләште бит.
Бу нәрсәләрне мин конгрессменнарга язган хатыма да керттем. Шул ук вакытта Путинның Магнитский кануны чыгарган Америкага үчне Русиядәге ятим балалардан алуы турында да яздым. Шул ук вакытта студентларның ул ярышларга баруы әле дә булса әсирлектә торган татар халкына ярдәм итәсе урынга аннан көлү булачак, дип ассызыкладым.

Комментариев нет:
Отправить комментарий