понедельник, 14 января 2013 г.

МИН - ТАТАР!



ТАТАР ДИГӘН ДАНЛЫ МИЛЛӘТТӘН МИН,
ТУГАН ИЛЕМ, ТОРГАН ҖИРЕМ БАР!
БУЫННАРГА ҖИТӘР МОҢНАРЫМ БАР,
ГОРУРЛАНЫП ӘЙТӘМ: МИН - ТАТАР!
ҖИР ШАРЫНЫҢ БАРЛЫК НОКТАСЫНДА,
КАЙА БАРМА - БЕЗНЕҢ ТАТАР БАР!
МӘЙДАН ГӨРЛИ ТАТАР БУЛГАН ҖИРДӘ,
ДУЛКЫНЛАНЫП ӘЙТӘМ: МИН - ТАТАР!
ТУКАЙ, ҖӘЛИЛ, АЛИШ ИЛҺАМ АЛГАН,
ТУГАН ТЕЛЕМ - ТАТАР ТЕЛЕМ БАР!

ГАСЫРЛАРГА ИШЕТЕРЛЕК ИТЕП,
КҮКРӘК СУГЫП ӘЙТӘМ: МИН - ТАТАР!
КАЗАН ХАНЛЫГЫНА ҺӘМ БОЛГАРГА,
ИЛТӘ ТОРГАН НӘСЕЛ ҖЕБЕМ БАР!
ХӘНИЯЛӘР, САЛАВАТЛАР СЫМАН
ҖЫРЛЫЙ-ҖЫРЛЫЙ ӘЙТӘМ: МИН - ТАТАР!
БАБАМНАРДАН КАЛГАН ИМАНЫМ БАР.
ИЛҺАМЛАНЫП АТЛАР ЮЛЛАРЫМ БАР.

ХОДАЕМНАН ЯРДӘМ СОРЫЙ-СОРЫЙ,
ЙОЛДЫЗЛАРГА ДӘШӘМ: МИН - ТАТАР!
ИЛЕМ ӨЧЕН, ГАЗИЗ ХАЛКЫМ ӨЧЕН
ЯРСЫП ТИБӘР КАЙНАР ЙӨРӘК БАР.
МӘҢГЕЛЕККӘ ҖУЕЛМАСЛЫК ИТЕП,
АК КӘГАЗГӘ ЯЗАМ: МИН - ТАТАР!
Автор: Ирек Габдрахманов.
http://vk.com/tatar_bozqurd

Комментариев нет: