вторник, 1 января 2013 г.

Бәрдыев калды, Исхаков кайтты


Корбан Бәрдыев Казанда баш тренер булып калачак. Аның бу вазыйфадан колак кагасын көткән җәмәгатьчелек исә бөтенләй көтелмәгән хәбәргә ия булды.

Билгеле булганча, соңгы ике-өч айда республиканың гына түгел, хәтта ки Россиянең футбол җәмәгатьчелеге “Рубин” һәм аның баш тренеры Корбан Бәрдыевны “чәйнәргә” мәҗбүр булды. Ошбу теманың барлыкка килүендә, минемчә, бер генә сәбәп ар иде: команда җитәкчелеге теге яки бу имеш-мимешкә вакытында реакция белдерә алмады. Ә соңгы бер-ике атнада исә Бәрдыев кинәт кенә ачылды, ләкин аңа шунда ук оппонентлары җавап бирде (клубның элекке президенты Дмитрий Самаренкинның зур күләмдәге әңгәмәсен күз алдында тотам). Хәер, ахыргы сүзне барыбер попечительләр советы һәм аның җитәкчесе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әйтергә тиеш иде.
 
28 декабрь көнне “Рубин”да бер төркем журналистларны җыйдылар. Гадәти генә чәй мәҗлесе дип аталган чарада кинәт кенә Корбан Бәрдыевның килеп чыгуы күпләрне гаҗәпләндерде. Әйтергә кирәк, Яңа елны каршы алуга багышланган мәҗлес матәм чарасын хәтерләтте быел. Шунда ук фаразлар да туды: Бәрдыев үзе хушлаша, ә якын-тирә аның баш тренер булып каласына ышанмый. Тагын шунысы гаҗәп, матбугат үзәге күп кенә каләм әһелләренә баш тренерга сорауларны бирүне ялынып йөрсә дә, андыйлар берничә генә булды. Сорауларга җавап биргәндә Бәрдыев янә Самаренкинга оппонентлык итте. Бер җөмләсе истә калды: Самаренкинның әлеге әңгәмәсендә бөтенесе дә әйтелмәгән. Димәк, һәр ике якта да әйтелмәгән серләр әле күп булган һәм аларның күпме булганын бер Ходай гына белә. Ярый әле вакытында попечительләр советы утырышы булды дип әйтергә генә кала.
 
Ошбу утырыш та серле иде, чөнки ул ике көнгә сузылды. Ни генә булса да, Бәрдыев Президентны һәм башка әгъзаларны үзенең “Рубин”да калырга хаклы икәнен раслаган кебек килеп чыкты. Чөнки соңыннан Корбан Бәрдыевның Казанда тагын 2,5 ел эшләячәге билгеле булды. Андый мөмкинлекне инкарь итмәсәк тә, заманында үзе үк бүгенге “Рубин”ның төп оештыручысы булган элекке Казан мэры, “Рубин”ның экс-президенты Камил Исхаковның вице-президент булып билгеләнәчәген беркем дә фаразламаган иде, бугай. Шул рәвешле, Бәрдыевның үзеннән әлеге вазифа алынган һәм ул бары тик нәтиҗә өчен генә җавап бирәчәк. Интернетта гапләшүче халык хәзер инде “Рубин”га күптән түгел төрмәдән азат ителгән Рөстәм Саймановның да кайтуын фаразлый...
 
Радик САБИРОВ

Комментариев нет: