суббота, 5 января 2013 г.

Чит җирдә мин үз кеше!


1 («Халыкара яшьләр берлеге»нең XV корылтаенда туган фикерләр)
Бу мәкаләмне Төркиянең Истанбул шәһәреннән язам. Кунакханәнең тәрәзәсе артында ишеп-ишеп кар ява, пальмаларга ап-ак кар яткан. Алай да урамда суык түгел, –1 градус чамасы гына. Шәһәр юлларындагы тоткарлыкларны Казанныкы белән чагыштырып булмый – монда мәхшәр, кешеләр төнлә генә өйләренә кайтып җитә. Якынча 15 млн кеше яшәүче һәм җир йөзендәге иң зур шәһәрләрнең берсе булган Истанбулда метробус, трамвайларга чират торып утыралар, җәмәгать транспорты тәүлек дәвамында туктамыйча йөри. Һәркем каядыр ашыга, чаба… Ә мин менә бик моңсу төстә мәкаләмне язарга утырдым. Газетаны басарга тапшырыр алдыннан гына Казанга кайтып җитәчәкмен, шуңа күрә язманы тизрәк әзерләп куярга кирәк. Ә бит кайтасы килми! Бөтенләй чит-ят җир, бөтенләй башка мохит булса да шушында каласы килә.
Казанга укырга килгәч һәр атна ашкынып авылга кайтуларым, әле дә форсат туган саен шул якка каеруым онытылды. Нигә шулай соң? Бу хакта берничә көн уйлангач нәтиҗә ясыйм: мин монда үземне чит кеше итеп түгел, ә үз кеше итеп хис итәм. Кая гына барсаң да, кешеләр бер-берсенә туган кебек – һәркем бары тик бер телдә генә сөйләшә. (Төрекчә татарчага бик якын булгач, авылымда иркенләп сөйләшкән кебек.) Юкса арада урысы да, үзбәге дә, тадҗигы да, әрмәне дә, башкалары да бихисап. Бөтенләй чит-ят кешеләр урамнан елмаеп атлавыңны күреп, хәерле иртә тели, килеп таныша яки берәр комплимент әйтеп уза… Кәеф тагын да күтәрелә. Олылар белән күрешкәндә, яшьләр аягүрә басып, аларның кулларына маңгайларын тиереп, алар алдында баш ия… Монда кешеләрнең бер-берсенә карата хөрмәт, ихтирам белән каравы – табигый хәл. Ә Казанда… Иртә баштан елмаеп исәнләшү түгел, автобуста барганда акырып-бакырып таламасалар, аягыңны изеп бетермәсәләр дә рәхмәт әйтерсең. Казанда кибеткә керсәм дә сатучы белән нинди телдә сөйләшәсе икәнен чамалау өчен, күкрәк турысына тагылган бэйджигыннан исем-фамилиясен карарга бурычлымын. Әнә, бервакыт почтада урыс апасына ялгыш татарча эндәшкәнмен. «А теперь переведи все, что сказала, вся очередь тебя ждет», – дип бер генә акаеп акырды. «Бездә ике дәүләт теле», – диюем өчен, чираттагы урыслар да «шовинистка» дип бакырырга кереште. Әйе, Казанда мин чит кеше! Яулык ябып мәчеткә керсәң, шул арада ваһһабчыга әвереләсең (җәй көне массалы төстә төрмәгә утыртулардан соң күпме кеше мәчеткә йөрми башлады бит), автобуста кычкырып татарча сөйләшеп барсаң, йә син «чаплашка», йә «колхозница». Хәтта урысларның хатынын шулай мыскыл итүен берәү видеога да төшереп интернетка салган иде. Шул ук вакытта Рәис Сөләйманов ише адәмнәр татарлар урысларны рәнҗетә дип мәкаләләр язып ике милләт арасына коткы тарата. И, Аллам, болай дәвам итсә кая барып чыгарбыз?!
САЙЛАНГАННАР
Истанбулдагы кардан башлап, милләткә кереп китте бу дип гаҗәпләнәсездер. Бирегә килүемнең бер сәбәбе дә нәкъ менә милли проблемаларга бәйле иде. Истанбулда «Халыкара төрки яшьләр берлеге»нең XV корылтае узды. Менә шушы Корылтайда җир шарының төрле почмагыннан килгән төрки халыклар үз җирендәге проблемалары белән уртаклаша, аларны чишү юлларын эзли, башкаларга үзләрендәге чынбарлыкны күрсәтергә тели. Матбугат чараларында (бигрәк тә дәүләтнекендә) бөтен җир гөлчәчәккә генә уралып яшәсә, шушындый бәйсез чараларда иллюзияләр таралып, дөреслек калкып чыга. Ә без, журналистлар, шунда күргәннәрне сезгә түкми-чәчми җиткерергә тиеш булабыз. Әлбәттә инде, анда ишеткән-күргәннәрне җитәкчелек цензурасы тоткарлап калмаса… Бәлки, нәкъ менә шуңа күрә журналистларны бирегә җентекләп сайлап чакырганнардыр да.

Истанбулда узачак шушы чарага Татарстаннан «Азатлык» татар яшьләре берлеге әгъзалары һәм бары тик «Безнең гәҗит» газетасы журналисты гына чакырулы иде. Күреп торасыз, безнең делегациядә бары тик бәйсез кешеләр тупланган. «Азатлык» татар яшьләре берлеге даими рәвештә милли, сәяси темага пикет-митинглар уздыруы, төрле чараларда актив чыгыш ясаулары, үз фикерләрен кычкырып әйтергә курыкмаулары белән аерылып тора. «Безнең гәҗит» тә, соңгы вакытта, торган саен ешрак халыкара мәйданга чыга башлады. Әлегә безне чыгаралар… http://beznen.ru/basma/2012-26-basma/chit-cirde-min-uz-keshe/

Комментариев нет: