6 февральдә Каюм Насыйриның Казандагы музеенда “Хәзерге чорда
уку-укыту процессында һәм музей мәйданында Каюм Насыйри иҗаты” дигән
темага түгәрәк өстәл утырышы була.
Түгәрәк өстәл утырышында Каюм Насыйри иҗатына багышланган кандидатлык диссертацияләре яклаган яшь галимнәр, 2011 һәм 2012 елларда К.Насыйри премиясе лауреатлары чыгыш ясаячак. Очрашуга аспирантлар, төрле югары уку йортларында татар теле өйрәнүче студентлар да чакырылган, ди чараны оештыручылар. Шулай ук утырышка Казанның методик оешмаларыннан да вәкилләр киләчәк.
Мәгълүм булганча, 2012 елда Каюм Насыйри музее ун еллыгын билгеләп узган иде. Татарның олуг мәгърифәтчесе исемен йөртүче музей фондында басма һәм кулъязма чыганаклар, хатлар, XIX гасырның икенче яртысына караган мәдрәсә дәреслекләре, мәгърифәтченең мемориаль экспонатлары саклана. Биредә шулай ук Насыйри кулы белән күчерелгән мантыйк (логика) китабы, сәгать-хронометр, галимнең таянып йөргән таягы, сандыгы, Иске татар бистәсендә яшәгәннәрнең шәхси архивлары да урын алган. Хәзерге вакытта музей татарның бөек мәгърифәтчесенең мирасын пропагандалауда уңышлы һәм нәтиҗәле эшләр башкара. Моннан тыш биредә декоратив-гамәли күргәзмәләр дә оештырыла.
Үзенең мәдәни, белем бирү эшчәнлеге аркылы Каюм Насыйри Музее әкренләп галимнең тормыш юлын, мирасын популярлаштыру үзәгенә әйләнә бара. Музейга мәктәп балалары, студентлар, Казанда яшәүчеләр һәм илнең төрле төбәкләреннән, чит илләрдән кунаклар да бик кызыксынып килә.
Мәгърифәтче Каюм Насыйри музеенда кунаклар татар мәдәнияте, татар тел белеменең килеп чыгышы турында аңлаешлы телдә фәнни мәгълүмат ала. Музей бинасы үзе үк бер кызыклы экспонат булып тора. Бакчалы татар йортына килеп кергәч, XIX гасыр татар шәһәр кешесенең яшәү мохите белән дә танышу мөмкинлеге туа. Каюм Насыйриның күпкырлы эшчәнлеген тулысынча тасвирлап, музейханә татар мәдәнияте тарихының күркәм сәхифәләрен ачып бирергә сәләтле. Үз халкын, туган ягын, илен яраткан һәм татар мәдәниятенең чәчәк атуы өчен тырышып эшләгән искиткеч кешенең тормышы һәм иҗаты турында халыкка җиткерә. Бу - музей эшчәнлегенең төп бурычы булып тора.
2015 елда Каюм Насыйриның 190 еллыгы билгеләп үтеләчәк. “Хәзерге чорда уку-укыту процессында һәм музей мәйданында Каюм Насыйри иҗаты” дигән чарадан соң мәгърифәтче һәм галимнең иҗатын пропагандалау уңаеннан нинди проектлар уздырылачагы да планлаштырылачак.
Түгәрәк өстәл утырышыннан соң Руслан Габитов җитәкчелегендәге «Риваять» этник фольклор ансамбле чыгыш ясаячак, «Иске Татар бистәсендә чәй мәҗлесе» дигән темага интерактив музей чарасы узачак.
фото www.museum.ru сайтыннан
Комментариев нет:
Отправить комментарий