Узган елның 7 августында Рөстәм Миңнеханов Education
First ширкәте җитәкчелеге белән очрашып интернетта татар телен өйрәтү
проекты турында сөйләшкән иде. Дөньяга билгеле бу ширкәт татар сөйләм
теленә өйрәтүнең заманча ысулларын тәкъдим итте. Бу эш Татарстанның
Мәгариф һәм фән министрлыгына йөкләнде. Проект дәүләт акчасына
башкарыла.
“Ана теле” әлегә сынау этабын уза. Интернетта инде анда
теркәлеп телне үзләштерә башлаучылар да бар. Уңай кайтавазлар инде
ишетелә. Элекке министр Альберт Гыйлметдинов башлаган эшне Энгел
Фәттаховка дәвам итәргә туры килде. Министрлыкның милли мәгариф һәм чит
төбәкләр белән элемтә бүлеге башлыгы Раиф Зиннәтуллин “узган елның
сентябрендә башланган эш бер көнгә дә тоткарланмады, җәйгә тулысы белән
тәмамланып, эшли башлаячак” дип белдерә.
– Раиф әфәнде, тест рәвешендә эшләүче “Ана теле” проектының нинди өлеше башкарылып бетте? http://matbugat.ru/news/?id=7234
Комментариев нет:
Отправить комментарий