суббота, 19 января 2013 г.

Яңа стадионга нинди исем бирәбез?

Яңа стадион макеты
Татарстанның матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр "Татмедиа" агентлыгы Казанда төзеләчәк яңа стадионга исем бәйгесе игълан итте.

45 мең кеше сыйдырышлы бу стадионда быел июль аенда Универсиаданы ачу һәм ябу тантаналарын, 2018 елда футбол дөнья беренчелеге уеннарын үткәрү күздә тотыла.
Бәйге ике өлештән торачак. Беренче турда – 18-24 гыйнвар көннәрендә – һәркем махсус сәхифәдә йә pr@tatar-inform.ru адресына үзенең тәкъдимен җибәрә ала.
Икенче турда – 25-30 гыйнвар көннәрендә – тәкъдим ителгән исемнәргә tatar-inform.ru сәхифәсендә ачык тавыш бирү үткәреләчәк.
Бу тавыш бирү нәтиҗәләрен көтеп тормыйча без Азатлык сәхифәсендә сораштыру оештырырга булдык.
Казанның яңа стадионына нинди исем бирәбез? Тәкъдимнәрегезне безнең форумда йә электрон адреска җибәрә аласыз.
Киләчәктә бу стадионда Казанның “Рубин” такымы уйнар дип көтелә. Шуны искә алып аны төзелә башлаганчы ук “Рубин-арена” дип атый башлаганнар иде.
Без исә бу спорт мәйданын татарча, ничек бар, шулай – “Мәйдан” дип атарга тәкъдим итәбез. Сездә нинди тәкъдимнәр бар? Рәхим итеп безгә җибәрегез. Без аларны сораштыруга өсти барырбыз.

Комментариев нет: