воскресенье, 13 января 2013 г.

Мәскәү йөрешендә катнашучылар Думаның таратылуын таләп итте

13 гыйнварда Мәскәүдә "хәсисләр канунын" көчтән чыгарырга, аны кабул иткән Думаны таратырга таләп иткән йөрештә дистәләрчә мең кеше катнашты. Азатлык бу чарадан туры трансляция тәкъдим итте. 

Оештыручылар белдерүенчә, "Хәсисләр каршы йөреш" дип аталган бу чарада кимендә 50 мең кеше катнашкан. Бу хакта “Сул фронт” координаторы Сергей Удальцов “Твиттер”да язды. Илья Яшин исә “Трубная мәйданыннан Страстной бульварына кадәр халык тулган. Шиксез, без 50 меңнән артык”, дип хәбәр итте.

Социаль челтәрләрдә шулай ук “моңа кадәр булган чараларга караганда кеше күбрәк чыкты” дип язучылар булды.

​​Чарада оппозиция лидерлары Борис Немцов һәм Владимир Рыжков та катнашты. Урам йөрешендә катнашучылар “Оят!” дигән шигарләр әйтеп, Русия думасын таратуны таләп итте.

Әлеге йөрешкә 600гә якын шигар (плакат) әзерләнгән. Анда “Хәсисләр кануны”н әзерләү һәм кабул итүдә катнашкан депутатлар, сенаторлар, президентның кеше хокуклары шурасы вәкилләренең рәсемнәре ясалган. Аларны соңан махсус әзерләнгән чүп савытларына ташладылар.

Йөрештә катнашучылар
​​
Узган елның 19 декабрендә Русиянең дәүләт думасы Русиянең ятим балаларын АКШ ватандашларына асрамага бирүне тыйган канун кабул итте. Кушма Штатларның “Магнитский исемлегенә” җавап буларак кабул ителгән бу канунны Федерация шурасы раслады һәм президент Путин имзалады.

Социаль челтәрләрдә бу канунга “хәсисләр кануны” ("закон подлецов") дигән исем бирелде. Русиянең хокук яклаучылары, сәясәтчеләр, җәмәгать вәкилләре, гади кешеләр бу канунны кабул итмәскә таләп итеп Русия президентына һәм депутатларга  мөрәҗәгать белән чыккан иде. Анда әйтелгәнчә, "бу канун кабул ителсә, Русиядәге ятимнәр гаиләле булудан мәхрүм калачак, балалар ике ил арасындагы низаг корбаны булырга тиеш түгел". Әлеге мөрәҗәгатьне интернетта бүгенгә 77 меңнән артык кеше имзалаган.
Йөрештә катнашучылар http://www.azatliq.org/content/article/24822470.html
​​​

Комментариев нет: