четверг, 10 января 2013 г.

Хиҗаб кияргәме-юкмы?


Мәктәпкә хиҗабтан йөрү дөресме-түгелме? Бүгенге көндә әлеге сорау хакында Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләрендә актив фикер алышулар бара. Интернетта, Демократор.ру электрон референдумнар сайтында бу уңайдан имза җыялар. Татарстанлылар да актив рәвештә тавыш бирә – кайсылары моны яклый, икенчеләре, киресенчә, каршы чыга.

Барысы да 2012 елның октябрендә Ставрополь краеның Кара-Түбә бистәсе мәктәбендә килеп чыккан аңлашылмаучылыктан башланган: директор биш мөселман кызына дәресләргә хиҗаб киеп йөрүне тыйган. Кызларның әти-әниләре моны үз хокукларын бозу дип тапкан һәм башта мөфтияткә, аннары прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Әмма күзәтчелек органында тыюны нигезле һәм законга туры килә дип тапканнар. Тиздән край хөкүмәте мәктәп укучыларының тышкы кыяфәте һәм киемнәре турында карар чыгарган, мөселман кызларына мәктәпкә хиҗабтан йөрүне тыйган (документ 20 декабрьдә үз көченә кергән).

Әлеге хәл гаммәви мәгълүмат чараларында киң яктыртылды һәм декабрь аенда уздырылган матбугат конференциясендә президент Владимир Путинга шул темага сорау да бирделәр. Аңа биргән җавабында, президент мәктәпләрдә хиҗаб киюгә каршы чыкты: “Ислам дөньясындагы абруйлы кешеләр моны эшләргә кирәкми дигән фикердә тора (уку йортларында хиҗаб кимәскә). Ә без үзебез өчен ят булган гореф-гадәтләрне кертергә тиешме? Ни өчен?”.

Путинның мондый белдерүе Россия мөселманнарының бер өлешендә канәгатьсезлек хисләре уятты. Декабрь азагында Самарада яшәүче өч бала анасы Әлфия Кәримова Россия президенты исеменә петиция яза (мөрәҗәгатьнең тексты “Демократор-ру” сайтында урнаштырылган). Күп балалы ана “уку йортлары директорлары һәм башка җитәкчеләр, хәтта ил президенты да укучы кызларга мәктәпкә яулыктан йөрүне тыя алмый” дип яза, чөнки бу илнең һәр гражданинына вөҗдан иреге һәм белем алуны гарантияләүче РФ Конституциясенә каршы килә. Шулай ук Әлфия Кәримова билгеләп үткәнчә, “яулык укырга һәм фәнне үзләштерергә комачауламый, димәк, белем алуда да киртә булырга тиеш түгел”. Ахырда Кәримова Владимир Путиннан “әлеге проблемага мөнәсәбәтен яңадан карап, РФ гражданнары – мөселманнарның хокукларын яклавын” сорый.

Хат җәмәгатьчелектә киң яңгыраш тапты. Хәзерге вакытта “Демократор.ру” сайтында имза җыю дәвам итә, анда “Россия мәктәпләрендә хиҗаб киюне” яклап яки каршы тавыш бирергә була. Бу материалны әзерләгән вакытта Кәримованы нибары 2213 кулланучы яклап чыккан иде. Ә 3374 кеше мәктәпләрдә хиҗаб киюгә каршы чыккан.

Шул ук вакытта Ставрополь краендагы низагтан соң бу инде ил президентына икенче мөрәҗәгать. Октябрь аенда ук Татарстанның җәмәгать һәм дин эшлеклеләре танылган журналист Лилия Мөхәммәдьярова җитәкләгән “Теләктәшлек” (Мәскәү) хәйрия фонды башлангычы белән язылган икенче бер ачык хатны имзалаган иде. Хатта “дөньяви белем бирү  кызларның дәресләргә дини киемдә килүе белән генә бозылмый” диелгән. Авторлар фикеренчә, “демократик җәмгыять – кешеләрдән соры масса ясарга тырышмый (моны илебез тоталитаризм чорында бер кичергән иде инде), ә төрле төркемнәрнең, бигрәк тә төп милләтләрнең мәнфәгатьләрен истә тота”, ди.

Ул чакта, октябрь аенда, бу хатны хуплап 8 мең имза җыелган иде. Татарстаннан кул куючылар арасында, аерым алганда, “е Татар” электрон газетасының баш мөхәррире Илшат Сәетов, “Татарстан – Яңа гасыр” телерадиокомпаниясендә яңалыклар тапшыруын алып баручылар Сөмбел Вәлиуллина һәм Раил Өметбаев бар иде.

Кызлар мәктәпкә ярымшәрә, кыска итәкләрдән килүе берәүне дә борчымый, ә менә хиҗабка нишләптер сагаеп карыйлар, - дип белдерде безнең хәбәрчебез белән сөйләшкән вакытта Илшат Сәетов. – Хиҗаб кию, муенда тәре йөрткән кебек үк, вөҗдан ирегенә керә һәм “динне рекламалау” булып саналмый.

Үз чиратында, октябрь аенда президентка язган хатның инициаторы Лилия Мөхәммәдьярова хәбәр иткәнчә, мөрәҗәгать президент аппаратыннан РФ Мәгариф һәм фән министрлыгына җибәрелгән һәм әлегә аңа җавап алынмаган:

Мин декабрьнең 20 ләрендә министрлыкка шалтыраткан идем, әмма  җавап әле әзер түгел диделәр. Бәйрәмнәрдән соң әзер булыр дип өметләнәбез.

Шул ук вакытта Татарстанның укытучылар җәмгыяте мәктәпләрдә хиҗаб кию урынлы түгел дип саный.

“Мин дөньяви белем бирүче мәктәпләрдә кызларның хиҗаб киюенә каршы, чөнки бу кече яшьтән үк дини билге буенча аерылуга китерә. Безнең гимназиядәге укытучылар да шул фикердә, - дип белдерде Казанның  Ф.Аитова исемендәге 12 нче кызлар гимназиясе директоры Илһамия Тимеркәева. – Безнең гимназиядә 270 тән артык кыз белем ала һәм аларның якынча 20 проценты яулык яба. Без аларга моны тыя алмыйбыз, чөнки андый закон юк. Аларга мәгариф системасында алай кабул ителмәвен, баш киеме киеп йөрүне күздә тотмый торган расланган мәктәп формасы булуын аңлатырга тырышабыз. Мин һәрвакыт кызларга дини кеше булу – билгеле бер кыяфәттә киенү генә түгел, ә намус кушканча яшәү, әйләнә-тирәдәгеләргә яхшылык теләү, игелек кылу икәнлеген аңлатырга тырышам... Миңа калса, беренче сыйныфтан ук яулык яптырып, ата-аналар кызларын балачактан мәхрүм итә. Мисал өчен, быел бер әти кеше үзенең өченче сыйныфта белем алучы кызын, “хәрам” дип атап, Яңа ел тамашасына җибәрмәде...

Әлфия ТИМЕРИЕВА

Комментариев нет: