Галим,
Тарих институтының урта гасыр тарихы бүлеге җитәкчесе Илдус Заһидуллин
Казанның руслар тарафыннан яулану вакыйгасын Мәскәүнең чорына карап
сәяси максатларда үз файдасына гына кулланып килүен әйтә.
– Хәтер көнен Татарстан җитәкчелеге һәм хөкүмәт игътибарга алмаска тырыша. Бу көнне урысларның күңеленә тимәслек итеп республика күләмендә билгеләп булыр иде микән?
– Бу темадан берничек тә читкә китеп булмый. Казанда Александр I фәрманы нигезендә бөтен Русия күләмендә акча җыеп, җитмәгәнен хөкүмәт хисабына тулыландырып төзелгән Казанны алучыларга куелган һәйкәл тора. Бу һәйкәлнең 1917 елгы инкыйлабка кадәр һәр ягына “В честь победы над татарами. 1552” дип язылган булган. Аннан соң император Николай II 1854 ел 12 апрель көнне кул куйган фәрманы белән Явыз Иванның 4 октябрьдә Казанга тәре йөреше белән җиңүче рәвешендә керүен Казан губернасындагы барлык дәүләт оешмалары һәм уку йортлары өчен ял көне – бәйрәм көн – дип игълан иткәнен дә истән чыгарырга ярамый. Халык телендә ул көн “Казан бәйрәме” дип йөртелгән.
Бүген исә бу һәйкәл чиркәү кармагына бирелде. Ә XVI гасырның азагында Казан митрополиты Гермоген нигез салган традиция буенча, Казан өчен һәлак булучылар – христиан дине өчен һәлак булучылар исемлеге булдырыла, 1592 елдан башлап Казан епархиясенең барлык чиркәүләрендә дә алар истәлегенә матәм чаралары уздыру тәртибе урнаша. 1823 елдан башлап һәйкәл 2 октябрь вакыйгаларын искә алу үзәгенә әверелә. Биредә аерым елларда зур тантаналар да уздырыла. Шушы вакыйга уңаеннан Казанда тәре йөреше оештыру гадәткә керә.
Хәзер бу традицияләр торгызыла башлады, чөнки алар инде күптән канунлаштырылган. Бүген чиркәү җәмгыятьтән аерылган, бу өлкәдәге адымнар чиркәүнең үз эше дип карала. Нәтиҗәдә без ни күрәбез? Җиңүчеләр хөрмәтенә һәйкәл дә бар, аларны дин әһелләре дә олылый. Ә үз Ватаннарын саклап гадел сугышта һәлак булган мөселманнар өчен берни дә юк. Ә бит Татарстан республикасының титул халкы булып күпчелеге мөселман өммәтендә булган татарлар тора. Шәһит киткәннәрне хәтта Татарстан мәчетләрендә дә искә алмыйлар, алар рухына җәмәгать намазы да укылмый.
Менә шуннан чыгып караганда, Казанны алу көне Татарстан республикасындагы милләтара һәм динара булган тотрыклылыкка тискәре йогынты ясый торган бер факторга әверелергә мөмкин. Бу очракта һәлак булган татарлар өчен һәйкәл кую ничә гасыр дәвам иткән тарихи гаделсезлекне юкка чыгаруга тиң булыр иде. Бәлки, үзенә күрә шушы мәсьәләдә ике халык арасында бер уртак караш барлыкка килүгә дә йогынты ясар иде. Тулы текст монда: http://www.azatliq.org/content/article/24733608.html

Комментариев нет:
Отправить комментарий