четверг, 25 октября 2012 г.

Европада төрки халыклар тарихына кызыксынуны арттыру мөһим

Европада яшүче төрки халыкларның күбесе әлеге территорияләргә көнчыгыштан күчеп утырган. Ә анда исә, киресенчә, халыклар көнбатыштан көнчыгышка таба хәрәкәт иткән, дип саныйлар. Европа халкы, ниһаять, әлеге фикернең хаталы булуына төшенергә тиеш.

Әлеге фикерне «Татмедиа» агентлыгында узган пресс-конференция вакытында Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Рафаэль Хәкимов җиткерде. Очрашу хәзерге вакытта Болгариянең Варна шәһәрендә уза торган IV Халыкара Болгар форумына багышланды.
Форумның төп максаты - Болгар цивилизациясе, аның тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы белгечләрне бергә туплау, үзара тәҗрибә уртаклашу. Рафаэль Хәкимов сүзләренә караганда, Европада төрки халыклар тарихы турында безнең галимнәргә караганда азрак беләләр, әлеге өлкә аз өйрәнелгән. «Болгариядә археологик казу эшләре вакытында төрки халыкларга кагылышлы табылдыклар бик күп очрый. Тик белгечләр җитмәү сәбәпле, тарихчылар аларның күбесен аңлый алмый. Шуңа күрә һәр елны без анда Татарстаннан махсус галимнәр җибәреп торабыз», дип сөйләде Хәкимов.
Хәзерге вакытта мөһим мәсьәләләрнең тагын берсе - Европада төрки халыклар тарихы белән кызыксыну кимегәннән-кими бара. Күпләр болгар бабаларыбызны әлеге урыннардан көнчыгышка таба хәрәкәт иткән, дип ялгыша. Ә бит чынлыкта исә, киресенчә, алар Европага күчеп килгәннәр. Аларның тамырлары Германия, Венгрия, Казахстан, Украина кебек илләргә барып тоташа.
Рафаэль Хәкимов сүзләренә караганда, соңгы елларда Европа илләре белән Татарстан арасында хезмәттәшлек шактый ныгыган. Халыкара Болгар форумы - моның ачык мисалы. Әле алай гына да түгел, быел Мәрҗани исемендәге Тарих институты тарафыннан «Bulgarica. Болгар цивилизациясе вакыты һәм киңлеге» дип исемләнгән атлас әзерләгән. Бу уникаль китап Венгрия, Украина, Казахстан, кайбер Европа илләре галимнәре катнашында эшләнгән, шуңа күрә аны берсүзсез уртак тырышлык белән әзерләнгән, дип әйтергә мөмкин. Галим сүзләренә караганда, атласның әһәмияте бик зур. Ошбу җыентык тарихчы һәм галимнәргә әлеге өлкәдәге барлык яңалык һәм ачышларны бергә тупларга мөмикнлек биргән. Әле алай гына да түгел, атлас әлеге өлкәдәге эшчәнлекнең алга таба юнәлешен билгеләргә, хаталы урыннарны, ялгышларны төзәтергә ярдәм итәчәк.

Рәмзия ЗАКИРОВА

Комментариев нет: