воскресенье, 28 октября 2012 г.

Петербургта тәкъдим яңгырады



 Санкт-Петербургта чит илләрдә яшәүче ватандашла­ры­бызның IV Бөтендөнья конгрессын ачу тантанасы булды. Форум эшендә республикабыз делегациясе катнаша. Делегациягә, Татарстан Президенты кушуы буенча, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелек итә.
Конгресста дөньяның йөзләп иленнән ватандашларыбыз – иҗти­магый берләшмәләрнең 500 гә якын җитәкчесе, активисты һәм чит илләр җәмгыятьләренең кү­ренекле вәкилләре катнаша. Чара кысаларында Россиянең чит ил­ләрдәге җәмгыятьләренең тарихи Ватан белән элемтәләрен ныгыту, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны илебезгә үз ирекләре белән күченүләренә ярдәм итү буенча дәүләт программасын тормышка ашыру мөмкинлекләре карала. http://vatantat.ru/page83554.htm

Комментариев нет: