Татар тарихында иң зур югалтуларның берсе – Явыз Иван гаскәрләренең
Казанны басып алуына 460 ел тула. Халыклар үз тарихында әле үсү, әле
сүнү чорлары кичерә, ди тарих фәне. Татар тарихында да андый чорлар күп
булган. Шундый үсеш чорларының соңгысы узган гасырның 80-нче еллар ахыры
– 90-нчы еллар башында күзәтелде. Бу елларда татарның милли үзаңы үсә,
суверенитет турында декларация, Конституция, латин графикасына кайту
турында канун кабул ителә, татар теленең абруе арта, татар мәктәпләре,
татар-төрек лицейлары, татар басмалары ачыла.
Соңгы ике дистә ел дәверендә Татарстан үзен толерантлык төбәге, икътисади үсеш мәйданы итеп танытып килде. Республика җитәкчеләре аеруча икътисад өлкәсендәге уңышлар белән мактанырга ярата. Казанда яңа биналар, спорт корылмалары төзелә. Казан Русиянең "өченче башкаласы", "спорт үзәге" итеп сурәтләнә.
Шул ук вакытта Казан чын мәгънәдә татар мәркәзе була алмады. Татарстан республикасы икътисади яктан бәлки үсә барган бер мәлдә, татар милләте соңгы дистә елда киресенчә, югалтулар кичерә.
Без, “Хәтер атнасында” менә шул соңгы югалтуларны бергәләп барлап карарга булдык. Гыйбрәт өчен. Нәтиҗәдә шундый исемлек барлыкка килде. Әлегә без аны “Путин чоры” белән чикләп торырга булдык.
Татарга һөҗүмнәр хронологиясе [1999-2012]

- 1999 – Владимир Путин Русиянең премьер-министры итеп билгеләнә. Икенче чечен сугышы башлана. Илдә империячел көчләр янә күтәрелә башлый.
- 2000 – Владимир Путин Русия президенты булып сайлана.
- 2002 – Русия думасы республикаларда дәүләт телләре бары тик кирил хәрефләре нигезендә булырга тиеш дигән канун кабул итә.
- 2004 – Русиянең Конституция мәхкәмәсе моны раслый. Шулай итеп Татарстанның татар телен латин графикасына кайтару нияте кире кагыла. Рәсми Казан халыкара мәхкәмәгә бирү мөмкинлегенә ишарә ясаса да, моңа җөрьәт итми. Нәтиҗәдә татар теле кирил хәрефләрендә кала.
- 2004 – Татарстан һәм Башкортстанда президент сайлау бетерелә, аларны Мәскәүдән билгеләү тәртибе кертелә.
- 2005 – Татарстан һәм Башкортстанда бәйсез белем програмнары белән эшләүче төрек лицейлары ябыла башлый.
- 2005 – Казандагы өч уку йортын берләштереп Татар дәүләт һуманитар-педагогика университеты булдырыла, соңрак ансы да Казан федераль университетына кушыла. Ахыр чиктә татарның Милли университетын булдыру хыяллары тормышка ашмый кала.
- 2007 – Русиянең Мәгариф турындагы канунына үзгәрешләр кертелә (309-нчы канун). Нәтиҗәдә төбәкләрдә милли-төбәк компоненты юкка чыгарыла. Милли тарих, тел, географияне өйрәнү чикләнә.
- 2010 – Русиядә төбәк башлыкларын президент дип атауны тыю турында канун кабул ителә. 2015 елга республикаларда президент атамасы бетереләчәк.
- 2011 – Казан дәүләт университетында милли кадрлар әзерләүдә төп урын тоткан Татар филологиясе һәм тарихы факультеты бетерелә.
- 2012 – Урыс православ чиркәве Казан епархиясен митрополия статусына күтәрә.
- 2012 – Казанда рәсми мөселман руханиларына ясалган һөҗүмнәр сурәтендә бәйсез мөселман әһелләрен эзәрлекләү көчәя, мөселманнарны Русия хакимиятенә тугрылыклы итү эшләре көчәя.
- Хөрмәтле укучылар, бу исемлеккә керми калган башка "лаеклы" вакыйгалар булса, һәм дә киләчәктә андый хәлләрне булдырмас өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында фикерләрегез булса, рәхим итеп безгә йә турыдан-туры астагы форумга языгыз. http://www.azatliq.org/content/article/24734078.html
Комментариев нет:
Отправить комментарий