воскресенье, 28 октября 2012 г.

«Читтә безне моңланып, елап карап утыралар»


Республиканың йөзек кашы булган Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле оешуга тиздән 75 ел тула. Аның тәүге карлыгачлары – халык арасыннан чыккан җырчылар. Соңрак Әлфия Авзалова, Габдулла Шамуков, Сөләйман Йосыпов кебек сәхнә осталары шушы коллективта танылу ала. Күренекле хореографлар Фәйзи Гаскәров, Гай Таһиров исемнәре дә әлеге ансамбль белән бәйле. Ансамбльне танытуда аларның өлеше дә зур. 75 ел эчендә ансамбль үткән юлларның исәбе-хисабы юк. Бүген дә алар гастрольләрдән кайтып керми. Алар милли сәнгатебезне бөтен дөнья халыкларына таныта, гасырлардан килгән рухи байлыгыбызны, моңнарыбызны сакларга тырыша. http://shahrikazan.com/

Комментариев нет: