14 июньдә тарихи Болгарда Изге Болгар җыены үтте. Яңгыр астында узган җыенда меңнәрчә кеше катнашты. Чара борынгы Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам дине кабул итүнең 1125 еллыгына багышланды.
Изге Болгар җыенына барырга теләүчеләргә быел да Казанның төрле мәчетләреннәнавтобуслар оештырылды. Баштарак әлеге җыенда илле меңләп кеше катнашыр дип әйтелгән булса да, бу сан алай ук булмады. Көннең яңгырлы булуы җыенга килергә теләүчеләрне бераз тоткарлады булса кирәк. Әмма яңгырга карамастан килгән беркем дә яңгырдан зарланмады, киресенчә яңгыр явуны бу җыенның бәрәкәтенә юрады.
Җыенның төп ачылышы Истәлек билгесе бинасы янында узды. Чараны гадәттәгечә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов ачып җибәрде. Аннан Татарстан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев, мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин, Равил Гайнетдин, Камил Сәмигуллин чыгыш ясады.
"922 елда монда безнең ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иткән. 11 гасырдан артык вакыт үтсә дә без бүген менә кабат Аллаһы Тәгалә алдында тезләнәбез. Бу җирлектә безнең халкыбызның рухы. Безнең киләчәгебез үзебезнең халкыбызны, телебезне һәм динебезне саклап калуга бәйле. Ә шушы җирлек безгә үз динебезне сакларга зур өлеш кертә", дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.
Азәрбайҗан мөфтиен санамаганда, чыгыш ясаучыларның барысы да бары тик татар телендә генә чыгыш ясады. Дөрес, Азәрбайҗан мөфтие Пашазадә дә килгән кунакларны туган телендә сәламләде.

Кунаклар дигәннән, быелгы җыенга БДБ илләренең мөфтиләре, Төркия, Гарәбстан кебек чит илләрдән дә дин әһелләре һәм Казанга Русиянең төрле төбәкләреннән татар имамнары җыелышына дип килгән 850ләп татар имамы катнашты.
Кыска чыгышлардан соң җыенның рәсми ачылышы шуның белән төгәлләнде дә. Халык көндезге бергә кадәр Болгарның тарихи урыннарын барып күрде. Кемдер тамак ялгау ягын кайгыртса, кемдер алыш-биреш ясады. Зур-зур казаннарда җыенга килүчеләр өчен пылаулар пеште.
Җыенның йомгаклау өлеше булган өйлә намазына исә халык Җәмигъ мәчете хәрәбәләре янына җыелды. Татарстан җитәкчелеге дә катнашкан намазны Русия үзәк диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгать Таҗетдин кылдырды һәм быелгы Изге Болгар җыены шуның белән тәмамланды. http://www.azatliq.org/content/article/25422517.html

Комментариев нет:
Отправить комментарий