Кызык илдә, кызык системада көн күрәбез. Кызык дип ялгыш әйттем, «гаҗәп» сүзе кулайрак булыр иде. Бер төрле уйлап, икенче төрле фикер йөртү сәясәте, заманында мин эшләргә өлгергән Брежнев чорында да, аннан соңгы генераль секретарьлар идарә иткән чорда да бар иде. Ул чагында без, Совет пропагандасы астында үскән кеше буларак, ике йөзлелекне шулай тиеш дип кабул да итә идек. Әйтик, матбугат, радио-ТВ фикере бер төрле, ә реаль тормыш икенче. Журналистикада беренче каләм чарлауларым да шул йогынты астында булды бит, шулай тиеш дип кабул иткән идем.
Инде ул чорлардан тулы бер эпоха үтте. Зур үзгәрешләр кичтек. Социализмнан капитализмга күчәбез дип аңладык, ә кая барганыбызны әле дә төшенә алмыйбыз. Тормыш, көн итү рәвеше үзгәрде, ә менә аңнарыбызда шул ук вәзгыять калды. Матбугат, радио-ТВ тапшырган мәгълүмат башка, ә тормыш бүтән…
Сүз башы Шүрәле, дигәндәй, озаклап кереп киттем. Әле газетабызның бу санын әзерләп яткан чакта, редакциябезгә Бөтентатар иҗтимагый үзәге президиумының Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсхать Сәфәровка ачык хаты килеп керде.
«Иҗтимагый оешмаларны сез җитәкләгән структура көйли, – дип башлана ул. – Бөтентатар иҗтимагый үзәге чирек гасырдан артык вакыт яши. Ул Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы законнары нигезендә теркәлеп, уставын өлге итеп эшчәнлек алып бара. 2014нче елның февралендә БТИҮ президиумы быелгы 25 еллык юбилей корылтаен «Татар халкын милләт буларак берләштерү юлында» дигән тема астында 12нче апрельгә билгели. Һәм әзерлек чаралары күрелә башлый. Татарстан, Русия төбәкләрендә делегатлар сайлана, программа төзелә, чыгыш ясаучылар исемлеге раслана, һәм корылтайның вакыты, урыны күрсәтелеп чакырулар таратыла. Корылтайның урыны Милли мәдәни үзәк дип 11нче мартта ук билгеләнә, рөхсәт алына. Ләкин 1нче апрельдә «авария эшләре сәбәпле» Милли мәдәни үзәк корылтай үткәреп булмаслыгын искәртә. 7нче апрельдә «Химиклар» мәдәният сарае җитәкчелеге белән килешенеп, аренда хакы да түләнә. 10нчы апрельдә тагын проблема: «Химиклар» мәдәният сараенда «электроэнергияне плансыз өзеп торалар икән». Шул ук 10нчы апрельдә 20 сәгатьтә БТИҮ «Мәскәү» мәдәният һәм спорт үзәге (элеккеге «Урицкий» клубы) җитәкчелеге белән килешү төзи. Әмма 12нче апрельдә биредә дә «техник сәбәпләр» табыла: бинага БТИҮне кертүдән баш тарталар».
Берүк төрле 3 баш тарту… БТИҮ президиумы, моны арендага бирүчеләр төп сәбәпне аңлатып бетерми, төп сәбәп – властьның тыюы, дип саный. Әмма безнең редакция хәбәрчесе дә берни белми «Химиклар» мәдәният сараена китте. Делегатлар да шунда җыелган. Чөнки аларны кисәтү мөмкинлеге булмый инде. «Мәскәү» спорт һәм мәдәният үзәгенә алып бару өчен автобуслар да килешенгән була. Әмма милли хәрәкәт активистларын һәркайда йозаклар каршы ала. Без бу хакта инде язган идек («Юбилей Корылтае урамда узды» («БГ» 2014 ел, №15, 16 апрель).
«Делегатлар һәм чакырылучылар аптырап бер-берсе белән аралашты. «Химиклар» мәдәният сарае көч структуралары белән чолгап алынган иде. Шунда кемдер «Туган тел»не җырлап җибәрде. Аны бар да күтәреп алды. Техник әсбаплар булмау сәбәпле, халык белән аралашу мөмкинлеге юк иде. Һәм җыен таралды. Әмма эзәрлекләүләр моның белән тукталмады. Тиздән бер төркем делегатлар (мөгаен, иң кычкырып сөйләшүчеләрдер) административ җаваплылыкка тартылдылар. Ни өчен? Делегатлар Корылтайга дип килде. Аларны залга кертмәделәр. Шунлыктан бина янында басып торырга мәҗбүр булдылар, анда үзара аралаштылар. Ә моны митинг дип санап, бер төркем делегатларга 10ар мең сум штраф салдылар. Бу суд башбаштаклыгы.
Провокация барып чыкты – власть Корылтайны үткәрүне туктатып кына калмады, гражданлык активлыгын күрсәткән өчен куркыту актын да оештырды. Образлы әйткәндә, чал чәчле «егетләр»не почмактан аттылар. Ә бу егетләргә 70әр яшь, аларның пенсияләре 10ар мең сум», – диелә әлеге мөрәҗәгатьтә.
«БТИҮ президиумы фикеренчә, иҗтимагый үзәк канунлы иҗтимагый оешма. Аның эшчәнлеге максаты – уставында расланганча, Русия Федерациясенең тигез хокуклы халыклар дуслыгы иле булдыру. Татарстан Президенты Конституция, кешенең иреклелеге һәм хокукларын саклау гаранты булырга тиеш, шул ук вакытта ул легитим иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге өчен бар шартлар тудыру гаранты да. Моннан башка гражданлык җәмгыяте була алмый. Иҗтимагый оешмаларны эзәрлекләү Татарстан Президентының абруен төшерә», – дигән юллар да бар әлеге белдерүдә. Һәм Президиум, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәровтан әлеге белдерүдә саналган фактларга хокукый яктан бәя бирүне сорый.
Милли хәрәкәт активистларының шулай эзәрлекләнүе миндә дә аптыраулы сораулар тудыра. Олы кешеләрнең бергә тупланып тел, милләт язмышы өчен кайгырып яшәүләреннән кемгә зыян икән?!
Моңа кадәр дә БТИҮ урамда калган иде. Карл Маркс урамында ул файдаланган бина сатылды. Бу бинада БТИҮ гына түгел иде: милли мәгариф, мәдәният, тел үзәге дә булып торды ул.
Минем үземнең биредә татар егетләре һәм кызлары катнашында үткәрелгән шактый гына күңелле кичәләрдә катнашканым булды. Мин генә түгел, биредә Туфан Миңнуллин кебек олпат депутатларыбызны да еш күрә идем. Ул биредә гаиләсе белән дә еш кунак булды. Уразаларда авыз ачу мәҗлесләре ничек күңелле үтә иде… Кыскасы, яшьтәшләре төнге клубларда кулларына сыра, аракы тотып, наркотиклар иснәп йөргәндә, биредә татар яшьләре рәхәтләнеп аралашты, ял итте. Инсафлы, әдәпле яшьләрнең бергә туплануын, дуслашуын, бер-берсен табышуын күрү, киләчәккә якты өметләр уята иде. Хакимияткә дә, вәзгыятькә дә куркыныч гамәлләрнең исе дә чыкмый иде моннан. Ә БТИҮ биредә канунсыз яшәмәде. Аңа ул 1997нче елда Татарстан Дәүләт Советы карары нигезендә бирелде.
Өстә әйткәнемчә, мин бүгенге вәзгыятькә аңлатма бирә алмыйм. Кая барабыз, кемнән куркабыз? Ник суда имин генә йөзгән көймәне селкетергә тотынабыз. Селкенгән көймә суны да болгата бит, юкса…
Парадокслы җәмгыять. Гарипләнеп барабыз түгелме?
Эшем буенча судларда да булырга туры килә. Хет ела, хет көл… Татар газетасы, татарча язмалар белән бәйле эшләрне дә урысчага тәрҗемәче табып, урысча, тәрҗемә ителгән телдә карыйсы. Бүген мин үземне татарча яклый да алмыйм. Юкса, судья мине залдан куып чыгару белән яный. Бу хакта соңрак язасым бар әле, чөнки газетабызда чыккан Искәндәр Сираҗи язмасы белән бәйле суд эше әлегә төгәлләнмәгән.
Кыскасы, бездә, көннәрдән беркөнне мине, син дөя, дип гаепләсәләр, мин үземнең кеше булуымны исбатлый алмам. Әле минем «дөялегемне» дәүләт карамагындагы масса-күләм мәгълүмат чаралары да сөйли башласа, аңа бар халык ышаначак. Әнә бит Бөтентатар иҗтимагый үзәге Корылтае тыелмаган. Тик ул үтәсе бар биналар да кинәт кенә бердәм булып «техник сәбәп»ләр эзләп тапкан. Тыелмаган да, юл да куелмаган. Күренеп тора, күрсәтергә базучылар да юк… Ә болай, закон буенча, оештыручылар үзләре булдырмаган… Шул оештыручылар аркасында, урын булмаячагын, Корылтай үтмәячәген белми ераклардан килгән халык җыелган да канун бозган. Рөхсәтсез урамга җыелганнар бит. Моны митинг дип атап була. Ә инде кешеләрен «немедленно судить!» Бу хакта чит төбәкләрдә, бигрәк тә чит илләрдә белмәсәләр ярар иде. Миңа туган илем өчен оят, юкса. Аннан Русияне чит илләрдә яратмыйлар дип баш ватабыз ич… Ялган белән тулы ялган…
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.
Рәсемдә: Корылтайга дип килгән халык шулай аптырап торды.
12нче апрель. «Химиклар» мәдәният сарае яны.
Комментариев нет:
Отправить комментарий