Хәзерге глобальләшеп барган дөньяда үз-үзен саклап
калырга тырышкан һәр милләтнең ниндидер үз милли идеясе булырга тиеш.
Мәсәлән, урысларның алар тарафыннан бөтен дөньяны рухи яктан коткарырга
дәгъва итүче “рус идеясе” бар.
Төрекләрнең төп идеясе –
Төркияне бәйсез, көчле һәм Көнчыгыш халыклары арасында тәэсирле бер дәүләт итеп
төзү иде. Яһүдләрнең идеясе – Израиль ярдәмендә бөтен яһүдләрне рухи яктан
берләштерү һәм шулай дөньяга тәэсир итү. Ә татарның төп, ягъни милли идеясе
бармы? Әлбәттә, хәзерге вакытта татарның дөньяга тәэсир итү кайгысы юк.
Уйлавымча, татарның төп идеясе, ягъни “татар идеясе” – милли азатлык идеясе ул.
Милли азатлыкка һәр халык үз
дәүләтен төземичә дә, чын федерация (Швейцария кебек) составында ирешә ала.
Ләкин унитар дәүләт яки ялган федерация эчендә аңа ирешеп булмый, шуңа күрә дә
халык үз дәүләтен төзүне максат итеп куя. Киләчәктә үз дәүләтебезгә ирешү өчен,
милләтебез нык һәм бердәм булырга тиеш. Шуны башкарыр өчен милли идеологиябез
кирәк. Идеология нинди булырга тиеш дию алдыннан, татарның тарихына күз салып
алыйк. Ш.Мәрҗанигә кадәр (XIX гасыр уртасы) татарның колониализмга каршы көрәше
дини азатлык идеясе нигезендә алып барылган. Патриархаль Россия шартларында ул
чордагы мөселманның лозунгы: 1. Кадими ислам. 2. Хатын-кызларны укытмау. 3.
Европа цивилизациясенең җимешләрен үзләштермәү һәм рус телен өйрәнмәү була. http://www.matbugat.ru/news/?id=6691
Комментариев нет:
Отправить комментарий