"Безне бернинди хокукы булмаган кешеләр итеп тотмакчылар"
Айрат Шакиров Биектау полициясе башлыгының үзенә карата хокук бозулары турында тикшерү комитетына гариза язган. Соңгы арада "Азатлык" татар яшьләре оештырган протест белдерү
чараларында актив катнашкан Айрат Шакиров Биектау район полициясенең
үзенә карата хокук бозып тупас мөнәсәбәт күрсәтүе турында Азатлык
радиосына хәбәр итте:
– Алар минем Азатлык татар яшьләре хәрәкәтендә актив катнашуымны
ошатмадылар бугай инде. Соңгы вакытта татар телен яклап, мөселманнарны
яклап пикетларга бик күп чыгарга туры килде. Мин үзем Биектау районының
Биектау авылында торам. Җомга иртәсендә тугызынчы егерме минутларда
тәрәзә төбенә полиция машинасы килеп туктады. 15 минутлап шунда утыргач
өйгә керделәр, бернинди повестка, рәсми чакыру бирмәделәр, Алмаз
Хәбибуллин исемле полиция хезмәткәре иде. http://www.azatliq.org/content/article/24723468.html
Комментариев нет:
Отправить комментарий