вторник, 3 июня 2014 г.

Күренекле татар язучысы Миргазиян Юныс вафат булды

Әдәбият тәнкыйтьчесе Равил Рахман: «Миргазиян Юныс әсәрләрен укымаган кешенең үзен татар зыялысы дип санарга хакы юк”, дигән иде бер әңгәмәсендә.
Миргазиян ага илләр-кыйтгалар гизгән, зирәк фикер иясе, философ публицист иде. Кай тарафларда гына йөрсә, яшәсә дә, ул татар халкы язмышы турында уйлаудан ваз кичмәде, милләтенең зар-интизары белән гомер итте. Язган әсәрләре дә шуны дәлилли. Әйтик “Без коллар” романы, “Җиде могъҗиза” повесте, күпсанлы публицистик мәкаләләре теманы тирәнтен белү, әйтәсе сүзеңне өздереп әйтүгә, фикереңне ярып салуга корылган.
Миргазиян Юныс - әдәбиятка зур тормыш тәҗрибәсе туплап килгән каләм осталарының берсе. Сәүдә флоты корабларында навигатор, капитан ярдәмчесе сыйфатында ул бөтен дөньяны диярлек әйләнеп чыга, диңгез-океаннарны иңли, күп илләрдә була, төрле милләт халыкларының тормыш-көнкүреше, гореф-гадәтләре, аларның мәдәнияте, әдәбияты-сәнгате белән якыннан таныша, диңгезчеләр тормышына һәм хезмәтенә бәйле бихисап кызыклы, гыйбрәтле хәлләргә тап була. Тора-бара бу тәэссорат-истәлекләр, күңелдә тәмам тулышып, аны кулына каләм алырга мәҗбүр итә. Әнә шулай 1964 елны «Казан утлары» журналында яшь авторның «Безнең өй өянке астында иде...» исемле Италиядәге Генуя шәһәрендә туган илен сагынып яшәүче бер татар карчыгының самими образын тасвирлаган беренче хикәясе дөнья күрә.
Аннан соң шул ук «Казан утлары»нда, балалар журналы «Ялкын»да, хатын-кызлар журналы «Азат хатын»да бер-бер артлы «Энҗе эзләүчеләр», «Кочегар», «Йәмәнгә сәяхәт», «Диңгезче Хәнифә», «Янартаулар», «Диңгез чакыра», «Зәңгәр дөнья», «Румба негра» кебек хикәяләре, юлъязмалары басыла, 1968 елда исә Татарстан китап нәшриятында «Тимер фил» исеме белән беренче хикәяләр җыентыгы һәм 1970 елда «Занзибар зәңгәр болытлар артында» дигән романтик повесте аерым китап булып чыга. М.Юныс, язучы-художник буларак, чынбарлык күренешләрен тарихи үзгәреш тенденцияләре җирлегенә куеп язган, вакыйга-хәлләрне, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне, тоталитар җәмгыять тудырган гаделсезлекләрне әхлакый-фәлсәфи күзлектән нечкәләп анализлаган гыйбрәтле әсәрләре белән егерменче йөз ахыры татар прозасына яңа сулыш өрде, аның тематик һәм интеллектуаль колачын киңәйтте, аны объектив хакыйкатькә нигезләнгән яңа сәнгати эчтәлек, тасвири чаралар белән баетты, дип яза әдәбият галимнәре аның хакында.
Бүгенге көндә туган ягы Баулы районының Исергәп авылында язучы һәм аның энесе дипломат Вахит Юнысовларның музее эшләп килә. http://tatarile.org/news/node/3152

Комментариев нет: