Чечня Мәскәү хакимияте фикеренчә, Кавказдагы Ингушетия, Дагстан кебек республикалар өчен үрнәк булып тора, дип яза Италия гәҗитеL’Espresso. Грозный күршеләре янәшәсендә тынычлык утравына әйләнде. Әмма Кремль ярдәменнән башка бу республика тезләнгән хәлдә калыр иде. Чечняның 90 процент бюджеты Мәскәүдән килә. Бу ел саен 1,3 млд.евро, дигән сүз. Путинның башка чарасы юк. Грозный тыныч булмаган Кавказга терәк булып тора. Тынычлык кыйммәт ул. Бигрәк тә хәзер, Мәскәүгә Кырым өчен дә түләргә туры килгәндә.
Кремль, Кырымны Украинадан аеруны халыкның үзбилгеләнүен сайларга хокукы бар, дип аңлатса да, Чечняның 20 ел элек бу нияте өчен 2 кискен сугыш белән җавап кайтарды. Шул рәвешле Татарстан кебек мөстәкыйльлек турында хыялланучы республикаларга да ачы сабак бирде. Бүген Татарстанда да мөстәкыйль дәүләт – үткәндәге хыял гына. Бу мөмкин дә түгел. 30нчы август – мөстәкыйльлек турындагы декларацияне кабул иткән көн дә, бары Казанда гына шәһәр көне буларак урамнарда концерт-тамашалар белән генә билгеләп үтелә. Шулай ук Грозныйның да мөстәкыйль дәүләт була алу ихтималы инде үлде. Әмма Татарстаннан аермалы буларак, ул моны Мәскәүдән сатып алды. Татарстан кайчандыр үз сүзен әйтеп, үзе белән хисаплашырга мәҗбүр итә торган көчле төбәк булса да, бүген, берни эшли алмый: кайчандыр тарткалашып Мәскәүдән алынган хокукларыннан баш тартырга мәҗбүр. Әле милли мәнфәгатьләрне яклаганда да берни әйтә алмый. Әнә татар теле Совет чорында да булмаган дәрәҗәдә, кухня кысаларына гына кертелеп кысрыкланды.
Чечняда бу нисбәттән хәл башка. Анда кавказ менталитеты яши. Чеченнарның үз гореф гадәтләрен саклау инстинкты геннарына шул кадәр нык береккән ки, бу халыкка бүген болай яшәү үтә файдалы да. Чөнки милләт буларак юкка чыгу куркынычы юк, шул ук вакытта эшләп тир түгәсе дә юк. Чөнки Мәскәү түләмәсә, сепартистлык идеясе шунда ук баш калкытырга мөмкин, дип шүрли. Шуны бик яхшы аңлаган Рамзан Кадыйров үзенең ышанычлы вассал икәнен һәрдаим исбатлап тора. Аңа бу халәттә мөстәкыйльлек идеясе кирәк тә түгел. Чөнки ул бүген Кавказда шәех кебек яши. Үз янына якыннарын туплап, кыйммәтле рәхәт чигә. Аның хәзерге президент сарае Һиндстандагы мәчет-мавзолей Тадж Махалга охшаган. Грозныйга миллионлы гонорарларга дөнья йолдызлары килә, Рамзанның, һәм аның яраннарының күңелен ача. L’Espresso язганга ышансаң, Путин Чечняга ышанмый үзе, шуңа аны Кавказ туристлык мегапроектыннан сызган.
«Чечняның икътисады эшләми диярлек. Промышленность юк. Ә эшне дәүләт структураларында һәм иминлек тармагында гына табарга мөмкин. Һәркайда коррупция чәчәк ата. Урын өчен түләргә һәм хезмәт хакының яртысын өстәге җитәкчеңә бирергә тиешсең. Шәхси предприятиеңне, дәүләт ярдәмен таба алмасаң, ача алмыйсың, – дип сөйли Совет чорында эре завод директоры булган Мансур. – Әгәр син эш урыннары булдырып мәшгульлек тәэмин итәсең икән, мөстәкыйльлек булдырасың, ә алар моны теләми», – ди ул.
Бу русиялеләргә ошамый. «Россия без Кавказа» шигаре бик еш ишетелә… Нәтиҗәдә русиялеләрнең дүрттән бере Чечнядан котылуны сөенче итеп кабул итә, 40 процент аның аерылуы белән килешә. 12 процент – Чечня фактта чит ил дәүләтенә әверелде, дип саный. Әгәр халыкара санкцияләр үз көченә керсә, без Грозныйга акчаны вагонлап җибәрә алмаячакбыз, дип кисәтә Алексей Навальный да үз блогында.
Мин L’Espresso журналисты язганнар белән килешәм дә, килешмим дә. Әмма шуны фаразлый алам: якын киләчәк бик үк якты булмаячак. Урлашуларга, типтереп яшәүләргә Кремльнең күз йомуы бәрабәренә генә иминлекне тәэмин итүче Чечня кебек төбәккә акча бирүне Мәскәү киметергә куркыр. Ә менә Татарстанны әле тагын да ныграк сыгарга, бил каешын тагын да ныграк буарга мәҗбүр итеп була. Димәк, Чечня отты Русиядән аерылып башка чыга алмыйча. Ә Русия? Оттымы? Кырым өчен дә үкенергә туры килмәсме аңа?
Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ. http://beznen.ru/
Комментариев нет:
Отправить комментарий