четверг, 20 ноября 2014 г.

НИК ТЕЛЕБЕЗ БЕТЕП БАРА ҺӘМ НИШЛӘРГӘ? Рафаэль Мөхәмәтдинов.

                                                

      Мин телебезгә Ясин укымыйм, моны мин тормышыбыздагы күренешләрне күреп һәм тыңлап әйтәм. Мәсәлән, мин соңгы 10 ел эчендә Казан урамнарында йөрегәндә татар балаларының үзара татарча сөйләшкәннәрен ишеткәнем булмады. Олыларның да Казанның халык булган урыннарында: транспорта, кибетләрдә, учреждениеләрдә, татарча аралашу – 5 % тан артмый. Э бит Казанның халкы – 50 % татарлар.
      Телебез бетүнең төп серен урыслар белә икән. Алар, ник татарлар узара да туган телдә сөйлшмәгәч, балаларыбыз мәктәптә татарчаны мәҗбүри өйрәнергә тиешләр, дип зарланалар.
      Бездә татар теле дәүләт теле итеп  Декларация, ягъни теория формасында гына игълан ителгән, ләкин кануннар нигезендә гамәлгә кертелмәгән. Моның сәбәбе - үз дәүләтебез булмауда. Шуңа күрә идарәче түрәләребез халык белән “Башта татар телен яхшырак өйрәник, заманча методикалар кулланыйк, аннары күз күрер...” дигән уенны инде 22 ел уйнарга мәҗбүрләр һәм бу уенның иге-чиге күренми. Димәк, түрәләребез телгә ихтыяҗны сәяси чаралар (канунар) аша тудыра алмыйлар. Ә телгә ихтыяҗ юк икән, аны өйрәнмиләр дә, ул гамәлгә дә керми.
      Бу мәсьәлә буенча бер чагыштыру курсәтәсем килә. Мәсьәлән, кеше шофер буласы килсә, курсларга йөри, теорияне өйрәнә, аннары кечкенә мәйданчыкта гамәли күнегүләр башкара, ягъни машинада йөри. Ләкин чын мәгънәдә шоферлыкка ул шәһәрнең бөтен урамнарыннан шактый вакыт йөрегәннәнсоң гына өйрәнә ала. Татар телен дә мәктәпләрдә, төрле курсларда укыталар, ә кең тормышта аның кирәге юк. Татар тел машинасының шәһәрдә йөрерлек урамнары, юллары юк , шуңа күрә уку да руслар әйтмешли “из под палки” булып чыга, чөнки кешенең өйрәнергә мотивациясе юк.
      Бу мэсьәленең сәяси ягын вакытлыча читкә куеп (чөнки аны һәл итү әле кулыбыздан килми), аны хәл итәр өчен, аерым кешеләр, иҗтимагый оешмалар, халык үзе ни эшли ала, дигән сорауга җәвап эзләп карыйк.
      Формаль логика буенча шулай килеп чыга: Телне өйрәнмиләр, чөнки юридик яссылыкта ул гамәлгә кертелмәгән, ә юридик яктан кертелми, чөнки халыкның күпчелеге татар телендә һаман сөйләшә алмый яки телне белеп тә сөйләшми, э сөйләшә алмый, чөнки өйрәнми. Шулай итеп, йомырка тавыктан төшкәнме, әллә тавык йомыркадан туганмы дигән сорау туа. Болардан нәрсәсе беренчелрәк санала?
      Шул түгәрәк рәвешендәге мантыйкый чылбырны өзәр өчен, аның кайсы буынын тартырга кирәк икән? Минемчә, “телне белеп тә сөйләшми” дигән буынны.
      Туган телне белгән татар нигездә ике очракта гына русча сөйләшә. Беренчедән, шәһәрдәге зыялыларның шактый өлеше көндәлек темаларга яхшы гына сөйләшсә дә, суз югары категорияләр турында бара башлау белән алар русчага күчәләр, чөнки терминологияне белмиләр, бөтенесе югары белемне русча алганнар.
      Икенчедән, бездә, татарда, оят бер гадәт яши. 9 татар бер җирдә сөйләшеп торганда, аларның таныш булган бер “олы быраты” яннарына килү белән бу тугыз кеше рус теленә күчә. Имеш алар культурныйлар, быратны хормәт итәләр. Чынында бу “бырат” эчтән бу куркак папуаслардан көләдер генә. Куркак ирләрне бер кайда да хөрмәт итмиләр. Ул нәрсәдән киләсоң? Ул кеше психологиясенең инерциялелегеннән киләдер. Сәяси һәм мәдәни хәл шактый үзгәргән, урыс та хәзер татар теленә карата элекке замандагыча сугышчан позициядә тормый, ә безнең татарның күзендә инерция буенча урыс һаман да “олы бырат” булып күренә. Безгә уянырга вакыт.
      Бу темага тормыштан бер мисал китерәсем килә. Мин 2010 елда инфаркт кичердем, ә 2011 елда миңа йөрәккә ачык операция ясадылар. Аннары операциядән соң да йөрәккә дүрт өзегү булды. Бу дүрт ел эчендә төрле хастәханәләрдә мин 6 тапкыр ятып чыктым. Чистый хастаханә тавыгына әйләнеп беттем. Бәтен хастаханәләрдә минем белән бер үк хәл кабатланды. Мәсәлән, яңа пациент буларак керәм палатага, анда 3 яки 5 ир кеше ята. Гадәттә, шуларның яртысы, еш кына күпчелеге татарлар була, ләкин бу татарлар (кайберләре хәтта татар акценты белән) үз ара да русча  сөйләшәләр. Мин керү белән хәр берсе белән танышып чыгам. Урыс белән урысча, татар белән татарча. Палатада ятканда (гадәттә 10-15 көн) татарлар белән татарча гына сөйләшәм. Миңа карап, милләттәшләрем дә уз ара туган телдә сөйләшә башлый. Сирәк мирәк “быратларның” йөзләренә карап алалар, тегеләр, әлбәттә, бу хәлдән таңга килмиләр, тешләрен кысып, дәшмичә утыралар. Бернинди дә гауга яисә революция килеп чыкмый. Бу эш нормаль бер хэлгә әйләнә. Бу мисал нәрсәне күрсәтә? Психологиябезне инде күптән үзгәргән чынбарлыкка туры китерергә кирәк.
      Баягы мисалга таянып безнең парламент башлыгы да кинәт кенә парламентта татарча гына сөйләшә башласа, бәлки татар депутаталары да үз чыгышларын туган телдә ясарлар иде. Безнең халык бит башкаручан хәм бик тәртипле, зыялы кеше яисә түрә нәрсә эшли, ул шуны кабатлый, аңа иярә. Димәк, татарча сөйләшер өчен бернинди дә юридик яки рәсми рөхсәт кирәкми, бу эш кешенең яки халыкның үзеннән генә тора.
      Бу өлкәдә нинди чаралар күрергә мөмкин? Беренчедән, баягы телне куллануда психологик инерцияне бетерергә кирәк.
      Икенчедән, баланы туган телгә өйрәтү эшен мәктәпкә генә аударып калдырмаска, тел, гадәтләрне балага ата белән ана сеңдерергә тиеш. Чын татар – ул татарча белгән кеше түгел, ә аның балалары һәм оныклары да татарча белгән кеше генә саналырга тиеш.
      Өченчедән, телебездә заманча төшенчәләрне чагылдырган сүзләргә һәм терминнарга зур кытлык сизелә. Мәсәлән, “парковка” сүзен урыслар ингелез “паркинг” сүзеннән ясаганнар, төрекләр аны “парклама” итеп үзгәрткәннәр, ә бер көнне Г. Камал театыры янындагы шул ук нәрсәгә татарча “парклау” дип язып бирү урынына “машиналарны саклап тору урыны” кебегрәк сүзләр язып “саф татарча” яңа термин уйлап чыгарганнар. Рациональ булмаган тел космик тизлекләр заманабызда үлергә дучар булачак. Телнең бу ягын бездә бер кем дә, бер оешма да уйламый.
      Йомгак ясап шуны гына әйтә алам. Телебезне гамәлгә кертер очен, халкыбыз уз иҗтимагый оешмалары ярдәмендә бер нинди инстанцияләрдән дә алдан рөхсәт сорамыйча бөтен җирдә, бөтен урыннарда туган телдә сөйләшергә, эш алып барырга тиеш. Шулай итеп, ул татар теленнән де-факто дәүләт теле ясаячак.
      Бу зур эшне башкарыр өчен, бәлки, махсус “Татар теле җәмгыяте” исемле бер иҗтимагый оешма да оештыру кирәктер. Аның филиаллары (бүлекчәләре) бөтен җирләрдә булырга тиеш. Бу  оешмада галимнәр заманча татар терминологиясен булдырырлар иде, башкалар исә пропаганда эшен алып барырлар  һәм телне гамәлгә кертү идеологиясен һәм технологиясен халык арасында тарату эшен алып барырлар иде.
      Безгә идеология һәм тоталь пропаганда җитми, менә шуларны бездә иҗтимагый оешмалар кешеләре генә эшли ала, дип уйлыйм.
                                                              
                                                  Бөтен дөнья Төрки Халыклар Ассамблеясе
                                                  (БТХА) Координацион Советы әгъзасы, тарих
                                                  фәннәре кандидаты Рафаэль  Мөхәмәтдинов                                           

Комментариев нет: