среда, 12 ноября 2014 г.

В Татарстане запрещают разговаривать на татарском языке – это фашизм?! "Татарча сөйләшкән өчен кибеткә керүдән тыйдылар"


Республикабызның төп канунына инде 22 ел тулды. Аның 8нче маддәсендә «Татарстан Республикасының дәүләт телләре – тигез хокуклы татар һәм рус телләре» дип язылган. Тик 22 ел үтеп тә, татар телен «кирәксез» бер өстәмә «йөк» буларак кабул итәргә күнегеп беткән дәүләт оешмалары, чиновник һәм түрәләр генә түгел, хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче кибетчеләр һәм аларны эшкә алучы эшкуарлар да хөрмәт итәргә һәм үтәргә өйрәнмәгән. Конституция көнендә милли хәрәкәт имамы Гомәр хәзрәт Батырша: «Карале, син бит юрист, татар телендә сөйләшкәнем өчен бер кибеткә керүне тыйдылар. Нәрсә эшләп була бу очракта», – дип мөрәҗәгать итте.

«Үзем Биектау авылында яшим һәм сатып алыр өчен якындагы кибетләргә йөрим. Гадәттә, гел татарча гына сөйләшәм һәм моңа кадәр бу мәсьәләдә авырлыклар күргәнем юк иде. Ике атна элек «Адилә» исемле кибеткә кереп, гадәттәгечә, татар телендә мөрәҗәгать иттем. Тик кибет исеме татарча булуга карамастан, сатучылар миңа татар телендә сөйләшмәскә, русча эндәшүемне таләп итте. Татарстан Конституциясенең 8нче маддәсенә сылтап, Татарстанда татар теленең дәүләт теле һәм сатучыларның татар телендә хезмәт күрсәтергә тиешлеген аңлатырга тырыштым. Миңа, дорфа гына итеп: «Мы живем в России, говорите по русски», – дип җавап кайтардылар. Соңрак, тагын бер керүемдә, кибетнең хуҗасы: «Сез монда татарча сөйләшеп бәйләнәсез икән, монда йөрмәгез, кибеткә башка килмәгез», – диде. Сатучыларга аңлатканны хуҗасына да аңлатырга тырыштым, тик нәтиҗәсе булмады. Дөресрәге, нәтиҗә буларак, ул миңа кибеткә йөрүне тыйды. Тормышта мин бөтен җирдә татарча сөйләшәм һәм мондый хәлгә беренче очрыйм. Ул минем милли хисләремне кимсетте. Ничек инде, мин Татарстанда яшәп, үзебезнең дәүләт кануннары була торып, мондый кимсетүләргә түзәргә тиеш», – дип сөйләде ул.

Икенче якның фикерен ишетер өчен, шимбә көнне Биектау авылына юл тоттым. «Адилә» исемле кибет авыл башында ук урнашкан. Кергәч, сатучылардан әлеге хәл турында фикерләрен сорадым. Тик кибеттә кеше күп булуына карамастан, минем журналист икәнемне ишеткәч, «эшләре барлыгын» сылтау итеп, сату бүлмәсеннән каядыр югалдылар. Тик товар алырга килгән халыкның таләпләреннән соң, сату бүлегенә кире чыгарга мәҗбүр булдылар. Минем сорауларга җавап кайтарудан да, кибетнең хуҗасының элемтәләрен бирүдән дә баш тарттылар. «Кирәкмәгән эш белән шөгыльләнүемне» әйттеләр һәм кибеттән чыгып китүемне таләп иттеләр.

Дөресен генә әйткәндә, әлеге хәлне ишеткәч, бер дә гаҗәпләнмәдем, мондый очраклар минем белән дә булгалады. Ни кызганыч, татарның рәсми танылган җирләре – Татарстанда да, татар теленең рус теле белән тигез дәрәҗәдә булуы турында кануннар барлыгына карамастан, татар теленә хөрмәт юк. Әлеге кануннарның үтәлешен таләп итүчеләрне кайбер «толерант» ватандашларыбыз «татарский фашист» дип тә атыйлар. Кануни яктан, без хаклы: чөнки Татарстан Республикасы Конституциясендә язылган телләр турындагы кануныбыз безнең файдага эшләргә тиеш. Әмма ул үтәлми, чөнки аларны үтәүне тәэмин итүче тиешле кануни актлар юк. Әйтик, татар телендә хезмәт күрсәтмәгәннәрне җаваплылыкка тартып булмый. Тик шулай да Гомәр хәзрәт белән булган вакыйга башкалардан бераз аерылып тора. Аңа, татар телендә сөйләшкәне өчен, кибеткә керүне тыйганнар. Монда мин кешенең милли хисләрен кимсетү һәм гражданның ирекле хәрәкәтен чикләүне дә күрәм. Ә бу инде Җинаять Кодексының кайбер маддәләренә туры килердәй эш буларак та бәяләнергә мөмкин. Татарстан Республикасының хокук яклау органнары, әлеге язмадан соң, бу очракка тиешле бәя бирер дип ышанасы килә. Чөнки татар телендә сөйләшкәне өчен кибеткә керүне тыю – ул инде маразм. Бу вакыйга республикада милләтара татулык, Татарстанның визит карточкасы булган «толерантлык үрнәге» белән ничектер туры килеп бетми кебек… Озакка сузмыйча, якындагы көннәрдә, Татарстан Республикасының Прокуратурасына бу хәл турында язып, гариза бирергә дә ниятебез бар.

Югары трибуналардан «булдырабыз» сүзләрен еш ишетергә туры килә. Түрәләр көне-төне зур уңышлар, җөмһүриятебездә урнаштырылган «тәртип» турында мактанышырга ярата. Ә Конституциябезнең кабул ителүенә 22 ел узгач та, Татарстан халкын аны хөрмәт итәргә өйрәтә алмау булдыклылыкмы соң?! Милли хокукларыбызның тулы рәвештә үтәлешен кайчан күрербез?! Нигә әле без татар җирендә үз туган телебездән баш тартырга тиешбез?

Милли хисләребез кимсетелгән, тапталган очракларда дәшмәгән саен, мондый хәлләр дәвамлы булып, кабатланып торачак. Вакытында тиешле һәм хокукый җавап бирсәң генә, безнең хокуклар белән санлаша башлаячаклар. Милләтебезнең хокуклары үтәлешен таләп итү һәрберебездән тора!
#ПравыеТатары #Биектау #Гомэр

Комментариев нет: