воскресенье, 30 ноября 2014 г.

Раил Нургалиев: Татарстан чемпионатында катнашуым командага ярдәм итмәс иде

Раил Нургалиев: Татарстан чемпионатында катнашуым командага ярдәм итмәс иде
Теләче районы элек-электән көчле көрәшчеләре белән дан тота. Шуларның берсе – Татарстанның атказанган спорт остасы Раил Нургалиев 15-22 октябрь көннәрендә Ашхабадта узган билбау көрәшендә икенче тапкыр дөнья чемпионы исемен яулады. Шушы көннәрдә Татарстан спорт министрлыгында узган халыкара ярышларда уңышка ирешкән спортчыларны тәбрикләү тантанасында ул да бар иде. 
 
- Хәерле көн, Раил. Син икенче тапкыр дөнья чемпионы исемен яуладың,  монысы алдагысыннан нәрсә белән аерыла һәм җиңү ничек бирелде?
 
- Җиңү беркайчан да җиңел бирелми. Ашхабадта бер башка өстен булып кына уңышка ирешергә була иде. Чөнки анда хөкемдарлар бик нык җирле спортчыларны якладылар. Мәсәлән, бер балл урынына ике балл бирәләр, ә безнекен киресенчә киметергә тырыштылар. Үзебездәге ярышларда хөкемдарлар гаделрәк хөкем итә. Читтә көрәшү авыр һәм күбрәк җаваплылык та сорый. Шуңа күрә ул яктан авыр булды.
 
- Син Ашхабадта көрәшеп йөргәндә татарча көрәш буенча Татарстан чемпионаты узды. Син әлеге бәйгедә катнаша алмавыңа үкенмисеңме? 
 
- Үкенү хисе бар. Анда безнең Теләче районы командасы бик үк уңышлы чыгыш ясый алмады. Ләкин мин Татарстан чемпионы исемен яуласам да, ул җиңү командага югарырак урын алырга ярдәм итмәгән булыр иде. Декабрь аенда Теләчедә 1996-1997 елларда туган егетләр арасында дөнья беренчелеге узачак. Моңа хәзер әзерлек бара. Рөстәм Нургалиевич кушуы буенча Ашхабадка район җитәкчелеге барып андагы турнирның ничек оештырылуын карады, үзебезнең афишаларны куйдык. Төрекмәнстан башкаласында узган ярышны оештыру бик үк югары дәрәҗәдә түгел иде. Тамаша кылучылар да аз булды, чөнки ярыш аз халык сыйдырышлы спорт сараенда узды. 
 
- Бездәге спорт ярышларын оештыру мөмкинлекләре белән Ашхабадны чагыштырып ни әйтә аласың?
 
- Анда бәлки әйбәт спорт сарайлары да бардыр, ләкин  без анысын күрмәдек. Гомумән, минем Казандагы кебек бөтен уңайлыклары булган көрәш сараен беркайда да күргәнем юк.
 
- Кайсы ил көрәшчеләре белән бил алышу авыр? Чит ил спортчылары безнең көрәш алымнарын үзләштереп бетерә кебекме?
 
- Бүген 6 ил:  Казахстан,Үзбәкстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Молдова һәм Таҗикстан  спортчылары бик көчле. Башкалар бик алай ук түгел. Миңа Ашхабадта 4 егет белән көрәшергә туры килде, мин барысын да “чиста”га җиңеп барып икенче тапкыр дөнья чемпионы исемен яуладым, Аллага шөкер! Иң авыры, әлбәттә, финалда Молдова спортчысына каршы көрәшү булды. 
 
- Раил, син тормышта тагын нәрсә белән шөгыльләнәсең?
 
- Бүгенге көндә минем өчен беренче чиратта – спорт, һәм яшь көрәшчеләр тәрбияләү. Әлегә үземне башка сыйфатларда күрмим.
 

Әңгәмәдәш – Рушан ХАНТИМЕРОВ

Комментариев нет: