пятница, 21 ноября 2014 г.

Башкалабыз – таш кала?


Казанга бару бәхете эләккән саен, Кремльгә ашыгам. Килгән туристларга ияреп, экскурсоводлар сөйләгәнен тыңлыйм да гаҗәпләнәм. Таң калдырганы, аларча, Кремль агачтан булган. Ә хәзерге таш стеналы Кремльне Иван IV указы белән Псковтан китерелгән ике рус остасы җитәкчелегендә төзеткән икән. Ул ике руска Кремль эчендәге шәп кенә урында һәйкәл дә салып куйганнар. Кулларындагы кәгазьгә ныклап карагач кына, Спаск манарасы икәнлегенә төшенәсең.
Әмма экскурсоводлар күпме генә ялган сөйләсә дә, тарихны үзгәртә алмаячаклар. Казан Кремленең Явыз Иванга кадәр таштан салынганлыгына дәлил – бүгенгәчә торгызылмаган манара фундаментлары. Алар Казансу ягында, Кол Шәриф мәчете каршында һәм башка урыннарда. Рус елъязмаларында да “Над рекою каменный град, много в Казани высоких ворот” дип тә язылган. Казан Кремлен алучыларның берсе – гаскәр башлыгы А.Курбский истәлекләрендә дә Кремльнең таш стена белән әйләндереп алынганлыгы хәбәр ителә.
Хәзер Казан Кремле рус басып алулары вакытында агачтан булган дип сөйләү – татар халкы цивилизациясенең башка халыкларныкыннан бик нык артка калган булган дигән ялган идеология таратуга нигезләнгән. Моны белә торып, аңлы рәвештә башкаралар.
Икенче гаҗәпкә калдырган нәрсә Казан ханнары күмелгән мавзолей-төрбә янында булды. Монда Казанның беренче ханы Мәхмүттән башлап 6 хан күмелгән дип сөйли экскурсоводлар. Ләкин Казан ханлыгын оештыручы бөек шәхесебез, аның беренче ханы-патшасы олуг Мөхәммәтне ник берсе искә алсын. Олуг Мөхәммәт – халкыбыз тарихында зур хөрмәткә лаек шәхес. Заманында Алтын Урда белән идарә иткән хан. Соңыннан, тәхеттән төшерелгәч, үзенең 3 меңлек гаскәре белән русларның 40 меңлек гаскәрен кулына кылыч тотып сугышып җиңгән батыр.
Тарихта мондый дәрәҗәдәге кешенең сугышчылары белән көрәшкә ташланып җиңүгә ирешүе – сирәк күренеш. Шушы җиңүе белән дә ул тарих китапларына алтын хәрефләр белән язылырлык шәхес. Ә Казанга килеп бәйсез дәүләт оештыруы, Казанны Алтын Урда дәүләте башкаласы дәрәҗәсенә күтәрүен без, татарлар, мәңге онытырга тиеш түгел.
Кремль стеналары буенда йөргәндә, Казанны саклап шаһит киткәннәр истәлегенә һаман да һәйкәл булмавына күңелем әрни. Мин аны Кремльнең тышкы ягында, Кол Шәриф мәчете каршындагы мәйданга куелган итеп күрәм. Зур биек постамент өстендә үзенең сугыш атына атланып, сугыш киемнәреннән Олуг Мөхәммәт хан тора. Уң кулында Казан ханлыгы байрагын тоткан. Билендә кылычы. Әгәр бу хыялым тормышка ашса, Казаныбызны саклап гомере өзелгәннәрнең, гөнаһсыз һәлак ителгән сабый балаларның рухы шатланыр, ә хәзерге буын кешеләре тарихыбызның данлы үткәне белән горурланып китәр иде. Килгән туристлар татар тарихы белән ныграк кызыксыныр, экскурсоводлар да ул һәйкәлгә күрсәтеп: “Әнә Казан ханлыгын оештыручы, аның беренче ханы олуг Мөхәммәт”, – дияр иде. Моның шулай булачагына чын күңелдән ышанам.
Казанга барып кайткан саен, миндә күп сорау туа. Бу экскурсоводларны кем әзерли? Аларның җитәкчесе кемнәр? Мәдәният министрлыгы ни карый? Депутатларыбыз белән тарихчыларыбыз ник бу мәсьәләне контрольдә тотмый? Менә хәзер М.Шәймиев Зөя чиркәве белән Болгар шәһәрлеген торгызырга алынды. Миңа калса, башта Казан Кремлендә тәртип булдырырга кирәк.
Бәлки, алар өчен мин язганнар пүчтәк, вак әйбердер. Ләкин бу дөньяда татар булып, үз җиремдә үземне кимсеттермичә яшәр өчен миңа болар кирәк. Миңа гына түгел, миллионлаган татар халкы өчен болар кирәк дип саныйм. Ә сез ничек уйлыйсыз?
Мөнир СИТДЫЙКОВ.
http://beznen.ru/  Чаллы шәһәре.

Комментариев нет: