суббота, 29 ноября 2014 г.

БТК татар радиосына ешлык бирмәгән комиссияне таратырга чакырды


Бөтендөнья Татар Конгрессы татар радиосына FM ешлыгы бирмәгән федераль комиссияне куып таратырга чакырды. 
"Бәйге нәтиҗәләре Русиянең татар җәмәгатьчелеге арасында аңлашылмаучанлык һәм ачу тудырды. Русия Федерациясенең үсешенә зур өлеш керткән сигез миллионлык халыкның радио дулкыннарда рухи һәм мәдәни ихтияҗын кәнәгатьләндерү хакы юкмы? Гаделсезлек ярылып ята: Татарстанда тапшырулар алып барган 27 радионың өчесе генә татар телендә сөйли. Күрәсең, Федераль комиссиядәге әфәнделәр татарларга ана телендә сөйләгән тагын бер радио артыкка китәр дип санагандыр. Татарстанда ике дулкын каралды бит! Берсен рус телле, икенчесен татар телле радиога бирү гадел булыр иде", диелгән әлеге белдерүдә. 
БТК бу гамәлнең Русия президенты Владимир Путин алып барган халыклар бердәмлеген үстерү һәм рухи ихтияҗларны кәнәгатьләндерү сәясәтенә каршы килүен әйткән. Конгресс бу карарны кабул иткән федераль комиссияне таратырга, бәйге нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарырга, яңа комиссия җыеп яңа бәйге оештыруны кирәк дип саный. 
"Татмедиа" җитәкчесенең беренче урынбасары Марат Ибляминов комиссия әгъзаларының татар радиоларына ешлык бирмәс өчен төрле сәбәп табуын әйткән иде. 26 ноябрьдә Мәскәүдә үткән федераль телерадиотапшырулар комиссиясендә җырчы Салават Фәтхетдиновның "Дастан FM" радиосына ешлык дәгъвалаган. Бу бәйгедә "Курай" вәкилләре дә катнашты. Комиссия Казандагы 96.8 МГц һәм 98.0 МГц ешлыкларын "Комсомольская Правда" һәм "Наше Радио"га бирү карары чыгарды. 

Комментариев нет: