четверг, 6 ноября 2014 г.

Риза Фәхретдиннең якташлары Уфага килде

6 ноябрь көнне Уфага күренекле татар галиме һәм дин әһеле Риза Фәхретдиннең якташлары – Татарстанның Әлмәт районы вәкилләре килде. Алар атаклы мөфти Риза Фәхретдиннең тууына 155 ел тулу уңаеннан байтак очрашуларда катнаша.
Бергәләп дога кылу
Бергәләп дога кылу
Кунакларның 12 кешелек төркемен Әлмәт районы Кичучат авылындагы Риза Фәхретдиннең йорт-музее директоры, филология фәннәре кандидаты Диләрә Гыймранова җитәкли. Галимнәр, дин әһелләре, рәсми затлар, язучылар һәм журналистлар искә ала мәшһүр якташын. Аларны башкаланың “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт хәзрәт Галләм озатып йөри.
[ Азатлыкта Википедия: Ризаэтдин Фәхретдин ]
Диләрә ГыймрановаДиләрә Гыймранова
Иртәнге якта ук Татарстан кунаклары Уфаның Мөселман зиратына килде. Нәкъ менә биредә, 1936 елда вафатыннан соң Риза Фәхретдин мәңгелек йортына күчерелә. Васыятенә ярашлы, аны кечкенә килеш вафат булган бер үк исемдә булган уллары Хәсәннәр каберләре янына җирлиләр. Биредә Риза Фәхретдиннең иң беренче куелган (гарәп язулы) кабер ташы һәм янәшәдә узган гасырның алтмышынчы елларында урнаштырылган кирилча язулысы бар.
Риза Фәхретдингә куелган беренче ташРиза Фәхретдингә куелган беренче таш
Хәтер чарасында катнашучыларга Диләрә ханым Гыймранова Риза хәзрәт хакында бай мәгълүматлар бирде. Үз чыгышында ул атаклы дин әһеле һәм галимнең 155 еллыгы уңаеннан Әлмәт районында һәм бар Татарстанда оештырылган искә алу чаралары хакында да сөйли. Төрле фәнни-гамәли конференцияләр уздыру, йөзләрчә кешене Кичучатта экскурсияләрдә кабул итү, “Сәләт” яшьләр фонды балалары өчен бер атналык лагерь оештыру – менә бихисап эшләрнең берничәсе генә.
“21 ноябрь көнне Кичучатта тагын да бер зур фәнни-гамәли конференция белән быелгы чараларны йомгаклыйбыз”, - ди Диләрә ханым.
Очрашу барышында Исмәгыйль хәзрәт Коръән аятьләре укыды. Риза Фәхретдин рухына бергәләп дога кылганнан соң, кабер ташларын фотосурәтләргә һәм видеога төшерү оештырылды. Диләрә Гыймранова әйтүенчә, “Рухият” фонды ярдәме белән күренекле милләттәшебез хакында яңа китаплар әзерләнә. Шуңа күрә яңа мәгълүматлар һәм фотосурәтләр туплау дәвам итә.
Рәфкать ШаһиевРәфкать Шаһиев
Очрашу азагында Риза Фәхретдиннең истәлеген мәңгеләштерү тәңгәлендә башкарылырга тиешле чаралар турында тәкъдимнәр дә әйтелә. Мисал өчен, Әлмәт Язучылар оешмасы җитәкчесе, филология фәннәре кандидаты Рәфкать Шаһиев ике тугандаш республика бергәләп, Риза Фәхретдин каберенә яңа истәлек ташы куйсын иде дигән теләген җиткерә. “Әлеге таш шушы олуг затның дәрәҗәсенә һич кенә дә туры килми, без аны тиешенчә зурларга бурычлы”, - ди ул.
60нчы елларда куелган кабер ташы60нчы елларда куелган кабер ташы
Әлмәттән килгән кунаклар көн дәвамында тагын берничә очрашуда була. Көндез алар “Ихлас” мәчетендә хәтер мәҗлесенә чакырулы, “Сәхипҗамал” һәм “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары белән очрашу да каралган. Ә кичен әлмәтлеләрне баш мөфти, шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин Тукай урамындагы Җәмигъ мәчеттә кабул итә. Нәкъ менә анда  Ризаэтдин Фәхретдин мөфти буларак хезмәт иткән. http://www.azatliq.org/content/article/26677080.html

Комментариев нет: