Русиянең асаба халыклар берләшмәсе Казан, Чаллы, Уфа, Чабаксар шәһәрләрендә асаба халыкларның телләрен яклап ялгыз пикетлар уздырды. гафиулла газиз
4ноябрьдә узган бу чарага чыгучылар әйтүенчә, ялгыз пикетлар өчен хакимияттән рөхсәт алу кирәк булмаганга алар милли телләрне яклауны шул рәвешле оештырырга булган.
Чаллыда "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре татар телен, мәгарифен яклап ялгыз пикетка чыкты.
Башта без Чаллының "Азатлык" мәйданы кырындагы "Палитра" кибете каршында ялгыз пикетта торучы Булат Гатин белән сөйләштек.
– Булат, менә син ялгыз пикетта торасың, төп таләпләреңне кыскача бәян итсәң иде. Бүгенге вазгыятьтә нидән риза түгелсең?
– Безнең таләп җирле, төп халыклар телен урыс теле белән бер тигезлеккә, бер дәрәҗәгә күтәрү. Югары уку йортларында да ана телендә укыту, өйрәтүне, дәүләт эшендә дә татар телен куллануны, аны санлауны таләп итәбез.
– Берничә еллар дәвамында "Азатлык" яшьләре ялгыз пикетлар уздырып тора. Менә монысының да файдасы булыр, дип саныйсыңмы?
– Без әлеге пикетны башкорт, чуаш яшьләре белән бер вакытта уздырабыз. Алар Уфада, Чабаксарда шушындый ук таләпләр белән чыга. Күптән түгел без җирле халыклар ассоцияциясен төзегән идек. Шушы ялгыз пикетлар әлеге ассоцияция акцияләренең берсе.
– Булат, пикетка чыгучы яшьләр саны аз бит. Менә бу күренешне ничек аңлатасың?
– Беренчедән, без бу пикетка хакимияттән рөхсәт булмас, дип уйладык. Чөнки 4 ноябрь – фашистларның урамнарга чыгу көне. Безгә шушы вазгыятьтә урамнарга чыгарга ирек бирмәсләр, дигән шикләр булды. Икенчедән, яшьләр хәзер ни дә булса таләп итеп урамнарга чыгарга, фикерләрен дәүләткә белдерергә курка. Алар куркытылды.
Илмир Салих шулай ук "Азатлык" мәйданының башка бер читендә ялгыз пикетта торып алды. Чираттагы сөйләшү аның белән.
– Илмир, син инде ялгыз пикетларда байтак катнашасың. Аерым алганда, менә бүгенге кебек милли мәгарифкә кагылышлы таләпләрегез, сорауларыгыз әлләни нәтиҗә бирми кебек. Чөнки, шушы ук Чаллы шәһәре мәктәпләрендә белем бирүләр, укытулар һаман да урыс телендә алып барыла. Үзгәрешләргә өмет бармы?
– Әйе, без төрле юнәлештә, шул исәптән татар мәгарифе буенча да пикетлар уздырып торабыз. Русиядә Халыклар бердәмлеге көне саналган 4 ноябрьдә ана телендә укыту мәсьәләсен күтәреп чыктык. Татар халкының да мәгарифтә, тел юнәлешендә башка халык белән тигез хокуклы булырга тиешлеген күрсәтергә теләдек. Пикет белән без шәхси һәм оешмаларарыбызда күтәрелгән фикерләрне дә җиткерүне максат итеп куябыз. Без мондый пикетлар белән генә чикләнмибез. Татар теленең дәрәҗәсен күтәрү турында мәктәпләрдә директорлар, укытучылар белән дә очрашып сөйләшәбез. Татар мәктәпләрендә ана телендә генә укыту мәҗбүриятен дә күтәрәбез. Ләкин гамәлдә алай түгел. Шуңа да карамастан, без мәктәпләрдә берәр генә сыйныф булса да саф татарча укытуны сорыйбыз, таләп итәбез.
– Бердәмлек көне дигәннән, шул ук мәгариф өлкәсендә дә урыс булмаган халыклар һәм урыс мәгарифендә тигезлек, бердәмлек юк, булмады, дияргә кирәк. Син нинди фикердә?
– Әйе, бердәмлек юк. Урыс оешмалары күпме генә "урыс теле бетә", дип кычкырып йөрсәләр дә, мәктәпләргә кереп дәресләр челтәрен карасалар, тел укытуда гына түгел, башка фәннәрне укытуда да урыс теленә өстенлек бирүне күрерләр иде. Менә шушы яктан Татарстандагы татар халкы үзен ким хис итә.
– Илмир, бердәм үткәрелгән пикетлар нигезендә резолюция дә кабул ителә икән. Шул хакта да әйтеп китсәң иде.
– Бу пикетлар Башкортстанда, Татарстанда, Чуашстанда уза. Бәлки Мари Иле вәкилләре дә кушылгандыр, әлегә хәбәребез юк. Шушы чара нигезендә республикалардагы оешма җитәкчеләре, вәкилләре резолюцияне имзалаячак. Әлеге резолюция Русия һәм Татарстан президентларына, Башкортстан, Чуашстан республикалары җитәкчеләренә, депутатлар шураларына, җәмәгатьчелеккә җибәреләчәк, телләр укыту тигезлеге хакындагы бу фикерләр аларга барып җитәргә тиеш.
Илмир Салих күтәргән шигарне җитмеш яшьләрне узган бер урыс телле ханым да укып азапланды һәм безгә "Монда ниләр язылган, аңлатып кына бирегезче", дип мөрәҗәгать итте. Без шигарьнең эчтәлеген аңлатып бирдек һәм аңа сорау да өстәдек: "Сезнең оныкларыгыз да бардыр инде, алар татар теле дәресләрен яраталармы соң?"
"Бер оныгым татар теле дәресләренә бик теләп йөри. Ә менә икенчесе ул дәресләрне бөтенләй яратмый, паразит", дип тә өстәде әбекәй көлемсерәп. Камерага төшерү турында сүз чыккач, әби җил-җил атлап китү ягын карады.
Казанда пикетка "Алтын Урда" оешмасы җитәкчесе Данис Сәфәргали чыкты. Данис Азатлык радиосына чараның максаты хакимиятләрнең игътибарын асаба халыкларның проблемнарына җәлеп итү, бу чарада төшерелгән фотолар белән әлеге проблемга интернетта да реакция уятырга тырышачакбыз, диде.
Комментариев нет:
Отправить комментарий