пятница, 7 ноября 2014 г.

Татарстан Конституциясе көненә багышланган халык җыенының Резолюциясе


Казан ш.                                                                                6 ноябрь 2014 ел

           Бөек бәйрәм белән cезне, хөрмәтле милләтәшләр!

            Моннан 22 ел элек, 1992 елның 6 ноябрендә  Татарстан  Югары Шурасы Татарстан Конституциясен  кабул итте. Безнең дәүләтнең Төп Кануны   1990елның 30 августында  кабул ителгән “Татарстан дәүләт суверенитеты турында Декларация” һәм 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нигезендә  кабул ителде. 21 мартта  “Сез Татарстан республикасы суверен дәүләт, халыкара хокук субъекты, Русия Федерациясе һәм башка республика, дәүләтләр белән мөнәcәбәтләрен тигез хокуклы шартнамә нигезендә коруы белән килешәсезме?” дигән сорауга Татарстан  халкының 62% якыны “әйе” дип җавап бирде. 1992 елда кабул ителгән Конституция  халыкнын ихтиярын чагылдыра, шуна күрә аның төп нигезләмәләрен халык үзегенә үзгәртә ала. Әмма ләкин 2000-2005 елларда Татарстан дәүләтенә каршы жинаять оештырылды.  Татарстан халкыннан сорамыйча,  Конституциягә  шундый  күп үзгәрешләр кертелде ки, бу  хәлне  “Татарстан дәүләтен һәлак итү” дип бәяләргә була. Халыкны алдап, Татарстан Дәүләт Шурасы  2002 елда 1992 елгы Конституцияне юк итте
           Кызганычка каршы, безнең дәүләткә каршы һөҗүм Европа Берлеге, Европа Парламенты, Европаның демократия илләре тарафыннан  кискен каршылык  тудырмады. Ничек Федератив демократик дәүләттә ( РФ конституциясе, 1-нче маддә) “туры китерү” үткәреп була? Федерация булгач, күптөрлелек булырга тиеш. “Туры китерү” үткәргәч, РФ унитар дәүләткә, империягә әйләнде.
             Татарстан дәүләтен юк иткәндә кая иде соң безнең Дәүләт Шурасы депутатлары, кая иде “Конституциянең гаранты”? Нигә хакимият халыкка мөрәҗәгать итмәде, нигә Конституцияне үзгәртү турында референдум үткәрү тәкъдиме белән чыкмады?  Татарcтан халкы  Конституциядагы үзгәрешләр аркасында дәүләтсез, җирсез, милексез калды. 2002 елда “яңа редакция” дигән булып яңа, “туры китерелгән”  Конституция кабул иттеләр. Анда “суверен дәүләт- халыкара хокук субъекты ” юк, «җир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке” дигән маддә юкка чыгарылган, “Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия” дигән маддә юк һәм башкалар, һәм башкалар... Татарстан дәүләтеннән исеме генә калды.
                2010  елның  декабрендә  Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы  № 430281-5   Федераль Канунны кабул итте. Бу канун буенча республикаларга(дәүләтләргә)  үзләренең дәүләт җитәкчесен “Президент” дип атарга ярамый.
         Рәсәй Конституциясендә ап-ачык язып куелган: республика җитәкчесен ничек исемләргә икәнен республика халкы үзе хәл итергә тиеш. Татарстан
халкы “Президент” исемен 1992 елның 6 ноябрендә сайлады. Бу көнне Татарстан Конституциясе кабул ителде. Ул Конституциядә ”Татарстан республикасында дәүләт башлыгы- Президент” дигән маддә бар.
Әмма ләкин 4 ел дәвамында “хокукый дәүләт төзүче” Мәскәү республикаларны(дәүләтләрне)  көчләп, халыктан сорамыйча Конституцияләрен үзгәртергә мәҗбүр итә. Конституциясе үзгәрмәгән  Татарстан дәүләте генә калды. 
        Татарстан дәүләте, татар милләте, татар мәгарифе, теле упкын алдында торган хәлдә  таләп итәбез:
Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин!
Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары!
     Татарстан Дәүләт Шурасы депутатлары үзләрен Татарстан халкының ихтиярын яклаучы,мөстакыйль сәясәтчеләр итеп күрсәтерләр дип, ышанабыз. Президент  вазифасын, Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтен саклап калу- сезнең бурычыгыз!
    Таләп итәбез: 1.  Татарстан Конституциясеннең 89 маддәсен: “Татарстан Республикасы Президенты – Татарстан Республикасының дәүләт башлыгы, иң югары вазыйфаи заты”,  саклап калырга!
      2.     Рәсәй Конституциясенә каршы килүче, Рәсәй халыкларының хокукларын бозучы   №430281-5   Федераль Канунны Рәсәй Конституция Мәхкамәсенә бирергә.
       3. Татарстан Дәүләт Шурасы  Президент вазифасын, Татарстан Конституциясен, Татарстан дәүләтенең, татар милләтенең хокукларын  якларга теләмәсә, кичекмәстән таратылырга тиеш. Татарстан халкы ирекле  һәм гадел сайлауларда  яңа Дәүләт Шурасын (парламент) сайларга тиеш.
         - Халык сайлаган Дәүләт Шурасы 1990 елда кабул ителгән  “Татарстан республикасының дәүләт суверенитеты турында Декларацияга” , 1992 елның 21 мартында үткәрелгән референдум нәтиҗәләренә таянып, 1992 елгы Татарстан Конституциясенең төп маддәләрен кире кайтарырга тиеш.“Суверен дәүләт-халыкара хокук субъекты”, «Татарстан кануннары аның териториясендә өстенлеккә ия», «Жир һәм аның байлыклары -бөтен халык милке» - дәүләтнең нигезе булган бу маддәләр кире кайтырга тиешләр.
4. "Россия Федерациясе  һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм  вәкаләтләр  алмашу  турында "  яңа Шартнамәне әзерләргә һәм кабул итергә. Татарстан татар милләтенең үзбилгеләнү җире итеп рәсми танылырга тиеш.
5. Татарстанда сәяси фиркалар оештыру мөмкинлеген  кире кайтарырга.
6. Татар халкына каршы этноцид турында Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа берлегенә мөрәҗәгать итергә.
7. Россия халыкларының дәүләтчелеген, мәгарифен, телен, милли республикаларны юк итү максаты турында дөнья җәмәгатьчелегенә, Берләшкән Милләтләр Оешмасына, Европа Берлегенә мөрәҗәгать итергә.  Халыкларга каршы этноцид  өчен Россия Федерациясен Европа Берлегеннән чыгаруны таләп итергә.
       
              Халык җыенында бертавыштан кабул ителде.
                  

Дөрес:        Бөтентатар иҗтимагый үзәге рәисе:                            Ф.В.  Зәкиев 
                                         
                                                         Казан, Сәетгалиев ур., 3  тел.   8-9046-61-85-34

Комментариев нет: