“Мин укыган беренче татарча әсәр Рабит Батулланың “Сөембикә кыйссасы” иде. Мин аны йотлыгып укыдым”. Бу сүзләрне саф рус кызы Елена әйтә. Үҗәтлеге һәм көчле кызыксынуы аркасында татар телен камил үзләштергән Елена Анисимова бүген Казанның 40нчы гимназиясендә татар теле һәм әдәбиятын укыта. Рус балаларына гына түгел, татарларга да.
Еленаның әти-әнисе – саф рус кешеләре, нәселләрендә башка милләт вәкиле белән гаилә коручылар да юк икән. Шуңа күрә кызларының татар теле белән мавыгуына алар башта бик сәерсенеп карый. Моны вакытлы күренеш, ахры, дип тә уйлыйлар. Никадәр тырышып, үҗәтләнеп укуын күзәткәндә, көлемсерәп куйган чаклары да булгалый. Әмма Еленаның нияте бик җитди икәнлеген аңлагач, аңа бер дә каршы тормыйлар, хәер-фатыйхаларын бирәләр.
– Татар теле һәм әдәбиятын укыту теләге миндә 9 нчы сыйныфны тәмамлаганнан соң туды. Әлеге фәннәргә дәрестә генә түгел, мәктәптән тыш та тартылдым. Сыйныфташларым белән татарча сөйләштем, татарча җырлар тыңладым, татар театрларына йөрдем. Дөрес, мине бу юлга бастырган укытучыларымның да роле зур булды. Шуларның иң яратканы инде бу дөньядан китеп тә барды, урыны җәннәттә булсын, – ди Елена Павловна.
Казанның 52 нче гимназиясендә укыганда ул, татар теленнән төрле дәрәҗәдәге олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар ала. Белеме арта баруын сизгәч, үзлегеннән әдәби әсәрләр укырга керешә. “Әле дә исемдә: мин укыган беренче татарча әсәр Рабит Батулланың “Сөембикә кыйссасы” булды, аны йотлыгып укып чыктым. Аңлашылып бетмәгән сүзләрне сүзлекләргә мөрәҗәгать итмичә генә, контексттан аңларга өйрәндем, мәктәптә дәресләребез дә мавыктыргыч һәм кызыклы үтә иде”, – дип искә төшерә татар әдәбиятына гашыйк булган елларын.
Татар телен өйрәнгәндә, Елена үзе өчен яңа бер дөнья ача: яңа тел, яңа гореф-гадәтләр, мәдәният. Аңа барысы да кызык һәм мавыктыргыч тоела. Менә шул ачышлар аңа яңа тормыш юлын билгеләргә мөмкинлек бирә дә инде. Билгеле, телләрне өйрәнүгә хирыслыгы да бар, шуңа күрә татар теле дә аңа бик җиңел бирелә.
Елена Казан дәүләт университетының татар һәм инглиз телләре бүлеген тәмалап, бүген татар һәм рус балаларын татар теле һәм әдәбиятыннан укыта. Дәресләрен төрле технологияләр кулланып төрләндерергә ярата. Әлбәттә, моның өчен һәрвакыт эзләнү кирәк. Кайвакыт тәҗрибәлерәк укытучыларга да мөрәҗәгать иткәли.
“Хәзерге ата-аналарның татар теленә мөнәсәбәте төрлечә. Үземнең укыту тәҗрибәсеннән чыгып шуны әйтә алам: татар әти-әниләре дә татарча укытуга каршы чыгарга, балаларыбызны рус төркеменә күчерегез әле, дип әйтергә мөмкин. Рус әти-әниләре арасында да ике куллап татарча укытырга риза булучылар бар. Бу гаиләдән, тәрбиядән тора, дип әйтәсем килә, – ди 3 ел тәҗрибәсе булган яшь укытучы. – Хәзерге вакытта татарча белмәүчеләр ишәя бара. Бу, минемчә, шәһәр мохитенә бәйле. Без рус телендә генә сөйләшәбез, татар теле дәресеннән чыккач та, балаларыбыз русчага күчә. Минемчә, мондый вәзгыять татар теленең системалы итеп укытылмавыннан да килеп чыга. Татар теленнән күп төрле дәреслекләр басыла торса да, бернәрсә дә үзгәрми кебек. Рус телле балаларга аралашу технологиясенә нигезләнгән дәреслекләр кулайрак, дип саныйм, шулай ук грамматика да кызыклы итеп бирелгән очракта гына татар теле укытучысының эше нәтиҗәле булачак. Татар теленә мөнәсәбәт кечкенә чакта ук формалаша башлый, шуңа без балаларыбызны толерантлылыкка өйрәтергә тиешбез, ике халыкның үзара мөнәсәбәтләрен, шул исәптән телләр мөнәсәбәтен кискенләштерү файдага түгел”.
Бүген Елена аспирантураны тәмамлап, фәнни эшен яклап, гыйльми дәрәҗә алу турында хыяллана.
Комментариев нет:
Отправить комментарий