вторник, 16 июля 2013 г.

«КЫЙНАП, ЧЫГАРЫП АТТЫ»


авыл жирлеге башлыгы

Хөрмәтле «Безнең гәҗит» газетасы!
Сезгә  районы Иске Дөреш авылы китапханәчесе Гөлсинә ханым яза. Ирем белән шушы авылга килеп эшли башлаганга (колхоз юлламасы белән) 30 еллап вакыт үтте. Ул экономист – бухгалтер, мин югары белемле китапханәче. Миңа эш булмады, балалар бакчасында, мәктәптә эшләдем. Уңган авыл халкы белән чөгендер, суган басуларында бил бөктек. Колхоз да бетте, бетерделәр.
Үземнең белгечлек буенча авыл китапханәсенә пенсиягә чыгар алдыннан гына кереп эшләргә насыйп булды, аңарчы урта белемле әби, пенсиягә чыгып та, 10 еллап эшләде.
Үткән гасырның 70нче елларында салынган  бер тапкыр ремонт күрмәгән, тәрәзәләр җимерек, батареялардан су ага, стеналардан штукатуркалар коелып беткән, килгән кешеләр: «Сыер абзары да моңардан әйбәтрәк», – дия иделәр.
Пенсиягә чыгасы бар дип тормадым, акча сорап, ярдәм сорап карадым да (ул авыл җирлеге башлыгын эштән алдылар инде) гаиләбез белән, 6-7 еллар дәвамында, ремонт ясадык. Бер елны тәрәзәләр алыштырдык, икенче елны батареялар алыштыру, идән җәю, стеналарын штукатурлау, шпатлевка сылау… 4 тапкыр гына буядык, җимерек ишекне алыштыруга бирелгән акчаны авыл Сабан туена тотылды, диделәр. Районнан акча юллап йөреп, анысын алыштырдык. Кыскасы, китапханәне гөл бакчасына әверелдердек.
Кешегә әйтсәң, кеше ышанырлык түгел, БАРЫСЫ ДА ҮЗЕБЕЗНЕҢ АКЧАГА ЭШЛӘНДЕ.
Элеккеге район главасыннан китапханәгә ремонтка акча сорагач, күрше 15 йортлы Җикән Күл авылының 100 еллыгына, Сабантуйга дип, 100 мең сум акча таптылар, китапханәгә бер тиен дә бирмәделәр.
Шушы якты, җылы китапханәгә ремонт ясалганны читтән генә карап торган авыл советы рәисе Равис Дусадбековка урын кирәк булган икән, безне китапханәдән куа башлады, янарга тотынды. Аңа кадәр әле акчамны ярты ставкага калдырды.
…Район китапханәләре башыннан да күп нәрсәләр үтте инде, элеккеге глава районның гөрләп эшләп торган Үзәк китапханәсен бетерде. 40 меңнән артык китап (классика, шедевр) авылларга таратылды, списать ителде, макулатурага тапшырылды. Авыл китапханәләренә ябылу куркынычы яный башлады. «Яңа гасыр» телеканалына, безнең әдәбиятыбызны яклаучы Разил Вәлиевкә ачык хат язу гына безне бу афәттән саклап калды.
Район хакимиятендә бөтен район башлыкларына да ярый торган социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Люция Хаковна бар. Бу китапханәне бетерүдә аның өлеше зур, мөгаен, хәзер тыныч йоклый торгандыр.
Китапханәдә үткәрелгән чараларны санап китәм: «Китап сөючеләр» түгәрәге (башлангыч класслар белән) Әкиятләр, Шигырьләр, Табышмаклар кичәләре, Г.Тукайга багышланган шигырь кичәсен уздырмый калганыбыз юк, китапханә мәйданчыгында кече авыл бәйрәме – Сабантуй үткәрдек.
Һәрвакыт эшләп килүче «Хуҗабикә» клубы бар: чигәбез, бәйлибез, тегәбез. «Имам» клубында гарәп хәрефләре өйрәндек, ифтар мәҗлесләре үткәрәбез.
«Әфган яралары» Әфганстанда хезмәт иткәннәрнең әниләре чакырылды.
Сугыш чоры балалары очрашуы үткәрелде.
Җырчы композитор Рубис Зарипов белән очрашуны, әниләргә багышланган кичәне бик яраттылар.
Һәр ел саен инвалидлар декадасы уңаеннан «Бер җылы сүз җитә кешегә» чарасы белән зур табын ясыйм.
Авыл советы җыеннары – 50шәр кешегә табын әзерләп үткәрелә. (бер нинди хәрәм эчемлек куйдырмыйча!)
Шушы чараларга беркемнән дә бер тиен акча соралмыйча, бары тик үзебезнекен әзерләп, ясап, пешереп, зур саваплы эшләр эшли алабыз дип сөенеп эшләп йөргәндә, миңа шундый мөнәсәбәт башлангач, сезгә язмыйча булдыра алмадым!
Шушы мәкаләмне җибәрергә әзерләнгәндә, авыл советы рәисе берничә тапкыр янап кычкырды. 16 май көндезге сәгать 2ләр тирәсе иде. Китапханәгә тагын кереп: «Миңа глава сине чыгарырга кушты, синең монда кирәгең юк, чыгып кит, ачкычны бир», – дип кычкыра башлады. Көч кулланып, кыйнап, сугышып, ачкычны тартып алып, үземне куып чыгарып ишекне бикләп, ачкычны алып чыгып китте. Мин оекбаштан урамда басып калдым. Мәктәптә хезмәт укытканда балаларны кыйнавы белән даны чыккан кешедән тагын ни көтәсең! Улым мәчеттән кайтышлый минем янга кереп бара иде, ул шунда туры килгәч, аның да башына сукты. Ачкыч талап алганда кулымдагы кан эзләре белән суд экспертизасына мөрәҗәгәть иттем, ә анда турыдан-туры прокурорның үзенә керергә куштылар.
Китапханәгә тагын бер зур күсәк әзерләнгән икән – авыл советының акчасы юк дип, китапханәнең газета-журналларга язылу акчасын күп киметкәннәр булып чыкты.
Миңа бу хәлдә ярдәм итүегезне сорап, Аллаhы Тәгаләнең ризалыгы белән, сезгә генә ышанып калам.

Тукай «батыр»ының кулын кем кашыр?
Ис-акылыңны җуярлык бу хат килгәннән бирле байтак вакыт узса да, ул якка сәфәребез кичектерелә килде. Шулай да, бервакыт, Тукай районына шалтыратып, хәлнең ничегрәк торуын белешергә булдым.
ВАКЫТСЫЗ ҖИТӘКЧЕ
Тукай районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люция Әхмәтова белән әңгәмәбез әллә ни барып чыкты дип мактана алмыйм, ул бик «занятый» кеше икән.
– Бу китапханә клуб бинасында урнашкан һәм анда ремонт ясалу сәбәпле, без китапханәне вакытлыча мәктәпкә күчереп куярга булдык, – диде ул, китапханәнең нигә күчерелүе белән кызыксынгач.
– Китапханәгә моңарчы ремонт ясалган булган бит инде.
– Нинди ремонт булсын? Булмады.
– Ник торбалары, тәрәзәләре, идәне алыштырылган.
– Аның бит түбәсеннән су ага.
– Ә ясалган ремонтлар өчен районнан күпме акча бүленгән булган?
– Мин бу сорауга җавап бирә алмыйм.
– Ә Гөлсинә ханым эшен дәвам итә алачакмы?
– Әйе. Ул әлегә, вакытлыча, җәйге ялга китте, аннары эшләвен дәвам итәчәк.
Берара Люция Хаковна зарланып та алды:
– Ул бит аның шәхси йорты түгел, ремонт ясаса да…
Без аның белән телефон аркылы түгел, ә күрешеп сөйләшергә бик теләгән идек тә… «Люция Хаковна, сезнең белән иртәгә күрешеп буламы?» – дигәч, ул күрешеп булмаячагын, авылларга чыгып китәсен әйтте.
– Ә берсекөнгә? – дидем мин.
– Берсекөнгә Казанда булам!
– Ник алайса бик әйбәт бит инде, үзегез монда киләсез икән.
– Мин киңәшмәдә булам.
– Ник шунда төн кунасызмыни?
– Аннары вакытым юк.
Кыскасы, менә шушы «занятый» кеше белән күрешү турындагы өмет-хыялларым чәлпәрәмә килде. Халык белән эшләргә вакытыгыз булмагач, китегез сез аннан, Люция ханым! Хәер, берсекөнгә Казанда булам дигән кеше шул көнне «ялгыш кына» Иске Дөрештә пәйда булып алды.
РЕМОНТКА АКЧА БИРЕЛМӘГӘН
Тукай районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангалиевна Җәббарова белән дә китапханәгә тотылган суммалар хакында, ул якларга сәфәр чыкканчы ук әңгәмә корып алырга булдык.
Элеккеге китапханә.
– Китапханәгә моңарчы да ремонт булган икән бит инде, шуңа күпме акча тотылды икән, әйтмәссезме? – дидем, башымны җүләргә салып.
– Әле бит ремонт булмады, ясарга җыенабыз гына, – диде ул. – Мин әле монда 3нче ел гына эшлим. Менә шушы өч ел эчендә ремонт булмады. Әйе, косметик ремонт булды бугай. Аннары менә иске ишекне алыштыру өчен акча бүлеп бирелде.
– Анда ишектән тыш та ремонт булган. Аның өчен нинди акча бүленде икән?
– Ул косметик ремонтны алар үз көчләре белән ясадылар…
Шушы әңгәмәдән дә китапханәгә бары тик ишек өчен генә акча бүленеп бирелүе турында аңлаган идем инде.
 
Бүгенге хәл…
«АЛЛАҢ БЕЛӘН ЕРАК БАРЫРСЫҢ»
Тукай районы Иске Дөреш авылында иң беренче Гөлсинә апа Чабатова белән очрашып сөйләштек. Ул биредә китапханәче булып 1995 елда ук эшли башлаган икән инде.
– 1976нчы елда салынган, бер тапкыр да ремонт күрмәгән урын иде ул. Батареяларыннан су агып тора, диварда штукатуркалар коелып беткән, тәрәзәләре җимерек. Алыштырган ишекне фермага илтеп аттык, телисез икән, күрсәтәм, – дип сөйли ак яулыклы ханым.
Гөлсинә апа соңгы 6-7 елда китапханәдә ясаган ремонт эшен санап күрсәткәч, шаккатып сорау бирдем:
– Пенсиягә чыгасы кешегә боларның барысы да нәрсәгә кирәк булды соң?
– Ничек инде нәрсәгә? Китапханә яшәсен, халык аң-белемле, укымышлы булсын өчен кирәк! Халык китапханәгә йөрми, китап укымый диләр, нишләп йөрмәсен? Менә бездә күп кеше йөри.
– Сезнең хезмәт хакыгыз күпме соң? Нинди акчага ясадыгыз ул ремонтны?
– 5-6 мең сум хезмәт хакы инде ул. Быел бераз арткан үзе, 7-8 мең сум бугай. Минем бит 12нче разряд та бар, стаж да… Шуннан җыела инде. Ирем – фермер, кызым, улым эшли. Алар миңа бик нык ярдәм итте. Юкса, үз хезмәт хакыма гына бу кадәр ремонтны эшләп булмас иде, – диде ул.
Сүз уңаеннан әйтим, элек бу урында Тукай исемендәге колхоз булган. Тукайның бюсты әле дә шул елларны искә төшереп тора кебек. Һәр елны нәкъ менә шушы авылга, Тукайның туган көненә районнан бар китапханәчеләр җыелган. Язучылар берлегеннән язучылар, шагыйрьләр килеп, зур кичәләр оештырылган. Нәкъ менә Гөлсинә апа шул кичәләрне алып барган да. Ә хәзер монда… китапханәчене дә канга батырып кыйнап, ишекнең теге ягына чыгарып аталар. Авыл җирлеге башлыгы берәр документ күрсәтеп, аңлатып эшләсә, бер дә булмаса районнан кемне дә булса чакырып аңлату эшләре алып барган булса, мин бу кешене җитәкче итеп күрер идем дә, тик бу хәлдән соң, бигрәк тә аңа карата җинаять эше дә ачылгач, аны әлегәчә бу урында күрү – сәер.
– Март аенда ук ул, чыгып китәргә кушып, бер кереп акырган иде инде. Мәктәпкә күчәргә кушты. Шуннан мин район башлыгына бардым. «Сине беркем беркая күчерми, тыныч кына эшлә», – диде. Менә инде соңгы очрак 16нчы майда булды. Мин китапханәдә утырганда Равис килеп кереп, китапханә ачкычларын эзләп, шкафларны актарып бетерде, аннары миңа килеп ябышты. Анда бит кеше дә юк иде, мин куркудан да егылып үлә ала идем. Ул ябышты да җилтерәтә башлады, кычкырырга тотындым. Шуннан мине ишеккә кадәр өстерәп барды да, кесәмдәге ачкычларны актарып алып, үземне ишекнең теге ягына чыгарып атты. Кулларымда кан иде, чөнки мин дә ачкычка ябышкан идем. Кулларымны кисеп бетерде шул ачкыч белән. Шуннан экспертизага да бардым, травмотологка, терапевтка да кердем. Әле дә шуны искә төшерсәм, кан басымым күтәрелә. Шуннан китапларны мәктәпкә илтеп аттылар, – дип сөйли Гөлсинә апа. Ул әле дә тынычлана алмыйча күз яшьләрен сөртә. – Мәктәптә китапханә булдыру – ул инде үлем дигән сүз, чөнки мәктәп тә ябылу алдында тора.
– Мәктәптә түгел, китапханә клубның бер почмагында булачак, дип әйттеләр.
– Әле алай димәгәннәр иде бит. Күрәсең, сезгә шулай дияргә уйлашканнар инде. Ничек кенә булса да, китапханә элеккеге урынында калмаса, элеккеге кебек гөрләп эшли алмаячак. Гөлбакча иде ул. 50 төп гөлем генә дә урамда ята хәзер.
Авылның 90% кешесе минем яклы, менә, «Без авыл китапханәсен мәктәпкә күчерүгә каршы, мәктәпкә төшмибез», дип, имзалар да җыйдык. Сәбәбе – мәктәп авылдан читтә урнашкан. Ярый әле авыл халкы күрә, белеп тора. Өйдәге эшне калдырып гел эшкә чаба идем… авыл җирлеге башлыгы инде күптән ул китапханә урынына кызыгып йөри иде. «Мин бу бинадан банкетный зал ясар идем, нәрсәгә бу китапханә», – дигәне дә бар. Минем шушы тирәлектә 100 инвалидым гына бар. Мин аларның өйләренә барам, газеталар, китаплар илтәм… Минем малайга да авыл советы башлыгы: «Аллаң белән ерак барырсың инде. Анагыз сезне бозып бетерде, аның артыннан бармагыз», – дигән.
МӘКТӘПТӘ «АУ» КЫЧКЫРЫП…
Авыл җирлеген көткән арада (ул районга киткән иде), мәктәпкә дә кереп чыгарга булдык. Ишекләре шыр ачык мәктәпкә кереп, байтак кабинетларны ачып, «ау» кычкырып, кемне дә булса эзләп йөргәннән соң, ниһаять җыештыручы хатынны табу бәхетенә ирештек. Ул безгә урындык белән терәтелгән бер ишекне күрсәтте. Китаплар шунда икән. Каерып алынган йозак тишегеннән эчтәге китапларның да капчыкларга тутырылган килеш аунап ятуы күренә.
Китапханәчене кыйнау очрагына бер гаҗәпләнсәм, икенче шаккатырган әйбер мәктәп булды. Биредә 21 бала (авыл җирлегендә кат-кат шушы санны әйттеләр, гәрчә мәктәптә 25 бала дисәләр дә!) укый һәм шулар өчен генә 17 хезмәткәр биредә көч куя икән. Уйлап кына карагыз: кайбер авылларда 80-120 бала берничә автобуска төялеп әллә ничә чакрым йөреп укыганда, биредә 21 бала өчен галәмәт зур мәктәп тотып яталар. Бер карасаң, бу мәктәпне яптырмаган район җитәкчелегенең булдыклылыгы турында сөйли инде, ә икенче яктан… Күрә торып китапханәне бетерүгә баручы җитәкчелек булдыклы микән?!
«БАТЫР» + ЯКЛАУЧЫЛАР
Ә хәзер шушы язмамның төп «батыры» белән танышыгыз – ул авыл җирлеге башлыгы Равис Дусадбеков. Аның урынбасары Илсөяр ханым Галиева белән төшкә кадәр үк сөйләшеп, үземә җитәрлек мәгълүмат туплаган булсам да, хатын-кызга кул күтәрергә җөрьәт иткән ирнең нинди булуын күрәсем килде. Бик уңышлы кердем, чөнки аның бүлмәсендә, мине инде көтеп утыралар иде. Мәдәният йорты җитәкчесе дә күз ачып йомганчы каршыма килеп утырды, бераздан тагын берничә кеше «группа поддержки» сыйфатында кереп җитте…
– Мине көтеп утырдыгызмыни? – дим, көлеп җибәрмәскә тырышып.
– Юк, менә әле генә 90 яшьлек бер ветеранны юбилее белән котлап кайттык. Районнан Социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Люция Хаковна да килгән иде, – диде Равис әфәнде.
– Ник ул Казанда түгелмени? Миннән качып йөри икән алайса… – Бу сүзләрне әйткәндә, мин инде Люция Хаковнаның Иске Дөрештә булып, тиз арада кире кайтып китүен (бик «занятый» җитәкченең журналист белән күрешеп торырга вакыты юк шул) белә идем, чөнки Равис абыйның урынбасары минем янда ук Люция ханымның үзенә шалтыратып, кайчан килеп җитәчәге белән кызыксынган иде.
Равис әфәндегә ни өчен килүемне аңлаткач та:
– Мин «Алло, «Безнең гәҗитме?!» сәхифәсендәге үзем турында язылган сүзләрне укыдым, ул сүзләрнең берсе дә дөрес түгел, ничек сез шулай дип яза алдыгыз? Тикшермәгән килеш… Яллардан соң килеп чыгарбыз, дигәнсез. Китапханәне ябу турында язабыз дигәнсез, ничек ябылсын инде ул? Ул 5 мең китапны мин кая куйыйм? – дип, Равис абый үзе үк атакага күчте.
– Дөрес булмаса, менә хәзер дөресләп язу өчен килдек бит инде. Дөресен сөйләгез, әйдәгез. Китапханә ябылмыймыни?
(Бирегә мәдәният йорты җитәкчесе Янирә Әминова белән сөйләшергә кермәгән булсам да, аның һәр соравымны җаваплап утыруы үзәк бәгырьләремә үтте. Үзем шулар затыннан булмасам, нишләп бу хатын-кыз шундый кысылучан була микән, дип зарланыр идем, билләһи.)
– Без аңа бер айдан бирле китапларны күчер дип ялынабыз инде, чөнки мәдәният йортында ремонт ясыйсы бар. Без үзебез дә бөтен әйберне менә монда китереп аттык, безгә дә рәхәт түгел, – диде мәдәният йорты җитәкчесе Янирә Әминова.
– Димәк, китапханә урынында кала?
– Юк, икенче бүлмәдә кала, – диде авыл җирлеге башлыгы.
– Әле белеп булмый бит, әле үзебез дә кайда утырачагыбызны белмибез, – дип өсти Янирә ханым, авыл җирлеге башлыгыннан да хәйләкәррәк булуын күрсәтеп.
– Шулай итеп, китапханә икенче бүлмәгә күчә булды инде, әйеме, Равис абый?
– Әйе. Клубның бүтән почмагына. Анда безнең мәдәни үзәк кебек була инде. Почта да, Сбербанк та, без дә шунда күчәбез…
– Ә нигә китапханә буласы урынга авыл җирлеге күчми?
– Ул бүлмә бәләкәйрәк булачак. Ә тегендә безгә өч бүлмә кирәк: участковыйга да, минем урынбасарга һәм миңа.
– Үзгәртеп коруларның схемасы эшләнгәнме инде?
– Әйе, схема бар.
– Сез миңа ул схеманы күрсәтә аласызмы? Китапханәнең кайда булачагын күрәсем килә.
– Анда бернәрсә дә язылмаган. Без аны бүлгәннән соң үзебез урнаштырабыз. Саклык банкы кына күрсәтелгән, чөнки аны оештыру өчен аерым шартлар кирәк. Сишәмбедән клубка капиталь ремонт килә, федераль-республика акчасына. (Мондый акча турында беренче ишетәм – Э.Ф.)  6 миллион 400 мең сум бирелә ремонтка.
– Бу бинадан нигә күчәсез?
– Бу бина безнеке түгел, ә колхозныкы иде. Алар банкротка чыккач, аны Динар дигән кеше алган. Шәхси кулларда бу.
– Сез аренда өчен түләп торасызмы?
– Юк. Динар миңа аренда өчен сорап кергән иде дә, мин әйттем: «Әгәр мин моннан чыгып китәм икән, бу бинаны ватып, таратып бетерәләр, шуңа күрә түләмим», дидем. Сбербанк белән почта түләп тора. Әлегә безне кумыйлар, ләкин куган чакта чыгып китәсе булса, кая барыйк?!
– Сезнең авыл уртасында тагын бер ташландык бина тора, менә шунда гына күчсәгез дә булыр иде. Ремонтка бик күп акча бүленгән бит.
– Ул элеккеге балалар бакчасы, аны сүтеп атасы, чөнки ул авария хәлендә. Безнең китапханәче бит ремонт ясарга оста, әгәр ясыйм ди икән, җире-ние белән бирә алам, – диде ул ихахайлап көлеп.
– Теле белән генә оста шул ул, – диде урынбасары.
– Ремонтлар ясамаган дип әйтмәкче буласызмы?
– Нинди ремонт?
– Тәрәзә алыштырылган, идән, җылыту торбалары, ишек…
– Тәрәзә алыштыра торган хатынмы соң инде? Ул бит авыл советы акчасына куелган. Әйтер ул, әле ишекне дә үз акчама куйдым дияр.
– Исәп-хисап кәгазьләре бардыр ич аның, күрсәтә аласызмы?
– Юк.
– Идән алыштырылу?
– Идәннең ике сайгагы сынган булган, шуларны үзем алып килдем, диде, менә анысын ишеттем. Ләкин үзе буяса да – буявы авыл советыныкы. Аны буяр өчен, ул ярты ел буе китапханәне ачмады.
– Ә хәзер ник эштә түгел соң ул? Китапларын мәктәпкә төшереп атты да, хәзер эшкә чыкмый, – диде урынбасар Илсөяр ханым.
– Ничек инде кайда? Ялда ул.
– Ничек отпускыда? Ул бит больницага киткәнче бер тапкыр алган иде инде, нишләп ул аны ике тапкыр ала соң? – диде мәдәният йорты җитәкчесе.
– Сез ситуацияне белми торып нигә аны гаеп итеп утырасыз соң әле? Башта ул 8 көн алган, хәзер калганын алып бетерә. Сез миңа 16нчы май көнне китапханәчене кыйнау очрагы турында сөйләсәгез иде, Равис абый?
Бу сорауны авыл җирлеге башлыгына карап биргәч, мәдәният йорты җитәкчесе көлеп җибәрде.
– Туктагыз әле, ә сез ник көләсез? Сез анда булдыгызмы? – дидем мин, аптырап.
– Юк, мин ул хатынның алдакчы икәнен әйтә алам. Пәрәнҗә киеп йөреп кенә, дөреслекне яшереп калдырып булмый ул. Менә мин инде хәзер 13 ел клубны җитәклим, аның бервакытта да минем чараларда катнашканы юк. Ул катнашырга гына түгел, хәтта сценарийлар төзергә тиеш. (Әйтерсең, китапханәче сәнгать җитәкчесе булып эшли. – Э.Ф.) Аның китапханәсенә дә кеше керә алмый. Аягыгызны юып килегез дип әйтә бит ул. Алай булырга тиешме, кызлар? Әнә, үз йортыңа аяк юып кереп була, ә китапханә ул теләсә-кайчан керә торган җир. Ә Равис шундый шаяра торган кеше инде. Менә ул килеп кергәч тә, мине дә күтәреп алып, менә шулай әйләндереп куярга мөмкин. Мин хәзер шуның өстеннән шикаять язарга тиешмени?
– Сезне әйләндерәдер дә, бәлки, ә пенсионер хатын белән шаяру дөресме, сезнеңчә?
– Культурада пенсионерлар юк ул. Шаярусыз да булмый. Шул өлкәдә эшлисең икән, эт тә, сыер да була белергә тиешсең… Дөрес бит?!
– Шаярмадым мин аның белән, – диде Равис абзый. – Мин аңа бармак белән дә чиертмәдем, тимәдем дә. Китапханәне күчерү турында гына әйтергә дип кергән идем.
– Ә экспертиза?
– Любой әйберне алып була инде ул хәзер, кызлар.
– Тәнендәге күгәргән эзләр?
– Шушы хәлдән соң монда ире дә, малае да килеп керделәр. Шунда ире Гөлсинәне йолкып: «Әйдә, полициягә барабыз», – дип алып чыгып китте. Үз ире куйгандыр ул күгәргән эзләрне, нишләп мин хатын-кызга кул күтәрим?
– Ә кулындагы кан? (Бармак белән чиертмичә дә кан ничек чыга ала микән? – Э.Ф.)
– Анысы минем кан, аныкы түгел.
– Сез мәктәптә эшләгәндә, укучыларга да сугу очракларыгыз булган икән.
– Сез бывший наркоман сүзен сөйләп утырмагыз, – диде Янирә ханым Равис абыйның яклаучысы сыман чәчрәп чыгып.
– Төне буе полиция белән йөрдем, – диде Равис абый. – Ничә ел эшләп мәчеттән акча югалганы юк иде, менә шуның малае эшли башлаганга 15 көн дә юк, акча югалды. Мин ул алган дип әйтергә теләмим. Ләкин ачкыч белән ачып керелгән, бер җирдән дә бәреп керелмәгән, моңарчы андый хәл булганы юк иде. Ә ачкыч 4 кешедә генә.
– Соңгы сорау: нишләп авыл җирлеге мәктәпкә күчмәде соң?
– Монда әбиләр килә, бөтен авыл йөри. Кыш көне ничек төшсеннәр соң анда кадәр? Китапханәгә барган кеше юк анда. 15 авылның китапханәчесе килеп андагы китапларны мәктәпкә күчереп киттеләр. Тузан сырган бөтен әйберне, анда җыештырылмаган да булган, – диде Равис абый. – Үзе күчермәде чөнки.
Мин бу авыл җирлегеннән бик авыр тойгылар белән чыктым. Төнлә генә таланган мәчет турында бер борчылсам (Рамазан аенда нинди зур җинаять), өстән-өстән генә гаепле кеше итеп нәкъ менә Гөлсинә апаның малаена ишарәләүләре йөрәкне авырттырды.
МУЛЛАЛАР УРЛАГАНМЫ?
Шушы авыр уйлардан арынырга теләп, мәчет янәшәсеннән узып барганда, яныма ак «14»ледә бер ханым килеп туктады.
– Сез нишләп йөрисез, анда бит барысы да авыл җирлегендә икән, Казаннан журналист та килгән.
– Мин бит инде ул журналист.
– Ә-ә… Сез беләсезме соң әле, бүген төнлә безнең мәчетне талаганнар бит. Нинди оят, муллалар мәчет басып ята.
– Сезнең Туфан Миңнуллин әсәре буенча куелган «Мулла» спектаклен караганыгыз бармы? Әгәр карамагансыз икән, карагыз әле. Нишләп сез, берни белми торып, муллалар урлаган дип әйтәсез?
– Ачкыч белән ачып кергәннәр. Ә ачкыч аларда гына. Мин үзем полиция майоры, тикшерүче булган кеше… Әгәр аны талаучылар үзебезнекеләр булмаса, аны районга да хәбәр итәрләр иде, итмиләр бит.
Шулвакыт мәчеттән Гөлсинә апаның малае чыкты. «Әллә сез югалган акча турында әйтәсезме? Аны бит тапканнар, бер мари кешесе булып чыкты», – диде ул.
– Апа, күрдегезме, сез әле генә өстегезгә күпме гөнаһ алдыгыз?! Үзегез күрми торып, муллалар алган дип, аларга нахак яктыгыз.
– Авызыңны үлчәп ач. Нинди гөнаһ булсын ди?!
Шушы хәлләрдән соң мин инде китапханәче хатынны кыйнаган олпат гәүдәле ирнең «батырлыгына» да, гайбәт сатып утырган мәдәният йорты җитәкчесенә дә, нахак сүзләргә дә, үзләре берни күрми торып «Равис аны кыйнамаган» дип сөйләнүче яклаучыларга да – берсенә дә гаҗәпләнми идем. Дуңгызчылык буенча алдынгы урында барган Тукай районында, бәлки, бу гадәти хәлдер. Бәлки, рәхмәт әйтеп үз урынында эшләтәсе пенсионерны кыйнап чыгарып ату бу районда иң дөрес гамәлдер. Шуны карап торып эшләткән район башлыгының да эше дөрестер?! Суд эшләре дәвам иткән мәлдә, мин әле Тукай районын кабат-кабат әйләнермен, мөгаен, чөнки хәзер шул районда эшләп бетермәгән эшләрне тәмамларга да сәбәп бар. Тиздән Калмия авылындагы Рәзинә Садыйкованың җир мәсьәләләре хакында да аерым язармын. Аларга бик оста рәвештә кайберәүләр хуҗа булган инде. Әле элек рәис булып эшләгән Фәрит Әхмәтов турында язармын дип вәгъдә иткән идем, анысын да искә төшерми булмас. Архивтагы хатларны да карарга кирәк. Безгә генә түгел, башка журналистларга да эш житәрлек ул районда, шулай булгач кабат-кабат кунакка көтегез.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Иске Дөреш-Казан.

Комментариев нет: