Казандагы “Милләт” йортында (Нариман урамы, 62) татар-мөселман җәмәгатьчелеге Рамазан аен каршы алды, Универсиадага фатыйха бирде һәм “Татар заманы” оештырган “Ел татары” бәйгесенә йомгак ясады.
Мәҗлесне “Татар заманы” оештырды. Чарага динчеләр, депутатлар, мэрия вәкилләре, галимнәр, бизнесменнар, меценатлар һәм башкалар чакырылды. “Милләт” йортында Татарстандагы милли-дини элита гына түгел, төбәкләрдән дә кунаклар булды. Кунакларны Башкортстан эшмәкәре, “Милләт” типографиясен төзекләндереп, “Милләт” йорты ясаучы Рәүф Хәсәнов каршылады.
Мәҗлес Коръән аятләре укып башланды һәм Илдар Баязитовның дога кылуы белән дәвам итте. Илдар хәзрәт әлеге йортка нигез салган Ибраһим Идрисовны искә алды, кичәне оештыручыларга рәхмәтен җиткерде. Шулай ук Универсиаданың уңышлы узуын теләде.
“Ел татарлары” конкурсын йомгаклау тантанасын алып баручы Римзил Вәлиев белдергәнчә, бу мәҗлескә татар милләтенең, исламның, Татарстан һәм Россиянең терәге булган шәхесләр җыелган. “Алар үз мисалларында халыкка эше белән үрнәк күрсәтә. “Милләт” йортын милләткә кайтарган Рәүф Хәсәнов үзе генә ни тора”, - диде Вәлиев.
Кемнәр алар?
“Ел татарлары” конкурсы җиңүчеләрен игълан итү халык өчен дулкынландыргыч булды. Конкурс “Татар заманы” сайтында узды. Интернет сайлауда барлыгы 10 меңләп укучы катнашты. 60 шәхес арасыннан бик азлары гына “Ел татары” исеменә лаек булды.
Шунысын да әйтергә кирәк, чарага бөтен җиңүчеләр чакырылса да, аларның барысы да килә алмады. мәҗлес вакытында исә катнашучы җиңүчеләр генә игълан ителде. Бер номинациядә берничә җиңүче булуын да истә тотарга кирәк.
“Татар заманы” җурналисты Александр Долгов белдергәнчә, мәҗлес кунаклары һәм җиңүчеләр халкыбызның терәге. Шуннан соң ул “Ел блогеры” исемен галим, “Татар заманы” блогеры Рафаил Мөхәммәтдиновка тапшырды. Калган лауреатларга дипломнарны Ринат Закиров белән Ирек Арсланов бирде.
Галим, «Сәләт» проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов “Милли мәгърифәтче”, Римзил Вәлиев “Милли фикер иясе”, Россия мөселман эшмәкәрләре берлеге рәисе Радик Гафуров “Милләтне оештыручы”, Себер ханы Күчем башкаласы урнашкан Искер шәһәрен торгызучы Луиза Шәмсетдинова “Милләт кызы”, Ватаным Татарстан” гәзитендә басылган язмаларф өчен Рәшит Минһаҗ “Ел журналисты”, Татар халкы язмышы турында 2 томлык китап авторы Камил Аблязов “Ел китабы авторы”, Чувашиядә һәм Мәскәүдә татар-мөселманнар мәнфәгатен яклау буенча чаралар үткәргән өчен мөфти Әлбир Крганов “Ел мөфтие”, “Сөләйман” мәчете имамы, традицион ислам турында фәнни публицистик хезмәтләр авторы Илдар Баязитов “Ел имамы”, “Милләт” йортын торгызучы Рәүф Хәсәнов һәм Сарытау эшкуары, Ульяновски өлкәсе Иске Кулатка район башлыгы вазифасына алынып, туган ягы тормышын җайга салучы Эдуард Ганеев “Ел химаячесе”, Татарстан гимны сүзләрен редакцияләүче Гәрәй Рәхим “Ел әдибе” титулына лаек булды. “Татарлар” тапшыруы җитәкчесе Раил Өметбаев һәм “Зилант ТВ” редакторы Фәйзрахман Камал “Яңа милли проектлар” номинациясендә җиңүче булып табылды. Шулай ук Илдар Баязитовка конкурста иң күп тавыш җыюы өчен диплом тапшырылды.
Моннан тыш, мәҗлестә катнаша алмаган Нурулла Гариф, Мөкатдәс Бибарсов, Альбина Әбсәләмова, Динә Гарипова, Илдус Әмирхан, Дамир Исхаков, Ринат Билаловка “Ел татары” исеме бирелде. Аларның җиңүче дипломнары төрле чаралар вакытында тапшырылыр. Тагын шуны әйтик, “Татар заманы” “Ел татарлары” дипломын Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиевкә дә бирәчәк.
Ринат Закиров: Киләчәк Илдар Баязитов кебек имамнар кулында
Дипломнар тапшырган вакытта Ринат Закиров белән Ирек Арсланов җиңүчеләргә мактау сүзләрен кызганмады. Мисал өчен, Ринат Закиров Себер татарларының Искер шәһәрен торгызучы Луиза Шәмсетдинова эшен югары бәяләде. Шәмсетдинова үзе оештыручыларга Себер татарларына игътибар иткән өчен олы рәхмәтен әйтте һәм бу җиңү аны тагын да зур эшләргә илһамландыруын яшермәде.
Шулай ук Ринат Закиров имам Илдар Баязитов эшчәнлегенә аерым тукталды. Аның сүзләренчә, Баязитов кебек имамнар татар милләтенең көчен күрсәтә һәм татар милләтенең киләчәге шундый имамнар кулында. “Россиядә Илдар Баязитов кебек татар-мөселманнарга хезмәт итүче имамнар күбрәк булса иде”, - диде Закиров.
Шулай Ирек Арсланов та Илдар хәзрәт эшчәнлеген югары бәяләде һәм тиздән Россиядә бердәнбер булган сукырларны тернәкләндерү үзәге урнашкан “Ярдәм” мәчете ачылуын әйтеп узды.
Камил Аблязов китабына игътибар – Россия татарларының тарихка хөрмәте
Татар милләте тарихы турында ике томлык китап язган Саратов татарлары лидеры Камил Аблязов мәҗлестә үзе катнаша алмады. Ләкин аның кунакларга йөзләгән китабын бүләк итеп җибәрүе кунакларны сөендерде. Саратов татары Камил Аблязов китабы Россия татарлары өчен өстәл китабына әйләнә бара һәм аңа кызыксыну көннән-көн арта. Китапка игътибар булу, аның авторы Камил Аблязовның “Ел китабы авторы” титулына лаек табылуы татарларның тарихны өйрәнүен дәлилли. Татар конгрессы рәисе Ринат Закиров белдергәнчә, Камил Аблязов татар тарихын өйрәнүгә зур өлеш кертте һәм чын татар тарихын ачты.
“Милләт” басмаханәсе йортка әйләнде
“Милләт” басмаханәсе 1908 елда Ибраһим Идрисов тарафыннан төзелә. Әлеге типография “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе Галимҗан Баруди тәэсирендә ачыла. 1908-1917 елда “Милләт” басмаханәсе 1376015 экземплярда 256 исемдәге китап бастыра. Инкыйлабтан соң типография ябылы һәм аның хуҗасы йортыннан куыла.
Мәҗлестә катнашкан тагын бер кабатланмас кеше турында әйтеп китәргә кирәк, ул Ибраһим Идрисовның кызы – 87 яшьлек Мөслимә Идрисова. Нәкъ шушы йортта туган Мөслимә ханым әтисе һәм абыйсы Ибраһим турында истәлекләре белән уртаклашты. Әтисе 1943 елда вафат булса, абыйсы Мөхәммәд Идрисов 1948 елда Мәскәүдә үлә. Мөхәммәд Идрисов гарәп әлифбасы белән татар телендә язган беренче машинка уйлап чыгарган кеше буларак билгеле.
Шулай итеп күп еллар үткәч Мөслимә ханым туган йортына кайтты. Моны күпләр символ буларак кабул итте. 90 еллык тәнәфестән соң “Милләт” йорты да татарга кайтты. Монда кафе эшләячәк, хәләл туйлар, никахлар узачак. Иң мөһиме, ул милләткә хезмәт итәчәк. Аның исеме дә нинди бит – “Милләт” йорты!
Комментариев нет:
Отправить комментарий