"Бик матур" сүзтезмәсе Казанның заманча архитектурасын гәүдәләндерүче төп сыйфатламага әверелә бара. Соңгы арада бу термин аеруча популярлашып китте әле. Казанның Иске татар бистәсендә калкып чыккан макет йортларны күргәч тә, "Бик матур булган бу!" дип тел шартлатабыз.
Иске, җимерек, яртылаш җиргә иңгән йортлардан соң, ялтырап торган сары бүрәнәләрдән салынган агач йортлар, бизәкләп эшләнгән капкаларны күргән, чакырлы-чокырлы пычрактан соң бетон юлларга аяк баскан кешене, әлбәттә, биредәге үзгәрешләр куандыра торгандыр.
Универсиада кунакларына, туристларга да күрсәтерлек җирләребез бар дип шапырынганда, чынлыкта исә аларга макет, әле буявы да кибеп җитмәгән йортлар тамаша кылу нинди ләззәт бирә икән дип аптырап куясың.
Россия премьер-министры урынбасары Игорь Шувалов Иске татар бистәсе буйлап экскурсиядә йөргәндә: “Бу бистәгә берәр рус йорты да салып куярга кирәк”, - дигән. Татар бистәсендә яшәүчеләр үзләре, “ах” иттек, дип сөйли ул вакыйга хакында.
Казан каласының элеккеге рухын саклаган Иске татар бистәсе хакында бик күп сөйләнелде инде. Универсиада хөрмәтенә аның кайбер урамнары кеше рәтенә китерелде. Бистәдәге Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Сафьян, Фатыйх Кәрим, Зәйни Солтан урамнарын һәм алардагы корылмаларны яңарту эшләре төгәлләнеп килә. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗани, татар милли театрына нигез салган Галиәсгар Камал, сәүдәгәрләр Исәнбаев һәм Бигаевларның агач йортлары торгызылды. Казаковлар (Каюм Насыйри ур., 3), Кушаевлар (Каюм Насыйри ур., 5), Сабитовлар (Шиһабетдин Мәрҗани ур., 8), Апанаевлар (Сафьян ур., 5) йортларын инвесторлар төзекләндерде. Казандагы иң кечкенә булган Күнче урамы рәтләнде.
Ләкин Иске бистәнең яңа йөзе эшлекле сәүдәгәр, атаклы галим, данлыклы һөнәрче булган татарларның яшәеш рухын саклап кала алган дип авыз тутырып әйтеп булмый инде. Мәгәр үз күзебез белән күргәннәр Иске татар бистәсендә милли рухны саклап калачакбыз дигән сүзләргә сагаебрак карарга этәрә.
Насыйри, Сафьян урамнары, бистәнең башка урамнары белән чагыштырганда, күк белән җир арасы, әлбәттә. Ләкин күзгә ташланган төрле-төсле уенчык йортлар тарих төпкеленә чумарга мөмкинлек бирү түгел, күңелдә җылылык та уятмый. Җитмәсә, аларның ишек алдына күз төшергән туристлар да аптырашта кала.”Нишләп йортта чүп-чар, төзелеш калдыклары ята соң?” - дип шәхсән үземнән дә сорады Красноярскидан килгән волонтер кызлар.
Бөтен ишегалдына да кертмиләр шул монда. Татар йортының ишегалдын күрәсегез килсә, шунда барыгыз дип, кызларны рәссам Рушан абый Шәмсетдинов яши торган Исәнбәев йортына юнәлтергә туры килде. Универсиада кунаклары килгәнче дип ашык-пошык эшләнгән макетлар, “Потемкин авылы” гына бу дип әйтеп булмый бит инде башкала кунакларына. Базарны төшерергә ярамый! Татарстанның халык рәссамы Рушан абый Шәмсетдинов бабасыннан калган йортны - нәкъ менә ХIХ гасыр архитектура һәйкәле саналган бинаны - биредә саклап кала алган бердәнбер кешедер.
Биредәге биналарның тарихи әһәмияткә ия булганнарына төзекләндерү өчен хөкүмәт дотация биргән бирүен. Ләкин һәр йорт дәүләтнең андый ярдәменә лаек булып бетә алмый шул. “Рядовой” биналар да байтак. Шундыйларның берсе - Фатыйх Кәрим урамындагы 32нче йорт игътибарны аеруча җәлеп итте. Әлеге таш ике катлы бина ике яктан да заманча корылмалар белән “кысылып”, юл өстенә салып куелган сымак утырып калган.
Гаршия апа Исламова яши анда.
- Бу өй Әпсәләмов йорты булган, аны иремнең атасы сатып алган, - дип сөйләп китте Гаршия Исламова. - Иремнең әтисенең әтисе Горький шәһәрендә беренче гильдия сәүдәгәр булган. Аның өч малае үскән: Фатыйх, Бәшир, Йосыф. Иремнең әтисе артистлар кебегрәк, җиңелрәк уйлаучы булганга, аңа байлык ачкычын ышанып тапшырмаганнар. Шуңа хурланып Йосыф Хабаровскига чыгып китә. Ул анда бер байга приказчик булып урнаша. Бай аны ошаткан һәм кызын кияүгә бирергә вәгъдә иткән. Ләкин кайнатам инде өйләнгән һәм Горький шәһәрендә бер баласы да калган була. Тырышып эшләгән Йосыф (бу сүзләрем аңа дога булып барсын...). Бай аңа кечкенә генә кибетен биргән. Шунда сату итеп, Йосыф баеп киткән. Өч елдан соң кайтып, хатыны белән баласын үз янына алган. Иптәшем Хөсәен туган 1930 елларда Амур елгасы ташып, Свободный шәһәрен су баса. Безнекеләрнең дә бөтен әйберләре ташу вакытында юкка чыга, харап була. Иремнең апасы биш телдә: гарәпчә, японча, кытайча, русча, татарча сөйләшә белгән. Хәттә чәчен дә үзе тарамаган (алар хезмәтчеләр тотканнар). “Без өчәр ат җигеп, кытай, японнарга кунакка йөри идек”, - дип сөйли торган иде ирем.
Кайнатам гел курыккан балалар япон һәм кытайларга кияүгә чыга күрмәсеннәр, дип. Шуңа да Казанга кайтып төпләнәсе килгән. Иремнең әниләре үткен хатын булган: су басканда чабуларына, кесәләренә, оек белән муенына алтын асып чапкан. Менә шул байлыкка 1931 елларда шушы йортны сатып алганнар да инде. Безнең артта хәзерге кебек йортлар булмаган – километрларга сузылган сазлык җәйрәп яткан. Ат, сыер, сарык асраганнар һәм, сулыклар булгач, бик күп каз, үрдәк тотканнар. Каенатам Казанга кайткач, возчик булып эшләгән. Көчле айгыры, тарантасы булган. Әниләре үлеп киткән, гаиләгә бәхетсезлек килгән. Каенатай, җәмәгатенең кырыгы тулганчы ук икенче хатынга өйләнгән. Шуннан әтиләре балаларын кыйный башлаган.
Олы кешенең сүзен бүлмичә тыңлаганнан соң:
- Гаршия апа, Иске бистәгә үзегез кайчанрак килеп төпләндегез соң? - дип сорап куйдым.
- Мин бу йортка 1957 елның маенда килен булып төштем. Үзем Әлки районы, Үргәгар авылыннан. Кияүгә чыккач, ике игезәк бала таптым, ул һәм кыз. Улым - майор, Әфганстанда да хезмәт итте. Кызым Чистайда укытучы. Өченче кызым Фатыйма - табип.
- Иске бистә Казанның борынгы рухын саклый дип лаф орабыз, ә биредә чүплектән арындыра алмыйлар. Менә сезнең йортыгыз да ике заманча йорт уртасында кысылып калган икән әле, Гаршия апа...
И, кызым, шушы күршедәге йортны салган вакытта ирем вафат булды. Йөрәге түзмәде. Уң яктагы йортны салганда, безне күчермәкчеләр иде, фатир бирәбез, акча бирәбез, җирегезне ташлап китегез дия башлагач, иремнең апасы Мәскәүгә барып, йортны калдыру хакында язу алып кайтты. Тугыз сотый җиребездән 4 сотый гына калдырдылар. Зур сарай, базларыбызны сүтәргә туры килде. Дамир Нурәхмәтович сул якта күп фатирлы йорт төзи башлады. Иртәдән кичкә кадәр субай каккан тавышка бабаем түзмәде, үлеп китте. Ирем белән апа: “Йортны әти сатып алган, моннан китмибез” дип, сүзләрендә нык тордылар. Йортыбызда бөтен уңайлыклар да бар, бик рәхәтләнеп торабыз. Йортны матурлап, курчак йорты ясап кына куя алмыйбыз, бездә андый акчалар юк. Иптәшем Горбунов заводында 44 ел эшләде. Бер көн больничныйга чыкмады. Үзем төрле эшләр башкардым.
- 1957 елдан соң үзгәрешләр күп булдымы?
- Мин килен булып төшкәндә, биредә барысы да үз йортлары белән тора иде. Иптәшемнең авыру апасын 33 ел карадым. Торган җиремнән бик канәгать, әлһәмделилләһи шөкер. Тирә-якта мәчет. Йортыбызны аз-маз булса да яңартабыз. Калганын үзегез күрәсез инде.
- Йорт алдында этегез дә юк, куркытмыймы монда авыл өендә торырга?
- И, балам, хәзер кеше үзе эт кебек. Элек бу бистәдә ишек бикләү гадәте юк иде. Төнлә дә капка ачык кала торган иде. Берара монда сукбайлар үрчегән иде, хәзер инде алар да үлеп беттеләр.
Әнә шул үлеп беткән сукбайлар кебек Иске бистәдә “үлгән” биналар урынына заманча, пластик йортлар гына калкып чыга башлаган дигән фикергә килдем әле мин дә бистәнең “яңа” йөзен күргәч...
Комментариев нет:
Отправить комментарий