вторник, 16 июля 2013 г.

Дуслык сәяхәте

Дуслык сәяхәте
Башкортостан башкаласыннан Казанга булган “Болгарга сәяхәт”е быел 7-11 август көннәрендә узачак. Ике тугандаш халыклар арасындагы дуслык күперен ныгытучы бу чара менә инде 20 ел оештырылып килә.

Круиз кунаклары Татарстан башкаласының тарихи урыннары белән генә  танышып калмыйча,Универсиада ярышлары узган спорт корылмаларын да күрә алачак. Атаклы Универсиада авылы, Изге Болгар җирләре һәр сәяхәтченең күңелендә якты хатирәләр генә уятачак, ди чараны оештыручылар.

Ак елгада су кимү сәбәпле “Болгарга сәяхәт” кылучы теплоход, гадәттәгечә, Уфадан түгел, ә Дүртөйледән кузгалачак икән. Су юлы аша узучы республика күләм сәяхәт быел дәүләт эшлеклесе, танылган шагыйрь Разил Вәлиев хөрмәтенә багышлана.

“Рамазан” төрек милли-агарту үзәге оештыра торган чара “Башкортстан” теплохында Дүртөйле - Казан - Болгар - Дүртөйле маршруты белән уза. Биредәге программаның абруе чит төбәкләрдә гомер итүче татар-башкортларның да игътибарын җәлеп итә башлаган. Сан-Франциско, Нью-Йорк, Стокгольм, Ригада яшәүче милләттәшләр дә бу сәяхәттә катнашырга теләк белдерә, дип хәбәр итәләр Башкортостаннан.

Быелгы круиз кунаклары – Разил Вәлиев, Фән Вәлиәхмәтов, Филюс Каһиров, Ришат Төхватуллин, Резеда Шәрәфиева, Фәүдәт Гыйләҗев, Венера һәм Марат Шариповлар, Фәнир Галимов, Чулпан Гафурьянова һ.б.http://www.intertat.ru/tt/milli-tt/item/

Комментариев нет: