суббота, 20 июля 2013 г.

“Ярдәм” мәчете ишекләрен ачты (ФОТО)

“Ярдәм” мәчете ишекләрен ачты (ФОТО)
Бүген, җомга көнендә Казанда “Ярдәм” мәчете үз ишекләрен ачты. 300 мөселман берьюлы намаз укый ала торган әлеге изге йортта сукыр инвалидлар өчен мөселман укыту-тернәкләндерү үзәге дә эшлиячәк.

“Бүген дүрт зур бәйрәм: Рамазан ае ара, җомга көне, башкалабыз Казанда дини үзәк һәм зур мәчет ачылды. Рамазан аенда кылынган изгелекләр башка айларныкыннан күп мәртәбәләргә саваплырак. Дәвамлы сәдакә дигән төшенчә бар. Андый сәдаканы бирсәң, безгә гел савап килеп торыр”, - дип сөйләп узды Татарстан Диния нәзарәте башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Үзәкнең тантаналы ачылышында шулай ук Казан мэры Илсур Метшин да катнашты. Шәһәр башлыгы әлеге өч катлы бинаны төзүгә ярдәм иткән. Ачылыш барышында чыгыш ясаган күпсанлы дин эшлеклеләре, сукыр мөселманнар аңа олы рәхмәтләрен җиткерде һәм әлеге үзәкнең җәмгыятебезгә бик кирәк булуын ассызыклап узды.


“Мондый үзәкнең булуы бик зур нигъмәт һәм хәзинә, чөнки үземә шушы авырлыкларны үтәргә туры килде. Мин үскәндә һәм ислам диненә өйрәнгәндә мондый үзәкнең булмавы үзен нык сиздерде. Чөнки бер сүрәне өйрәним дисәм, кемгәдер мөрәҗәгать итәргә, кемгәдер ялынырга тиеш идем. Ә хәзер, Аллага шөкер, шәкертләребезнең теләге генә булсын, яңа ачылган мәчет бинасында аларга ярдәм итү өчен барысы да көйләнгән. Шуңа да “Ярдәм” үзәген олугъ хәзинә дип саныйм”, - диде үзәкнең укытучысы һәм яңа мәчетнең имам ярдәмчесе Фәнис Миңгәрәев.

“Без бүген уникаль бәйрәмдә катнашабыз. Аллаһы Тәгалә рәхмәте белән ачылган Россиядә тиңдәше булмаган үзәк бу. Илдар хәзрәт белән Мәликә абыстайның бер бистә мәчетендә эзләнеп тырышкан гамәлләре бу. Акча юк, җир юк дип тормадылар бит алар. Аларның тырышканлыгын күреп, Аллаһы Тәгалә бирде бу шатлыкны безгә. Әлеге мисал башка хәзрәтләребезгә үрнәк һәм мисал булып тора”, - дип саный Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев.

Мәгълүм булганча, хәзер бирегә Левченко бистәсендәге үзәк тә күчерелә. Заманында “Сөләйман” мәчетендә сукыр инвалидлар өчен эшләүче укыту-тернәкләндерү мөселман үзәге биш ел дәвамында 700ләп кешегә ярдәм күрсәткән. Мондагы типографиядә Луи Брайль системасы буенча эшләнгән меңләгән китап басылган.

Казанның Серов урамында ачылган үзәк исә берьюлы 60 инвалидны кабул итә ала. Бирегә Россиянең башка өлкәләреннән дә киләләр. Мәчет, читтән килүчеләр өчен тулай торак, ашханә, компьютер класслары, китапханә, тренажер залы, кечкенә генә типография – барысы да физик мөмкинлекләре чикле булганнар өчен яраклаштырылган.


Пандус, төрле дәрәҗәдәге тоткычлар, махсус җиһаз - болар барысы да күзләре күрмәүчеләрнең тормышын җиңеләйтә. Ә иң мөһиме, биредә физик һәм рухи ярдәмгә мохтаҗ булганнарга ярдәм күрсәтелә, дини белем бирелә. Луи Брайль системасы буенча укырга, язарга, компьютер серләренә өйрәтәчәкләр монда. Моннан тыш курска килүчеләр үзләренә һөнәр дә үзләштерә ала. Мәсәлән, биредә ашарга пешерергә, тегәргә, йорт эшләрен алып барырга, массаж, ачкыч ясарга өйрәтәләр. Теләүчеләр хәттә шәмаиль серләрен дә үзләштерә алачак, дип ышандыра үзәк укытучылары.

“Ярдәм” курсларына 17 яшьтән кабул итәләр. Дагыстан, Чечня, Мәскәү, Әстерхан, Санкт-Петербургтан үзәккә килергә теләк белдерүчеләр күп икән инде.

Мөршидә КЫЯМОВА, автор фотолары

Комментариев нет: